Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Филүс Каһиров белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Эльмира – иң зур тәнкыйтьчем. Ул миңа караганда укымышлырак. Эльмира тәкъдим иткән ретро җырларның ничәсенә каршы төштем, ләкин аларның барысын да халык яратып кабул итте", - ди ул.
– Ялгышмасам, училищеда укыган дәвердә үзең дә укытучы булып эшләгәнсең?
– Мин әткәй белән әнкәйдән акча алырга яратмый идем. Шуңа күрә акча эшләү ягын карадым. Училищеда безне курайда уйнарга өйрәттеләр. Икенче курста укыганда, мәктәптә курай дәресләре бирдем. Анда 2 мең сум хезмәт хакы бирәләр иде миңа. Моңа өстәп 1200 сум стипендия дә алам бит әле. Әбидә яшәгән өчен 500 сум акча түләдем. Егетләргә ияреп, фуралар бушатырга йөрдем. Анда 200 сум акча белән җиләк-җимеш бирәләр иде.
– Казанга ничек килдең? Беренче чыгышың кайда булды?
– Һәрвакыт Казанга барып, Камал театрында һәм “Пирамида” концертлары залында җырларга хыяллана идем. Дүртенче курста укыганда, мине Айдар Галимов күреп алды. Конкурсларда күреп исендә калдырган булган. “Йолдызлар фабрикасы”на кастингка чакырды. Ә кастингка баргач исә этапларын үтеп тормыйча гына шундук “Татар җырына” чакырдылар. Шулай итеп, Казанга килдем, аны күргәч, бөтенләй “аһ” иттем. Гала-концертта иң беренче булып чыгыш ясадым, “Урман” җырын акапелла башкардым. Тик җырлый башлагач, микрофон эшләмәде. Хәзер генә мин микрофонсыз җырлый алам, ә ул вакытта тавыш мөмкинлекләрем алай ук түгел иде әле. Ә бит бу “Пирамида”дагы көтеп алган беренче чыгышым! Шунда Салават Фәтхетдинов, Винера Ганиева белән таныштым. Алар мине Казан дәүләт мәдәният институтына чакырдылар.
– Тик син Казан дәүләт консерваториясен сайладың?
– Укытучым шунда барырга киңәш итте. Дөресен генә әйткәндә, анда керә алырмын дип һич уйламадым. Шулай да кабул иттеләр – иң зур баллар минеке иде. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор Зилә Сөнгатуллинада укыдым. Үзем дә 7 ел буе вокал укыттым. Укучыларга киңәшем шул: укытучыдан оялмаска, борчыган сорауларны әйтүдән тартынмаска кирәк. Куркып, оялып йөреп җырларга өйрәнеп булмый.
– Резидә Ахиярованың синең турыда: “Татарстанның алтын тавышы”, – дигән сүзе халык теленә керде. Моңа мөнәсәбәтең ничек?
– Һәр тамашачының яраткан җырчысы, “алтын тавышы” бар. Кемгәдер мин, башка берәүгә икенче артист – “алтын тавыш”. Минем өчен “алтын тавыш” – Илһам Шакиров. Һәрхәлдә бу сүзләр зур җаваплылык өсти. Сәхнәгә чыгар алдыннан алып баручыларга: “Артык мактамагыз мине, ничек җырлаячагым билгеле түгел”, – дим.
– “Пирамида”да узган концертыңда мобилизацияләнгән Башкортстан егете Артур Хәсәнов белән дуэт җырлап сюрприз ясадың...
– Артурның репертуарымдагы “Киек каз юллары” җырын башкарган видеосын интернетта күргәч, аны шундук эзләп таптым. Бу җырны концертымда дуэт итеп башкарырбыз, дидем үзенә. Әти-әнисен Уфадагы концертыма чакырдым, әнисенә чәчәкләр бүләк итеп рәхмәт сүзләре җиткердем. Артурның Казанга килә алуы үзем өчен дә сюрприз булды. Концертка бер атна кала шалтыратып, гариза язып китәргә мөмкин дигәч, яздык. Нәтиҗәдә Артурны дүрт-биш көнгә җибәрделәр. Аңа сәхнәгә киеп чыгу өчен яңа хәрби киемнәр алдык, аны үзенә бүләк итеп бирдем. Артурның килүе минем өчен зур бүләк булды.
– Концерттан канәгать калдыңмы?
– Быел шулай туры килде – концертым туган көнемдә, 2 ноябрьдә булды. Туры китерәсе килмәгән иде, чөнки ул көнне бөтен кеше котлап шалтырата. Әмма башка буш көннәр булмады. Концерттан бик үк канәгать түгелмен. “Пирамида”да беренче тапкыр концерт куюым. Тере инструменталь ансамбльгә җырлагач, тавыш көйләү җиңел булмады. Үзем җырчы да, оештыручы да, алып баручы да. Фикерләр чуалды, төнлә уятсаң да җырлый торган җырларның да сүзләрен бутадым. Алай да тамашачы җылы кабул итте, әле дә рәхмәт сүзләре килә.
– Филүс, син менә дигән пародия остасы. Кемнәргә пародия ясыйсың?
– Балачактан килә бу сәләт, күршедәге әби-бабайлар булып сөйләшә идем. Аны теләсә кемгә ясап булмый, кешене азмы-күпме өйрәнергә кирәк. Аерылып торган яклары булса, аның кебек сөйләшергә була. Данир Сабиров: “Нишләп җитди җырчы булып киттең син?” – дигәч, “Ризыгыңа кермәгәнгә рәхмәт әйт”, – дидем (көлә). Салават абый, Айдар абый, Рөстәм Закировны күрсәтергә яратам. Рөстәм абый үзе дә пародияләр күрсәтә. Ләкин болар күбрәк сәхнә артында кала. Һәрнәрсәнең үз урыны бар дип саныйм.
–Тормыш иптәшең Эльмира белән сез – якташлар. Озак очрашып йөрдегезме?
– Эльмира белән Октябрьскийда училищеда укыганда таныштык. Укуын тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтының хор бүлегенә укырга керде. Тугыз ел очрашып йөргәч гаилә кордык. Сентябрь аенда никахыбызга 10 ел булды. Эльмира – иң зур тәнкыйтьчем. Ул миңа караганда укымышлырак. Эльмира тәкъдим иткән ретро җырларның ничәсенә каршы төштем, ләкин аларның барысын да халык яратып кабул итте. Берсендә дә ялгышмады, ә мин, киресенчә, халык кабул итә алмас дип курыккан идем.
– Кайсыгыз кызурак?
– Эльмира. Ул үз сүзен әйтергә курыкмый, ә мин кешене рәнҗетүдән куркам, дәшми калам. Йомшак күңелле мин.
– Соңгы тапкыр кайчан еладың?
– Күңел тулса, бер сәбәп тә кирәкми, үзеннән үзе яшь агарга мөмкин. Соңгы тапкыр концертымда еладым. Балалар, әниләр турында җырласам, күңел тула. “Һаман яратам” җырын җырлаганда да күзгә яшь килә. Мәхәббәт турында җырлаганда, гадәттә, күз алдыма егет һәм кыз образы килеп баса. Әгәр дә сагышлы мәхәббәт икән, мин ул сагышны тоям һәм шул вакытта күзгә яшь бәреп чыга.
– Ун ел дәверендә зурдан кубып сүзгә килгән чакларыгыз булдымы?
– Баштарак сүзгә килгән чаклар булды, ләкин хәзер яшь барган саен акыл да керә, бер-береңә карата хөрмәт тә арта. Йолдызнамәдә язылганча, Сукояр белән Чаян бер-берсенә бөтенләй туры килми икән. Эльмира – Сукояр, ә мин – Чаян. Әллә бер-беребезне озак белгәнгәме, без еш кына бер үк вакыттта бер үк әйбер турында уйлыйбыз. Фикерләребез уртак. Аллаһка шөкер, ике улыбыз бар. Айдарга – 8 яшь, Рөстәмгә – 5 яшь.
– Улларыгызда җырлау сәләте бармы?
– Айдарда юк, ул бию белән шөгыльләнә. Шафл белән брейк-данска йөри. Рөстәм сәнгатькә тартым, тавышы да көчле. Төрле мультфильмнарга кушылып җырлый, интонациясе әйбәт. Рәсем ясарга ярата.
– Йорт салырга дип җир алган идегез. Төзелеш эшләре барамы?
– Участокка зур итеп мунча салып куйдык. Зурлыгы – 90 квадрат метр, ә шәһәрдәге өч бүлмәле фатирыбыз – 87 квадрат метр. Фатирыбыз мунчадан да кечерәк (көлә). Мунчада ял итү бүлмәләре, шашлык пешерә торган урын, бәдрәф һәм башкасы бар. Йортны салсам да, аны җыйнак итеп кенә салырмын дип торам.
– Синең өчен бәхет нәрсә ул?
– Бәхет – ул күңел торышы. Күңелең тыныч, саулыгың нык, якыннарың янәшәдә булса, эшең гөрләп барса, иң зур бәхет шулдыр ул.
Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.
Комментарийлар
0
0
Афффаррин 🙏🙏🙏🙏🙏🤲🤲🤲🎤🎼👍👍👍
0
0
0
0
Филусне бик яратам, тыйнак, зэвык белэн киенэ, сэхнэдэ узен бик матур тота, искиткеч моляем, чибэр, сэхнэ кешесе нинди булырга тиеш дип сорасалар, мин Филус Каhиров кебек дип эйтер идем. Татарстаннын алтын тавышы дигэн суз белэн бик килешэм, тавышы искиткеч, ана тин,нэр юк. Ижади унышлар телим.
0
0
0
0
Куптэн Халык артисты дигэн исемгэ лаек.
0
0
0
0
Акыллы топле бала,бэхетле тормыш телим
0
0