16+

Айсылу Лерон өченче баласын тапты

"Татар радиосы" ди-джее һәм пиар-менеджеры, журналист Айсылу Лерон бу минутларда Казанның 4нче номерлы балалар тудыру йортында. Кичә кич ул кыз бала тапты!

Айсылу Лерон өченче баласын тапты

"Татар радиосы" ди-джее һәм пиар-менеджеры, журналист Айсылу Лерон бу минутларда Казанның 4нче номерлы балалар тудыру йортында. Кичә кич ул кыз бала тапты!

Сабый 27 апрель көнне 21:35тә дөньяга аваз сала. Буе 50 см, авырлыгы 3350 грамм.

Баланың да, Айсылуның да хәлләре яхшы, Аллага шөкер. Каләмдәшебез "Матбугат.ру" хәбәрчесенә сер итеп кенә әйтте: балага Сәйдә дип исем кушмакчылар.

"Иң бәхетле көннәремнең берсе бу! - диде Айсылу, хисләрен тыя алмыйча, - Хәзер мин күп балалы әни. Бик җаваплы да, дулкынландыргыч та. Балаларыбызны исән-сау, акыллы, тырыш, җәмгыятькә файдалы, михербанлы кешеләр итеп үстерергә язсын!"

Олы кызлары Фәридәгә хәзер - 4, уллары Нуриханга - 2 яшь. Гаиләдә яңа әгъзага алар аеруча шат булыр, мөгаен.

Айсылуны һәм ире Ленарны чын күңелдән котлыйбыз. Ишле гаиләгезнең игелеген күрегез.

Чыганак: matbugat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading