16+

Гөлнара Тимерҗановага социаль челтәрдәге дуслары концерт куйдыра

«Пирамида» концертлар залында 30 апрель көнне Гөлнараның концерты булачак.

Гөлнара Тимерҗановага социаль челтәрдәге дуслары концерт куйдыра

«Пирамида» концертлар залында 30 апрель көнне Гөлнараның концерты булачак.

- Ниһаять, ике еллык тәнәфестән соң тамашачыларым алдында имтихан тотарга уйлыйм, - диде ул. - Бу концертны оештырырга социаль челтәрдәге дусларым этәрде. Көн саен: «Кайчан концертыгыз була?» - дигән әллә ничә хат алам. Уйладым да тәвәккәлләргә булдым. Беренче концерт түгел, берни дә онытылмаган. Иң кыены шул: кызыбыз кечкенә бит әле. Айзифаны озакка калдырып китәсе килми, аңа гел әни кирәк. Минем эшем булганда, әтисе белән кала. Әмма әтисенә дә эшләргә кирәк, абыйсы укудан бушамый. Шулай да янымда ирем һәм улым кебек көчле ир затлары булганда, барысын да уңышлы гына башкарып чыгарбыз дип уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading