“Фәридә-Алсу” дуэты солисты, Татарстанның атказанган артисты Фәридә Әхмәтшина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Хәзер бит кешеләр бер-берсен күреп тә, күрмичә дә таптый, рәнҗетә. Дөрес түгел бу. Бер-береңне тоеп, аңлап, юл биреп үстерергә кирәк", - ди Фәридә.
– Алсу белән озак еллар эшләүнең, төркемне саклап калуның хикмәте нидә? Талашкан чакларыгыз буламы?
– Нинди талашу?! Бу сүзнең бер хәрефе дә безгә кагылмый. 30 ел дәверендә төзелгән монументаль дуслыкны җил тидермичә сакларга да сакларга, Аллаһы боерса. Чәлперәмә китереп җимерергә күп көч кирәкми, син кирпечкә кирпеч куеп төзеп кара... Озак еллар бергә дус-тату булып эшләргә язсын, Алсуым кебек кешеләр юк бу дөньяда. Иң мөһиме – дөньялар тыныч булсын һәм сәламәт булыйк.
– Аерым җырлау теләге булмадымы?
– Журналистларның безне күптән аерым җырлатасылары килә инде, 30 ел дуэт булып җырлавыбызга тынычлана алмыйлар. Шаярам, әлбәттә. Дөресен генә әйткәндә, үзем эшли торган Казан шәһәр филармониясендә бүген зур үзгәрешләр. Яңа проектлар, балалар өчен спектакльләр куябыз. Җырчы-актер һөнәрен үзләштерәбез. Мәсәлән, “Золушка”да мин фея ролен уйныйм һәм профессиональ бию белән куелган җыр башкарам. Алсу үги ана ролендә пыр туздырып үз сәхнәсендә җырлый. Бездә хәзер бик күңелле! Әле күптән түгел “Йолдызлы агентлар” дигән яңа проект чыкты. Анда да яңа сәләтләребезне күрергә була. Аерым җырлавыбызны ишетәсегез килсә, “Чулпан” мәдәният үзәгенә килеп карагыз.
– Тормыш иптәшең Марат кайсы ягы белән үзенә каратты?
– Маратым турында сөйли башласам, бер генә әңгәмә җитмәс кебек. Без аның белән “Татарстан” телерадиокомпаниясендә таныштык. Кара пальто кигән танылган аранжировщик, музыкант шундук игътибарымны җәлеп итте. Ә аның сөйкемлелеге, юмартлыгы, тыйнаклыгы йөрәгемне яулады. Минем белән танышканчы, ул музыка училищесын тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайтып, Казан дәүләт консерваториясендә укып чыгарга өлгергән иде инде. Безнең уртак якларыбыз күп булды. Ә әнисе һәм туганнары белән танышкач (әтисе Маратка 1 яшь тә 3 ай булганда, юл һәлакәтендә вафат булган, әнисе ике улын тәрбияләп үстергән), аның минем кеше булуын һәм мине бәхетле итәчәген аңладым. Ул – менә дигән әти. Өстәвенә тәмле итеп ашарга пешерә белә. Балык, итле ризыкларны пешерүдә аңа тиңнәр юк. Күптән түгел Маратның юбилей кичәсен уздырдык бит әле. Марат – Тукай исемендәге Әтнә театрында музыка бүлеге мөдире, 8 кинофильмга һәм 50 спектакльгә язылган музыка авторы, “Мулла” фильмы продюсеры, Россиянең кинематографистлар союзы әгъзасы. Никита Михалков үзе аңа Рәхмәт хаты юллап, юбилее белән котлады. Бу безнең өчен көтелмәгән сюрприз булды.
– Балаларың да сезнең кебек иҗатка тартыламы?
– Олы улым Самат 3нче курста белем ала. Нефть-газ технологияләре темасы буенча курс эшен яклады, Уренгой шәһәренә практикага китәргә җыена. Уртанчы улым Фәрхәт 9нчы сыйныфны тәмамлады, аның хәзер имтиханнар чоры башланды. Төпчегем Әлфия 1нче сыйныфны тәмамлады, бик теләп һәм яратып “Чулпан” балалар филармониясенә йөри. Конкурсларда катнаша башлады. Күптән түгел генә “Балачак” вокаль конкурсында дипломант исемен яулады. Аллаһы Тәгаләдән бик сорап табылган бердәнбер кызым – Әлфиям зур артистлар белән бер сәхнәдә иҗат дөньясында кайный, Аллаһка шөкер. Кыз бала, кыз бала инде. Ул – сердәшчем, курчагым, йомшагым. Балаларыбызның юллары ачык булсын, сәламәт, бәхетле, тәүфыйклы, гомерле, миһербанлы, шәфкатьле булып безне шатландырып торсыннар. Әмин.
– Фәридә, син һәркемгә тәмле телле, игътибарлы. Ничек шулай ул?
– Аллаһы Тәгәлә барыбызны да тигез итеп яраткан. Һәр кешенең бәхетле, сөйгәненең бердәнбере буласы, уңышларга ирешәсе, тормышта үз эзен калдырасы килә. Менә шул вакытта әз генә җылы сүзең белән канатландырып җибәрсәң, кеше күз алдында үсә башлый. Хәзер бит кешеләр бер-берсен күреп тә, күрмичә дә таптый, рәнҗетә. Дөрес түгел бу. Бер-береңне тоеп, аңлап, юл биреп үстерергә кирәк. Бу дөньяда күрә, ишетә, сулый, сөенә һәм соклану белү, гомумән, кеше булып яратылуың – үзе бәхет.
– Нәрсә ачуыңны чыгара? Гомумән, Фәридә усал була беләме?
– Үзем ярдәмчел, тыныч кеше. Төрле аңлашылмаучанлыкларны урап узарга тырышам. Усаллану энергияне ала, шуңа күрә эчке балансымны сакларга, тыныч булып калырга тырышам. Шул ук вакытта эмоцияләрне чыгару да кирәк. Бу мөмкинлек миңа эштә бирелә. “Йолдызлы агентлар” премьерасында итальян телендә усалланам. Кычкыру – файдалы икән дигән нәтиҗәгә килдем. Сүз уңаеннан, Япониядә эчтә җыелган начар эмоцияләрне чыгарып кычкыру һәм аннан елмаеп чыгу өчен махсус кабинкалар бар. Шул рәвешле алар тирә-юньдәгеләрне саклап-яклап, үз проблемаларын мөстәкыйль рәвештә хәл итә.
– Бәхетле гаиләнең сере нәрсәдә?
– Иң мөһиме – булачак ир белән хатын үзләре бәхетле гаиләдә тәрбияләнергә, мәхәббәттә үсәргә тиеш. Әгәр берәрсенең китек ягы булса, ул гаилә тормышын җимерергә мөмкин. Пар канатыңны игътибар белән һәм сак сайларга, бер-береңә юл куярга, хөрмәт итәргә кирәк. Әлбәттә, сөенә һәм сөендерә белү дә мөһим.
Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.
Комментарийлар