16+

Данир Сабиров: “Син миннән дә текәрәк!”

Бер сәхнәдә икесе чыгыш ясаганда Арслан Сибгатуллинга мәзәк остасы шулай дигән иде. Ә бит Арслан чынлап та текә егет булып чыкты! Биш яшендә үк дөнья күләмендә танылып Данир абыйсын бер уздырса, инде икесе бергә иман байлыгын ныгытып, ураза да тоталар.

Данир Сабиров: “Син миннән дә текәрәк!”

Бер сәхнәдә икесе чыгыш ясаганда Арслан Сибгатуллинга мәзәк остасы шулай дигән иде. Ә бит Арслан чынлап та текә егет булып чыкты! Биш яшендә үк дөнья күләмендә танылып Данир абыйсын бер уздырса, инде икесе бергә иман байлыгын ныгытып, ураза да тоталар.

Сөбханалла, күз тимәсен, 10 яшь кенә бит әле үзенә. Изге гамәлләрдә Данирның да Арсланга үрнәк булуы сокландыра. Шушы көннәрдә генә Иске Кабан авылы “Һава” мәчетендә Данир Сабиров елдагы гадәтен яңартып, ифтар ашы үткәрде. Әлбәттә Арслан да, аның әти-әнисе, энесе дә чакырулы иде.

— Ураза тоту - Арсланның үз теләге. Беренче ике көнне теләге барын сизсәм дә, Арсланны сәхәргә уятырга жәлләдем. Иртән күңелсезләнә иде, ансыз гына уразага кергәнбез бит... Өченче көнне үзе торган. Килеп уятты. “Әни, вакыт, ашыйк. Аннары ярамый...” - ди балакаем. Менә шулай, әлегә көн дә уразада без. Әскәр дә кызыга. “Сиңа, улым, иртәрәк”, - дим, аңа рөхсәт итмим. Арслан көчле ихтыярлы. “Ашыйсың киләме?” - дип мин дә сорарга куркам. Савабын киметәсе килмәгәндәй, үзе дә зарланмый. Кичке якта гына кичә: “Эчәсе килеп куя...” - диде менә. Әле бит көн дә сәхнәдә чыгыш ясый. Кичә дә Данир абыйсы белән биеп җырладылар. Данир да: “Без чын ир-егетләр, бирешмибез, Арслан!” - дип үсендереп куйды. Ай буе тота алырмы белмим, ләкин, мин монысына да бик канәгать, - ди әнисе Гүзәл. 

Арсланның тагын бер хыялы барлыкка килгән. Чынга ашмаслык түгел. Данир абыйсы кебек, әти-әнисенең өйгә күп кенә кунаклар чакырып, ифтар ашы үткәрүләрен тели икән. “Инде, кайсы көнгә билгеләргә дип уйланасы...” - диде Гүзәл. Борынгылар әйтмешли, кунак ашы кара-каршы ул. Димәк, Данирга да яшь сәхнәдәшенә кунакка әзерләнәсе!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading