16+

Башкортстаннан Казанга күченгән җырчы беренче тапкыр концерт куя

Казанга күченгән Башкортстанның атказанган артисты «Шәһри Казан»га интервью бирде.

Башкортстаннан Казанга күченгән җырчы беренче тапкыр концерт куя

Казанга күченгән Башкортстанның атказанган артисты «Шәһри Казан»га интервью бирде.

Башкортстанның атказанган артисты, автор-башкаручы Рәдиф Зарипов беренче тапкыр Казанда концерт куя. Гүзәл Уразова, Әнвәр Нургалиев һәм башка җырчыларга көйләр иҗат иткән Рәдиф Зарипов белән җәһәт әңгәмә кордык. 

– Сәнгатькә тартылуыгыз балачактан ук киләме?

– Җырга, сәнгатькә тартылу йә була, йә булмый инде. Мин кечкенәдән җырлап үстем. Карт әтиебезнең дә тавышы бик моңлы, көчле иде. Һәр мәҗлесләрдә җырлатканнар аны. Раҗәп бабай скотник булып эшләгән, ул вакытларда зур сәхнәгә чыгып җырларга мөмкинлеге булмаган. Аның сәләте миңа күчте. Кайвакыт: “Рәҗәп бабаң кебек җырлыйсың”, - диләр. Кечкенә вакытта тавышым барлыгын сизеп алгач, якыннарым конфет-прәникләр ашатып җырлаталар иде, шуңа күрә җырларга сорагач, бик сөенә идем.

– Рәдиф, шук малай идегезме?

– Һәр бала, аеруча малайлар шуктыр инде ул. Мин артыгы белән шук идем. Аның истәлеге әле дә бар. Колакны катырак борып, хәтта сындырганнар да. Колакның шешкәнен әле дә хәтерлим.

– 16 яшькә кадәр яшәмәс дип тә әйткәннәр сезгә. Хәзер сәламәтлек ничек?

– Хәзер авыруны сизгән юк, шөкер. Саулыкка зарланырлык түгел. Аллаһы Тәгалә күпме вакыт биргән шуның кадәр яшибез. Балачакта хастаханә юлларын еш таптарга туры килде. 1 нче сыйныфка кадәр Салават районының үзәге Малаязда яши идек. Аннан әти-әниләр белән район үзәгеннән авылга күчендек. Бәлки, табигать кочагы, саф һава ярдәме тигәндер, бүтән мине авыру борчымады. Мәктәпкә 2 чакрым җәяү барган да булды. Кыш көннәрендә кар көртләре аша үтеп, интегеп укыгач, балаларыма укырга йөрергә уңайлы булсын өчен, мәктәпкә якын фатир сайладык.

– Әти-әниләрегез җырчы булуыгызга каршы килмәдеме?

Кечкенәдән музыка түгәрәкләренә йөрдем. Шунда укытучылар: “Тавышың матур, сиңа көллияткә укырга керергә кирәк”, - диделәр. Үзем дә җырчы булырга хыялландым. Көллияттә кереш имтиханнарга килдем. Уңышлы гына чыгыш ясагач, музыкаль белемем булмаса да, укырга алдылар.

- Язылган җырларыгыз бик күп, аларны эстрада артистлары да, үзегез дә җырлыйсыз. Кайсы җырларны сатасыз, кайсын үзегезгә калдырасыз?

- Язылган җырлар күп, Аллаһка шөкер. Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов белән актив хезмәттәшлек иттек. Илдар белән без Уфа сәнгать көллиятендә бергә укыдык, тулай торакта бергә тордык та әле. Аллаһка шөкер, татар эстрадасында да, башкорт эстрадасында да җырларымны җырлап торалар.

- “Заказ”га җыр язасызмы?

- Төрле чаклар була. Тамашачылар да: “Ничек җырлар язасыз?” - дип еш кына сорыйлар. Менә концертымда бераз гына серләремне ачарга булдым.

- Салават Фәтхетдинов төркемендә 2 ел эшләгәнсез икән. Әмма бала тугач, кире Башкортстанга кайтырга туры килгән. Моңа үкенмисезме?

- Кызым тугач, гаиләдән читтә калырга теләмәдем. Казан мәдәният институтыннан Уфага күчеп укуны дәвам итәргә мөмкинлекләр эзләдем. Шулай итеп, Заһир Исмәгыйлев исемендәге академияне тәмамладым. Әле 2 ел опера театрында да эшләп алдым. Әмма эстрада тормышы күңелемә якынрак булуын аңладым. Дөресен әйткәндә, операда миңа ирек җитмәгәндер. Анда бит төгәл партияләр бар. Ничек язылган, шулай җырларга кирәк. Җырлар иҗат итү, көйләр язу - күңелгә рәхәтлек бирә. Бу - минеке.

- Башкортстан җырчылары Татарстанда да бик актив чыгыш ясыйлар. Сез үзегез кайсы республика өчен күбрәк эшлисез?

- Ике республиканы да бер итеп һәркөн юлда чабып йөрибез. Гомумән, мин республикаларны аеру яклы түгел. Безнең телләребез дә, моңнарыбыз да охшаш. Кайда чыгыш ясау, нинди телдә җырлар чыгару - һәркемнең үзеннән тора. Әтием - татар, әнием - башкорт. Миндә башкорт, татар каны ага, шуңа күрә ике милләтне бик хөрмәт итәм. Башкортлар турында начар сүз әйтсәләр, йөрәгем әрни. Татарлар турында начар сүзләр сөйләсәләр дә, битараф кала алмыйм. Ике телне дә туган телем дип атыйм.

- Рәдиф, башкорт эстрадасында көндәшлек зурракмы?

- Алай димәс идем. Бөтен җирдә дә көндәшлек бардыр. Җырларымны татар телендә язгач, нишләп аларны татар тамашачысына да җиткермәскә соң? Матур, сыйфатлы җырлар чыгарсаң, аның тыңлаучысы табыла.

- Казанда беренче концертыгыз икән. Нәрсә белән шаккатырырсыз?

- Казанда үземнең концертны кую теләге күптән бар инде. Вакыты хәзер генә килеп җиткән, күрәсең. 5 октябрь “Уникс” залында очрашырбыз, Аллаһы Бирса. Уфада иҗат кичәләрен уздырып торабыз. Ә Казанда беренче концерт булгач, бераз дулкынландыра. Әмма “солянка” концертларда катнашып торам, казанлылар бик җылы каршы ала иде. Бу юлы да шулай ук булыр дип ышанам. Үземнең җырларымны туплап килдем. Концертта “Мунча ташы” театры артистлары да була.

- Ә ни өчен аларны чакырырга булдыгыз?

- Юмор белән бәйләнгән концерт уңышлырактыр. Безнең халык юмор ярата, шуңа күрә “Мунча ташы” артистлары тамашаны бизәп кенә җибәрәчәкләр. Мин - җырчы, автор-башкаручы, юморист түгел. Юмор белән юмор осталары шөгыльләнергә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading