16+

Илназар: "Үз хатыныңны беркем алыштыра алмый"

Автор-башкаручы Илназар белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Җырламаганга күрә, бер артист мине ялкау дигән. Дөрес әйткән, аның сүзләре белән килешәм", - ди җырчы.

Илназар: "Үз хатыныңны беркем алыштыра алмый"

Автор-башкаручы Илназар белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Җырламаганга күрә, бер артист мине ялкау дигән. Дөрес әйткән, аның сүзләре белән килешәм", - ди җырчы.

– Беренче никахың ни сәбәпле кыска гомерле булды?

– 27 яшемдә өйләндем. Хатыным Казан кызы иде, балаларыбыз булмады. Өч ел яшәгәннән соң аерылыштык. Ул вакытта иҗатта да, гаиләдә дә кризис чоры булды. Аралар бозылу сәбәпле аерылышырга туры килде. 

– Икенче тапкыр өйләнгәнеңне сизми дә калдык...

– Бер ел узуга кабат өйләндем. Безнең танышу бик кызык булды. Авылга кайтып барганда, юлда бер кызны утырттым. Ул – булачак хатыным Алсу иде. Арча районы Шушмабаш авылыннан, һөнәре буенча – хисапчы-икътисадчы. Өенә алып кайтып куйдым да: “Син миңа ошадың, чыгасыңмы миңа?” – дидем. “Юк, минем егетем бар”, – диде. Ул минем җырчы булуымны белмәде. Бер ел вакыт узгач, танышлар аркылы табыштык. Бу юлы инде ул минем тәкъдимгә каршы килмәде, теге егете белән дә аерылышкан иде. Алсу миннән 8 яшькә кечерәк, өч бала үстерәбез. Олы улыма беренче президентыбыз хөрмәтенә Минтимер дип исем куштым, ул 17 яшьтә. Икенче улыбызның исеме – Салават, аңа 12 яшь. Аллаһы Тәгаләдән кыз сорадым, әнисенә иптәш булсын иде дип теләдем һәм кызыбыз Камилә туды, Аллаһка шөкер. Аңа 1,5 яшь. Бер теләгем бар – гаилә традицияләрен торгызасы иде. Шул як бераз аксый. Үзебезнең гаилә традицияләрен бездән соң балаларга, оныкларга калдырасы килә.

– Хатының белән холыкларыгыз туры киләме?

– Каршылыклы мизгелләр була. Мин – Чаян, Алсу – Укчы йолдызлыгы астында туганбыз. Кызып китә торган гадәтем бар, хатыным күземә генә карап тора. Ләкин гаиләдә хатын-кыз башны кая бора, без шунда борылабыз. Бар нәрсәне дә уртага салып хәл итәбез. Алсу менә дигән хатын һәм әни, моның өчен мин аңа бик рәхмәтле. Хатынымны бик яратам, башка кеше кирәкми миңа. 

– Мәхәббәт үтә, диләр бит?

– Үтә. Әмма кире кайта ул. Үз хатыныңны беркем алыштыра алмый.

– Тормышыңның иң авыр чоры кайчан булды?

– 2008 елда. Кризис чоры иде ул, эш тә, акча да булмады. Алсу рухи яктан бик булышты.

– Артистлар арасында гайбәт сөйләү бар. Үзең турында гайбәт ишеткәнең бармы?

– Җырламаганга күрә, бер артист мине ялкау дигән. Дөрес әйткән, аның сүзләре белән килешәм. Ул бәлки мине чеметергә теләгәндер, киресенчә, ялкау дип әйтүе миңа иҗат итәргә стимул бирде.

– Кулыңдагы зур татуировканы кайчан ясаттың? Нәрсәне аңлата ул?

– Ике ел элек ясаттым. Монда берничә рәсем тезелеп киткән. Зәңгәр күзле арысланны юкка ясатмадым, чөнки мин Арыслан елында туган. Роза чәчәге – гаилә, бәхет символы. Туган ягымның картасы да бар. Компас сәяхәт итү хыялын тормышка ашыру өчен ясалды, бер дә чит илгә барганым юк әле. Ә җеп шушы барлык уй-хыялларны бәйләп тора. Тагын бер сурәт бар, анысы акча белән бәйле.

– Газетабызны укучыларга нинди теләкләрең бар?

– Бу тормышта яраткан эшең белән шөгыльләнергә кирәк. Башта ул җимешен бирмәскә мөмкин, әмма аннан соң нәтиҗәсен күрерсез. Бу дөньяда һәркемгә саулык, иминлек, бәхет, якты киләчәк телим. 

Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.

Язмага реакция белдерегез

13

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Уңышлар телибез!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Арыслан елы юк бит ул, юлбарыс елы

      Мөһим

      loading