16+

Данир Сабиров: «Кибеттән ит кисәге урлап...тотылдык»

Биюдә укыганда тагы бер уңайсыз момент – ул лосины кию. Аңлата алмаслык хис-тойгылар кичерә идем.  Бию бүлегендә укыйсы килми. “Актеры татарской эстрады”га, Салават абый Фәтхетдинов бүлегенә күченәсем килә.

Данир Сабиров: «Кибеттән ит кисәге урлап...тотылдык»

Биюдә укыганда тагы бер уңайсыз момент – ул лосины кию. Аңлата алмаслык хис-тойгылар кичерә идем.  Бию бүлегендә укыйсы килми. “Актеры татарской эстрады”га, Салават абый Фәтхетдинов бүлегенә күченәсем килә.

22нче бүлек. Башы: Данир Сабиров: «Йөргән кызым дустыма кияүгә чыкты»
Аннары, әйткән идем бит, районнан мине "направление" белән укырга җибәрделәр дип?! Шулай килеп чыкты бу: глава алышынды да, яңа килгән глава "Кадрлар кирәкми", - дип, минем укуны түләмәскә булды. 

Әти-әнигә шалтыраттым, алар белән киңәшләштем. “Салават абый белән берәр ничек сөйләшеп булмас микән?!” – дип сорадым әтидән. Әтигә цель гына куй! Уйлап тапты бу җаен: барабыз “Татар җыры” концертына һәм анда Салават абыйны выцепим, имеш. 
...«Татар җыры» концертын Салават тәмамлады. Концерт залыннан чыктык та, киттек тиз генә артистлар кереп-чыгып йөри торган служебный вход янына. Альфред абый Якшимбетов күренде. Аның янына барып, Салават абый белән очрашу теләге барлыгын белдерттек. Ул: "Салават ризалыгын бирсә генә очрашу була", – диде.

"Әле кайда соң ул", – дип сорады әти.
"Машинасында", – дип төртеп күрсәтте Альфред абый.
Әле дә хәтерлим: кап-кара “Крайслер” машинасы. Әти үзе бик үҗәт бит ул, костюм кисә әле кыяфәте чын начальникныкы кебек була да куя. Әти Салаватның машинасы янына барды да, кинәт кенә ишеген ачты...

23нче бүлек
"Кем бу шундый кыю?!" - дип шаккатып Салават абый әтигә карап тора.
- Салават, хәлләр? - ди әти.
- Син әллә врач минем хәлләрне сорарга? - дип җавап бирде кәефсез генә.

Әти үҗәт дидем бит инде. Аптырап тормады, шундук үтенечен башлады: 
- Минем малай сиңа укырга керергә тели...
- Ярар, четверг сәгать өчкә институтка килсен.
- Институт культурыгамы?
- Юк, медицинскийга, мин бит шунда укытам, – дип каты гына әйтте дә, ишеген япты. Салават абый шундый ул: кәефсез чагында да юмор катыштырып сөйләшә.
...Четверг килдем институтка. Салават төркемендә бер генә буш урын, ә анда укырга күчәргә теләүчеләрнең саны – өч. Бер егет курчак театры бүлегеннән, икенчесе театральныйдан, өченчесе - мин, хореографическийдан. Целый комиссия җыелган. Керү белән сораулар яудыралар.

Мин кердем.
- Кайдан кердең?
- Бәй, абый, күрмәдегез мени? Ишектән!
- Нәрсә эшли беләсең?
- Нәрсә кирәк – шуны эшлим.

Салават абый акырып көлеп җибәрде һәм комиссиягә: “Бу малайда акыл юк, әмма юмор бар. Кәефне күтәрде. Ярар, алабыз!" – диде дә, телефоннан сөйләшергә дип чыгып китте.
Урааа! Мин Салаватта укыйм! Ике җөмлә әйткән өчен укырга алдылар.
...Кем студент булган, алар белә инде, ачлы-туклы йөргән чаклар күп булды. Әни җибәргән бәрәңге, кишер, лечолар бар, әмма бит тансык әйбер дә ашыйсы килә…

Казанда «Тандем» сәүдә үзәге ачылды! Беренче катында - зур продуктовый супермаркет.  Тимур һәм Артур дусларым белән киттек шунда.
Кердек. Витринада матур буженина кисәге ята. Тимур (бергә көрәшеп үскән дустым) аңа карап селәгәен агыза. Ул буженинаның бәясе... Без ул акчага почти бер атна яшибез. Ярар, югалып калырга мени?! Бу ит кисәген урларга булдык. Дөресрәге, Тимур каршы булды. Әмма мин решил рискнуть. «Нәрсә булса да булыр», – дидем дә, түшемә кыстырдым. Касса аша үттек, ипи, майонез кебек очсыз әйберләрне акча түләп алдык та... Чыгып барганда безнең янга охранниклар:
“Ребята, пройдете с нами!” – димәсеннәрме?! ТОТЫЛДЫК!!!
Дәвамы бар

Фото: https://vk.com/id194310179

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тишек авыз,гайбэтче хатын кыз кебек,кем белэн йоклаганына хэтле сэйлэмилэр инде,авызым буш тормасын дигэн кебек,

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дауамын котэбез.

      • аватар Без имени

        0

        0

        И аллам ни эшлэттелэр инде?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Породиянен кызыгы бетте, жырлый белми. Нэрсэ эшлэсен инде?! Шул килде-китте сузлэр сойлэсэ генэ. Этисен тиргэде. Начар кешедэн ничек яхшы кеше туа икэн? Яхшыдан начар туарга момкин, э начардан яхшы тумый- дия иде минем абый, минем арттан егетлэр йоргэндэ.

          Мөһим

          loading
          2
          X