16+

Айгөл Закирҗанова: “Ирләрдән күңелем кайтты, хыянәтне кичерә алмыйм"

Татар эстрадасында Айгөл Закирҗанова исемле гаҗәеп көчле тавышлы җырчы бар. Тумышы белән ул - Баулы районы Татар Кандызы авылыннан. 

Айгөл Закирҗанова: “Ирләрдән күңелем кайтты, хыянәтне кичерә алмыйм"

Татар эстрадасында Айгөл Закирҗанова исемле гаҗәеп көчле тавышлы җырчы бар. Тумышы белән ул - Баулы районы Татар Кандызы авылыннан. 

- Айгөл, балачагыңда нинди кыз идең?

- Бик шук бала булдым. Койма башыннан төшмәдем. Бөтен тәнем бәрелеп, сыдырылып бетә иде. Аягымны үләнле суга тыгып утырганым истә калган. Кечкенә чагымда гел хастаханәдә яттым. Суык тиеп еш чирли идем. Мәктәптә яхшы укыдым. Төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулый идем. Тик бу уңышларыма сыйныфташларым бик көнләшә иде. Күбесе белән аралашмыйбыз. Барысы да диярлек мине кара исемлеккә куйган. Аларны күрәсем, очрашасым килә...

- Җырчы булу балачак хыялымы?

- Мин кечкенәдән җыр-моңга гашыйк, әти-әнием дә иҗат кешеләре. Унберенче сыйныфны тәмамлагач, Әлмәт музыка көллиятенең вокал бүлегендә белем алдым. Аннары Казан дәүләт мәдәният институтында читтән торып укыдым. Белемем буенча мин - театр, ТВ һәм кино режиссеры. Кызганыч, һөнәрем буенча эшләү насыйп булмады, чөнки Камал яки Тинчурин театрында эшләргә теләдем, ә анда кабул итмәделәр. “Массовка”да гына уйнап йөрисем килмәде. Укыган вакытта төрле җирдә эшләргә туры килде. Хәтта пицца да пешердем. Пешкәннән соң калган яра эзләре әле дә кулымда бар. 

- Ә битеңдәге эзләр?..

- 15 яшемдә битем бозылды. Өшкерүчеләргә бардык, канны алмаштырдык. “Күз тигән” диделәр. Битемә хәтта үлекләр чыга иде. Шуннан калган эзләр ул.

- Үзеңдә дә өшкерү сәләте бар, диләр.

- Әйе, ләкин аның белән шөгыльләнсәм, хәлем китә, йөрәгем авырта башлый. Баланың температурасы күтәрелсә, фотосурәт аша үзем белгән догалар белән өшкерә идем. Икенче көнгә терелә иде. Үземне дә өшкерәм.

- Кайчандыр Наил Табанаков төркемендә эшләгән идең.

- 2007 елда Казанга килүгә, Наил Табанаков һәм Чәчкә белән “Аксу” продюсерлык үзәгендә эшләдем. Сәхнәдә иҗат итүемә 14 еллап вакыт булса да, танылып китү кыен. Арттан этеп, төртеп торучы кирәк шул. Минем начар юллар аша эстрадага керәсем килмәде.

- Хәзерге вакытта ниләр белән шөгыльләнәсең?

- ТМТВ каналына клипларга сценарий язам. Күп кенә популяр җырчылар минем сценарийларга клиплар төшерде. Җырга көйләр һәм сүзләр язам, артистларга сатам. Бертуган сеңлем дә шигырьләр иҗат итә. Ул көллияттә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Моннан тыш, “челтәрле” бизнес белән шөгыльләнәм. Шактый керемле юнәлеш. Киләчәктә продюсер булу, үз студиямне ачу хыялы бар. Киләсе елда сәхнәдә иҗат итүемә 15 ел була. Бу уңайдан Казанда концерт куярга телим. 

- Радио һәм телевидениегә чыгу авырмы?

- Хәзер инде авыр түгел. Бизнестан кергән акча эстрада өлкәсендә үсәргә ярдәм итә. ТМТВ, “Мәйдан” каналында клипларым бар. Тик ТНВ каналы гына никтер “Кайнар хит”ка клипларымны алмый. Югыйсә клипларым сыйфатлы, 150 мең сумга төшерелә. Ни өчен алмаганнарын әйтүче юк. Әллә бәхетсез мәхәббәт темасын яктыру ярамыймы икән? Хәзер инде күңелем дә төште.

- Ни өчен бәхетсез мәхәббәт темасына күп язасың?

- Аерылу белән бәйледер. Мин үземне үткән тормышта яшәгән кебек хис итәм. “Ташлап киттең” дигән җырым бар. Аның сүзләрен үзем яздым, көен ирем иҗат итте. Кеше тормышында җыр зур роль уйный, диләр. Бу җыр язылгач, без аерылыштык. Шулай да соңгы арада матур җырлар туа башлады.

- Элеккеге ирең һөнәре буенча кем?

- Ул – иҗат кешесе, без Наил Табанаков төркемендә таныштык. Баулыдан булып чыкты, безнең авылга әбисенә кайтып йөргән. Берничә ай гына очрашып йөрдек тә кавыштык. Бәлки безнең арада ярату булмагандыр да. Аерылышканда, улыбызга нибары 5 ай иде. 

- Аерылышканнан соң, улың белән кайда яшәдең?

- Башта ике ел әти-әни белән яшәдек. Аннары укуым сәбәпле, баланы әниләрдә калдырып, Казанга китәргә туры килде. Әни дә “укырга кирәк”, диде. Бу вакытта улыма ике яшь иде. Еш кайтып булмады, уку буенча да төркемдәшләрне куып җитәргә кирәк иде. Елаган вакытларым күп булды. Әнием 40 ел балалар бакчасы мөдире булып эшләде. Улым бер яшендә бакчага китте. Ишектән кергәндә, әни аңа: “Мин синең өчен Тәнзилә Мөхәммәтнуровна, ә өйгә кайткач – әби”, - дип өйрәтте. Әти-әни баламны тәрбияләүдә бик зур өлеш кертте. Аларга рәхмәтем чиксез.

- Улыңны Казанга алып килмәдеңме?

- Берничә тапкыр алып килеп карадым, ләкин ул авылны, әби-бабасын сагынды. Аннан соң үз фатирым да юк иде. Хәзер фатир алырга җыенам. Тугызынчы сыйныфтан соң, улым Казанга киләчәк, Аллаһы боерса. Улыма 13 яшь, авыл мәктәбендә 7нче сыйныфта укый. Элек җырлый иде. Хәзер андый теләге юк. Аңа модельер һөнәре ошый. Матур киенергә ярата. Минем киемне ошатмаса, шелтә белдерә.

- Баланың әтисен бөтенләй күргәне юкмы?

- Күргәне бар, ләкин очрашып сөйләшкәннәре юк. Әтисе авылга әбисенә кайткан вакытта баланы күргән булган, тик эндәшмәгән. Үсә төшкәч, улым аны таный башлаган. “Ни өчен минем яныма килмәдең? Син миннән ояласыңмы?” - дип язган аңа улым. “Үскәч, аңлатырмын”, - дип җавап биргән әтисе. Балага карата булган мөнәсәбәтен авыр кичердем. 

- Димәк, алар аралаша?

- Телефон аша аралашалар, ләкин әлегә кадәр күрешкәннәре юк. Әтисе аны социаль челтәрдә үзе эзләп тапкан, үзе беренче булып язган. Улымның кимсенеп үсүен теләмим. Сүз дә юк, бөтен әйберне алам, ләкин әби-бабай җылысы, әни мәхәббәте генә җитми балага. Малай кешегә әти кирәк. Ә бит аралары нибары 40 чакрым гына. Баланың әтисе белән күрешеп аралаша алмавына күңеле әрни.

- Әгәр кире кайтырга теләсә, кабул итәр идеңме?

- Юк. Мин хыянәтне кичерә торган кеше түгел. Аннан соң аның гаиләсе, баласы бар. Бәхетле яшәсеннәр.

- Айгөл, кияүгә чыгып, бала табарга телисеңме?

- Ирләрдән күңелем кайтты. Бөтен ирләр дә шундый кебек тоела миңа. Артымнан йөрүчеләр дә булды, тик хәзер йөрәгем буш. Кияүгә чыгасы, тормыш корасы килә, ләкин тагын тагын бала табу теләге юк кебек...

Язмага реакция белдерегез

7

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading