Шәһри Казан

Илсөя Бә­дретдинова группасында элеккеге гитарачы, җырчы Роберт, үзе теләп, армиягә китәргә җыена

Үзен белә башлаганнан бирле сәхнәдә чыгыш ясый Роберт. Әнисе Мәүлидә белән әтисе Илсур Мортазиннар улларын сәнгать өлкәсендә күрәселәре килмәсә дә, Роберт алар юлыннан читкә тайпылмады. Бүген аның эстрадада үз урыны, үз йөзе бар. - Роберт, сине тамашачы сәхнә кешесе итеп таный башлады. Ә югары уку йортында нинди белгечлеккә укыдың? -...

Үзен белә башлаганнан бирле сәхнәдә чыгыш ясый Роберт. Әнисе Мәүлидә белән әтисе Илсур Мортазиннар улларын сәнгать өлкәсендә күрәселәре килмәсә дә, Роберт алар юлыннан читкә тайпылмады. Бүген аның эстрадада үз урыны, үз йөзе бар.
- Роберт, сине тамашачы сәхнә кешесе итеп таный башлады. Ә югары уку йортында нинди белгечлеккә укыдың?
- Мин быел техника университетын тәмамладым. Аннан менеджер белгечлеге алып чыктым. Мәдәни уку йортларында укымасам да, мин барыбер әти-әни, Фирзәр абый белән бергә мәдәният дөньясында кайнадым. Әти-әни миңа иң яхшы укытучылар. Алар мине күп нәрсәгә өйрәтә.
- Син мәктәп елларында «Татар егете» конкурсы лауреаты булдың. Беренче мәртәбә сәхнәгә чыгуың хәтердәме?
- Биш яшемдә Камал театрында Фирзәр абый Мортазин сәхнәгә чыгарган иде. Сәхнәгә бер аяк баскач, аннан аерылу кыен икәнен шул вакытта ук аңладым. Миңа унбиш яшь чагында әти миңа музыка җиһазлары алып бирде. Бәлки сәхнәдән туяр, дип уйлады. Әмма аның хыялы тормышка ашмады.
- Роберт, син балачакта оялчан гына булсаң да, сәхнәдә каушауларың сизелми дә иде...
- Мин әле хәзер дә сәхнәгә чыккан саен дулкынланам. Аяклар калтырый, йөрәк тибеше ешая. Сәхнәгә чыгуга, алар барысы да юкка чыга.
- Тамашачы Роберт Мортазинны Илсөя Бә­дретдинова группасындагы гитарачы, җырчы буларак белә. Анда ничек барып эләктең? Югыйсә сез гаилә белән дә бергәләп концертлар куеп йөри аласыз бит.
- Бервакыт мин әтиләр белән бергә банкетка бардым. Шунда Илсөя апа: «Безгә гитарачы һәм җырлаучы егет кирәк», - диде. Мин үз теләгемне әйткәннән соң, гастрольләргә чы­гып та киттек. Миңа ул группада бик ошады. Чөнки Илсөя апа үзе белән эшләгән һәр кешене хөрмәт итә.
- Ә хәзер аннан нигә киттең?
- Мин үз группамны булдырдым. Бергә укыган егетләр белән ансамбль оештырдык. Җәй айларында репетицияләр ясадык. 3 августта рок-фестивальдә чыгыш ясадык, 5-6 августта «Культурный сдвиг» фестивалендә катнашабыз. Июнь урталарына кадәр армиягә китәргә чакыру көтеп йөрдем. Хәзер көзгә калдырдылар инде.
- Бүген күпләрнең армиягә барасы килми. Ә син үзең теләп китәргә булгансың...
- Минемчә, һәр ир-­егет армиягә барып кайтырга тиеш. Безнең әтиләр, бабайлар хезмәт иткән. Шуңа күрә минем дә каласым килми.
- Музыка белемең булмаса да, көйләр язганыңны да беләбез...
- Мин татарча көйләр генә язам. Ә шигырьләрне рус һәм инглиз телләрендә үзем иҗат итәм. Үзем язган җырларны үзем башкарам да.
- Әтиең кебек юмор сөйләүдә дә үзеңне сынап карыйсың килмиме?
- Андый уйлар булса да, юмор белән әти кебек шөгыльләнеп булмый. Аның үз монологлары да бар. Соңгы вакытта сценарийлар язу белән мавыга. Юмореска язу җиңел түгел ул.
- Фестивальләрдә катнашканың бармы?
- Укыганда мин рус фестивальләрендә генә катнаштым. Чөнки татар конкурсларында катнашучылар миннән башка да җитәрлек. Татар көйләрен җырлаганда, мелизмнар булырга тиеш. Ул авылда туып-үскән кешедә генә була. Май аенда Владивостокка барып «Студенческая весна»да катнашып, Россия буенча Гран-при алып кайттым. Ә автор-башкаручы буларак икенче урынны бирделәр. Анда үзем язган «Ты бежишь от меня» дигән җырны башкардым. Жюрида танылган шәхесләр иде. Әлеге конкурста барысы 2 500 студент катнашты.
- Элек Фирзәр Мортазин, бөтен туганнарын җыеп, концертлар оештыра иде. Тагын шундый тамашаларны кайчан күреп булыр икән?
- Минем үземдә дә андый уйлар бар. Бәлки, әтинең 50 яшенә аны тормышка ашырып булыр.
- Роберт, син татарча бик матур сөйләшәсең. Монысы инде әти-әниең тәрбиясе икәне аңлашыла...
- Әйе, мин аларга бик рәхмәтле. Былтыр «Сәләт» лагерена әйдаман булып барган идем. Шунда Австралия, Чехиядән килгән яшьләрнең татарча сөйләшүләре туган тел белән горурлануымны тагын да арттырды. Татар мәдәния­тен белергә теләгән һәр бала «Сәләт»кә барырга тиеш.
- Үз һөнәрең буенча эш­­ләп карарга теләгең юкмы?
- Кем белә, бәлки эш­ләргә дә туры килер.
- Беренче чиратта кем киңәшләренә колак саласың?
- Тормышта да, эштә дә әти-әни киңәшләре бик мөһим.
- Ә кызлар мәсьәләсенә килгәндә...
- Ул темага килгәндә, күбрәк әти белән сөйләшергә яратам. Кызлар белән танышканда да: «Моңа әни ничек карар икән? Әти ничек күрер икән?» - дип уйлыйм.
- Син яраткан кыз нинди сыйфатларга ия булыр­га тиеш?
- Беренче чиратта гаилә җанлы булырга, каршы әйтмәскә, ирен яратырга тиеш.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: