Шәһри Казан

Илсөя Бәдретдинова: «Минем турында судлашып йөрерлек гайбәт таратканнар»

Илсөя Бәдретдинова (җырчы): «Безнең татар халкының фантазиясе көчле... Аллага шөкер, гайбәтсез торганым юк. Татарстанда, Башкортстанда мин йоклап карамаган ир-ат артистлар юк инде, кеше сүзе буенча.

Реклама

Әле күптән түгел барысын да сугып ега торган бер сүз таралды: имеш, администраторым Гүзәл белән минем арада мәхәббәт икән! Башка сыймаслык... Аннан судлашып йөрерлек гайбәтләр дә бар: Татарстанда билгеле бер официаль мәгълүмати сайт мине иң күп пластик операцияләр ясаткан татар артистлары рейтингына урнаштырган. Мин бу гайбәтне, гади дәүләт сырхауханәсеннән белешмә алып күрсәтеп кенә дә кире кага алам. Мөнәсәбәтләр ачыклап йөрергә вакытым гына юк... Гайбәтне сөйләп кенә калмыйлар, язалар да. Миңа гына язсалар бер хәл, улым Нариманга да язалар! «И балакаем, атаң шундый булды, анаң шундый... Син яхшы кеше булып калырга тырыш инде, без синең белән!» дип язып куйган берәү. Андыйлардан шуны гына сорыйсым килә: хәзер Нариманның әтисе юк, теләсә нәрсә сөйләп инде миннән дә биздерсәләр, үзләренә асрамага алырга риза булырлармы икән аны?»

Альбина БӘШИРОВА

Фото: www.instagram.com/ilsiiabadretdinova

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (8)
Осталось символов:
  • 14 октябрь 2019 - 22:02
    Без имени
    Илсоя бер генэ дэ исен китмэсен. Надан , мескен затлар гына сина конлэшэ! Яратабыз ижатынны! Нариманчик акыллы егет! Исэн сау булыгыз!
  • 6 октябрь 2019 - 22:49
    Без имени
    Йлсэя,биктэ матур ,чибэр,сэйкемле бит сез,сэбханалла Машалла,кэнлэшерлектэ бит ,куз тимэсен,тел остасыда,жинэ алмыйлар сезне ,Шуна эчлэре поша кайберэулэрнен,ачуланма Син аларга мина нинди телэклэр телисез,миндэ сезгэ шуны телим дигендэ бетте китте,аллахы тагэлэ узе тигезли,ачу, упкэлэу узе Бер чир ул .Гэмерен бэхетле,бэхетен гэмерле булсын,ижадый унышлар сезгэ
  • 3 октябрь 2019 - 15:15
    Без имени
    Һөйләгәндәр һөйләһендәр,тик үҙҙәрен белһендәр
  • 3 октябрь 2019 - 08:14
    Без имени
    Бер дигэн шэп жырчы, мина бик тэ охшый. Э кемнэргэ охшамый карамасыннар, укымасыннар, тынламасыннар. Бер кемдэ мэжбури итми.
  • 6 март 2019 - 20:29
    Без имени
    Ой только её и обсуждают... .делать нечего .. Как будто такая великая звезда...
  • 6 март 2019 - 16:30
    Без имени
    Чəйнəделəр, чəйнилəр, һəм чəйнəрлəр. Бу дөньяда бераз артык ягы белəн яки иатди ягы яхшы булганнарны сөймилəр. Шуңа курə алар турында төрле имеш-мимешлəр тараталар
  • 18 декабрь 2018 - 20:18
    Без имени
    Ильсоя акыллым, чэйнэсеннэр, эзэ алмаслар эле, сойлэуче гайбэтчелэр узлэренэ Тамук уты хэзерлилэр, э сез тыныч булыгыз, суз кумагыз, судлашмагыз, Аллаhы Тэгалэ узе белэ, Сэдакагызны ешрак биреп, дин ягынарак борылып, Аллаhтан сабырлык, гайбэтчелэргэ, гадел хокем Аллаhтан сорагыз.Иншаллаh барысын да Аллаhы Тэгалэ куруче, ярдэменнэн ташламасын.Сабыр булыгыз,савабы сезгэ кубрэк булыр, гынаhыгызны алып бетерсеннэр.Гайбэтчелэр сезне онытмый икэн, димэк сез аларга кирэк кеше.Без сезне ничек бар, шулай яратабыз!.🌹🌹🌹❤💋💋💋
  • 11 ноябрь 2018 - 08:34
    Без имени
    Туйдырды инде интервьюлары белән. Кая карама - шушы хатын.