16+

Данир Сабиров: «Көрәштә җиңгән телевизор, пылесос, ДВДларның саны!.. Өй тулы»

3 охранник безне кечкенә генә бүлмәгә алып керде дә, капшый башлады. Миңа чират җиткәч, буженинаны үзем чыгардым: “Ладно, сегодня я угощаю!” – дигән булам.

Данир Сабиров: «Көрәштә җиңгән телевизор, пылесос, ДВДларның саны!.. Өй тулы»

3 охранник безне кечкенә генә бүлмәгә алып керде дә, капшый башлады. Миңа чират җиткәч, буженинаны үзем чыгардым: “Ладно, сегодня я угощаю!” – дигән булам.

24нче бүлек. Башы: Данир Сабиров: «Кибеттән ит кисәге урлап тотылдык»
“Сейчас доугощаешься тут”, – дип, каты гына әйттеләр дә, кесәләремне тикшерергә тотындылар. Ә анда 2 штук презерватив һәм Салават Фәтхетдинов белән бергә төшкән фотокарточка.
- Презервативы тоже у нас украл?
- Нет, у друга в долг взял.
- А что так носишь? - дип сорый, презервативның коробкасы булмаганга аптырап.
- Ну сразу одеть и в нем ходить не могу же, - дип җавап кайтардым, имеш, смягчаю обстановку. 

Охранниклар белән диалог дәвам итә:
- Где учишься?
- В институте культуры.
- А как некультурно поступаешь! Ай-яй.
Салаватта укыйм дип, аның белән төшкән фотоны күрсәтеп... Нәрсә генә эшләмәдем инде, шул, әлеге дә баягы, юмор коткарды бу ситуациядә дә. Башта милициягә бирәбез дип куркыттылар куркытуын...

"Шундый зур кеше белән фотога төшкәнсең", - ди охранник. "Да, я вот только поступил к нему, вот, закончу,  буду вообще культурным", - дидем.
"Сез карап торуга нормальный егетләр. Хулиганнарны ерактан күреп алабыз без. Ярар, башка юлы болай эшләмәгез", – дип, җибәрделәр безне.
...Әйткән идем бит, көн-төн милли көрәш буенча Татарстан чемпионатына әзерләнәм дип? Килеп җитте ул көн! Бүген мин җиңәргә тиеш! Үсмерләр арасында Татарстан чемпионы булу өчен бүген соңгы мөмкинлек! Чөнки 18 яшьтән соң ярыш үсмерләр түгел, ә ир-атлар арасында булачак. 
Киләчәгемне көрәш белән бәйләргә уйламыйм, шуңа күрә, спорттан матур бер нокта куеп китәсе килә. Әйбәт кенә итеп вес кудым (гомумән, балачак ярышларга әзерләнеп, ябыгам дип узды). 

Ул елны чемпионат Татарстана Азнакайда узды. Башланды ярыш. Мин исемлекнең бер башында, ә бер көчле таджик егете – икенче башында. Дадоҗан исемле, милли көрәштән тыш әле ул грек-рим көрәше белән дә шөгыльләнә. Мин списокның бу башыннан барам барысын да җиңеп, ул теге баштан килә. Хәтерлим, ул анда хәтта Руслан Нургалиевны (бик көчле көрәшче, көрәш буенча Дөнья чемпионы) җиңгән иде.
Һәм... финалда без бу Дадоҗан белән очраштык!..

25нче бүлек
Бу ярышка кадәр мин аңа өч тапкыр җиңелгән идем. Әмма соңгысында ул мине көч-хәл белән генә җиңде.
Дадоҗан да борчыла, мин дә. Икебез дә Гөлүс абый янына килеп (өлкәннәр арасында бил алышкан уртак дустыбыз) борчуыбызны белдерәбез икән. Ул аңа: "Өч тапкыр җиңдең бит инде, бу юлы да җиңәсең", - дип әйтә. Ә миңа: "Узган юлы чак җиңә яздың бит, бу юлы точно җиңәсең", - ди.
Дадоджан елан кебек иде ул, шуа да китә. Әмма тора-бара җаен таптым мин моның: бер бармак белән трикосын эләктерә идем. Аннары, бросок өстендә эшләдем. Тренировкаларым тәмамлангач, кайтып китер алдыннан,  100 тапкыр чучелоны әйләндерә идем.

Бу схваткада ике бал алдым! Ә ике бал рәттән алсаң – ул чиста җиңү! Мин – Татарстан чемпионы! Тренерым Рәфис абый Миңнехановка әле дә рәхмәтлемен!
Җиңүем белән тәбрикләп, зур  телевизор бүләк иттеләр, ул бүген дә эшли, әнинең фатирында Азнакайда тора. Ул елларда көрәштә җиңгән телевизор, пылесос, ДВДларның саны!.. Өй тула иде. Ә әти аларны нәрсә эшләтә? Дөрес, сата. Ә акчасын? Әйе, әлбәттә, миңа бирми иде.
"Әле формада булган чагың, көрәшне ташлама", - дигәч тренерлар, Казанда шөгыльләнүне дәвам иттем. "Казанхимстрой"да заниматься иттем һәм башкалабызның Мәскәү районы өчен көрәшә идем.

Ул елларда Әтнә районы икенче туган ягыма әйләнде дисәм дә, ялгыш сүз булмас. Группадашым Зөлфәт Фәхретдинов белән бик якын дуслар идек. Азнакайга кайтырга ерак бит, атна саен аларга кайтып йөрдем. Мунчага кайта идем. Аннары, алар өйләренә пристрой ясадылар, шунда фундамент ясашырга кайттым. Сабантуйларын да калдырмый идем. Бер елны шулай район Сабантуйларына бардым. Ирләр арасында (60кг авырлык категориясендә) көрәшкә чыгып, хәтта мастер спорталарны җиңеп, беренче урынга чыккан идем. Югыйсә, чит җирдә җиңү бик авыр. Бал бирсеннәр өчен шәп итеп атырга кирәк. Кыскасы, бер баш өстенрәк булырга кирәк. Әтнәлеләр үзем буйлы Позис суыткычы бирде. Мин шуның янында торам, аны сагалап, ничек алып кайтып китәргә микән дип...

Сабантуй тәмам, бар кеше дә таралып бетте. Ә Зөлфәтнең җырлавын район главасы бик ярата иде. Ул глава шулкадәр строгий кеше, Зөлфәт шунда хәтта миңа: "Мин хәзер главага җырлап чыгам, ә син аның шатеры янында күренми тор, ул ошатмас", - диде.
Ярар, утырам мин холодильнигым күләгәсендә. Бервакыт килеп чыкты глава. Аның артыннан миңа ишарәләр белән Зөлфәт: "Син - тупой, әйттем бит, югал", - дип күрсәтә.
- Нишләп йөрисең? Син кем? - дип сорый глава.
- Зөлфәтнең группадашы.

- Димәк, син дә җырлыйсың.
- Юк, мин биим.
- Алай булгач, биеп күрсәт, - диде дә, үзе белән шатерга алып керде.
"Монда урын әз бит", - дигәч, ике өстәлне ике якка этте дә, баянчы чыкыртып, мине биетергә тотынды. Көрәштән соң шул бию генә җитмәгән иде. Әмма, нәрсә әйтим, глава биюне ошатты һәм без дуслашып киттек. Әтнәгә кайтсам, ул мине кунакка чакыра башлады. "Яра, син хәзер безнең малай инде", - дип, хәтта Әтнә өчен "Созвездие"да катнашкан идем әле.

Ә иң кызык хәлләрнең берсе Әтнәнең Дусым авылында булды. Мин анда Сабантуйга алып баручы буларак кайттым, ә Зөлфәт - җырчы. Сабантуй мәйданы гөрли. Башланды көрәш. Мин ярышның комментаторы гына. Ике бик көчле мужик көрәшә. Күрәм: боларда техника юк, көч белән генә бер-берсен аудармакчы булалар. Озак бара бу схватка. Мин инде шаяртып: "Эх, үзем генә ыргытып күрсәтимме әллә", - дим микрофонга. Халык: "Әйдә!", - ди, янәсе, сөйләргә аны кем дә булдыра. "Җиңсәм, сарык минекеме соң?", - дип шаяртам. Председатель соравыма баш какты. Яра, мин әйтәм, микрофонны куйдым да, ак рубашка һәм кара чалбардан киттем көрәш майданына, үземнән күпкә көчлерәк һәм зуррак ир-атлар белән көрәшергә…
...Ә бит көрәшә белмәгән кешене, синнән күпкә көчлерәк булса да, аның көче белән аударып була. Җиңдем мин моны, авыл халкы в шоке. Алар мине бары тик микрофон гына тота белә дип уйлаганнар иде.

Тәкә - минеке. Әле бүген Зөлфәткә шалтыраттым да, сорыйм, ул тәкәне  нәрсә эшләткән идек, дип. Хәтерләмим бөтенләй. Зөлфәт әйтә, янәсе, аларга алып кайтмаганмын, ә мин аны точно алып китмәдем. Суйдыртмадым да. Миңа кызык: бәлки сезнең берәрегезгә таныштыр минем тәкәкәемнең язмышы?! Кем белә, бәлки әле дә исәндер ул...

Дәвамы бар. 
Фото: https://vk.com/id194310179
 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Текэ,тэкэ,презирватив... Ещё бур... Карак

    Мөһим

    loading
    2
    X