16+

Гөлнара Тимерҗанова кияүгә чыга?

Җырчы, автор-башкаручы Гөлнара Тимерҗанова күптән түгел Тайландта ялда булган.

Гөлнара Тимерҗанова кияүгә чыга?

Җырчы, автор-башкаручы Гөлнара Тимерҗанова күптән түгел Тайландта ялда булган.

Аннан ул үзенең социаль челтәрләрендә фотолар белән бүлешкән. Берсендә зәркан кибетендә аңа чит ил кешесенең йөзек кидереп торганы да бар. Җырчы белән элемтәгә чыгып, әлеге күренеш турында сораштык, дип яза Шәһри Чаллы 

"Күпләрдә сораулар уятты ул. Мине ярәшүем белән котлаучылар да шактый булды. Бу фото шундый резонанс алыр дип күз алдына да китермәдем. Кызым белән шәһәр буйлап йөргәндә бер зәркан кибетенә кереп чыгарга булдык. Сатучы сезне фотога төшерик әле, дип сорады. Мин аны-моны уйлап тормый ризалаштым", - ди Гөлнара Тимерҗанова. 

Сүз уңаеннан, 29 май көнне Гөлнара Тимерҗанованың туган көне иде. "Туган көнемне өйдә үткәрәсем килде. Шуңа кичә Казанга кайтып җиттек. Әнием җибәргән казны пешереп якыннарымны сыйладым", - диде җырчы.
Гөлнара Тимерҗанова кияүгә чыга?

Язмага реакция белдерегез

5

2

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading