16+

Фирдүс Тямаев: «Яна яздык»

Җырчы Фирдүс Тямаев гаиләсе белән чак кына фаҗига булмаган.

Фирдүс Тямаев: «Яна яздык»

Җырчы Фирдүс Тямаев гаиләсе белән чак кына фаҗига булмаган.

Өендә ниндидер сәер ис сизеп, артист йорт түбәсен менеп караган. Электр чыбыклары тирәсендә төтен чыкканын күреп алган.

 – Өйдә ниндидер ис килә башлады, әле минем борыным ис сизми. Түбәгә менеп карарга булдым. Тычкан ут чыбыгын кимергән. Ут агачка капкан, Алла сакласын, яна яздык. Җәмәгать, «светоточка» утлар куймагыз. Әле ярый үзебез өйдә идек. Йоклаган вакытта гаиләң янып үлсә... Аз гына соңрак кергән булсам, яисә үзем өйдә булмасам... Аллаһ сакласын! Йорт түбәсенә экомамык (төзелеш материалы ред.иск.) салган идек. Ул үзе янмый, әмма арасыннан тычкан йөргән. Бәла аяк астында гына. Бурдан кала – уттан калмый. Өйне төзегән вакытта бер электрчы килеп мактанган иде. Ленар бар электр чыбыкларын янәдән карап, төзәтеп чыкты, нәкъ менә шушы янгын чыккан урын калган иде. Зинһар, өйгә электр чыбыгы сузганда профессиональ электрчылар чакыртыгыз. Берегезнең йортына да ут кермәсен! – дип уртаклашты җырчы.
 

Язмага реакция белдерегез

5

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading