16+

Гөлүсә Шаһбан Минтимер Шәймиевка нинди бүләк ясаган?

Танылган шагыйрә Гөлүсә Шаһбан Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән күрешкән. Нәрсә турында сөйләшкәннәр, Гөлүсә Минтимер Шәймиевка нинди бүләк ясаган? Бу хакта шагыйрә үзенең сәхифәсендә сөйләде.

Гөлүсә Шаһбан Минтимер Шәймиевка нинди бүләк ясаган?

Танылган шагыйрә Гөлүсә Шаһбан Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән күрешкән. Нәрсә турында сөйләшкәннәр, Гөлүсә Минтимер Шәймиевка нинди бүләк ясаган? Бу хакта шагыйрә үзенең сәхифәсендә сөйләде.

"Күптән түгел Татарстаныбызның беренче Президенты Минтимер Шәрипович белән күрешергә насыйп булды миңа. Күңелдә уелып калырлык якты очрашу иде бу. Мин аңа үземнең иң матур шигырьләремне яттан сөйләдем. Шул хәтле игътибар белән, диккать белән тыңлады, үзенең дә Сәкинә ханыма булган хисләрен чагылдырган, үзе язган дүртюллык шигъри юлларын укып күрсәтте, якты хәтирәләр белән уртаклашты.

Минем туган авылым Чәтрәнем, Яңа Ибраем турында да, заманында бик зур авыл булганлыгын, мәктәптә хәзерге вакытта балалар санын, нинди телдә укытуларын, авылыбызның хәзерге җитәкчеләре турында да кызыксынды. Кызымның нинди белем алуын, ни белән шөгыльләнүен сорады, кызымны дөрес юлдан баруын билгеләп үтте. Закирга күп итеп сәләм җиткерде. Мин хөрмәтле Минтимер Шәриповичка шигырьләр җыентыгымны бүләк иттем. Ул, китабымны кулына алып шигырьләремне барлап алды да, кадерләп күкрәк кесәсенә салып куйды. Истәлеккә, бары тик гаилә архивы өчен дип фотоларга төштек.

Минтимер Шәрипович мәдәнияткә һәрвакыт игътибарлы булды, хөрмәт белән карады, аңлады. Аның бер сүзе күңелемә үтеп керде. "Ир-ат әйтә икән, ир-ат эшли. 
Күп ир-атлар өчен девиз булырлык акыллы кешенең акыллы сүзләре", - дип сөйли Гөлүсә Шаһбан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading