Шәһри Казан

Кирам Сатиев: “Үлем белән көрәштем”

Татарстанның халык артисты, виртуоз баянчы, аккомпаниатор, җырлар, баян өчен эшкәртмәләр, баян һәм оркестр өчен концерт авторы Кирам Сатиев белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.

– Кирам абый, сез гаиләдә 9 бала үскәнсез, ә үзегез ни өчендер бер бала белән генә чикләнгәнсез...

– Хатыным Гөлшат белән бер кыз үстердек. Бер бала белән генә калуыбызның сәбәпләре бар. “Сезнең бер генә балагыз бар мени?” – дип сорасалар: “Юк, берәү!” – дип көчле интонация белән җавап бирәм. Икене, өчне алып кайтырга да мөмкинлек бар иде, ләкин гастрольләрдән кайтып кергән булмады, бала карау күбесенчә хатын җилкәсенә төште. Әмма төп сәбәбе ул түгел. Без 9 бала үстек, балачакның нинди булганын әйттем. Шуңа да мин: “Берне үстерәм, әмма берәгәйле итеп үстерәм”, – дидем. Баламның хәерчелектә үсүен теләмәдем, ул акчасызлыкның нәрсә икәнен белмәде. Концертта, мәҗлестә эшләп кайткан акчадан кызыма да өлеш чыгара идем. Хәтерлим, студент чагымда кешеләрдә берәр тәмле ризык күрсәм, кызыгып карап тора идем. “Нишләп син дә алмыйсың?” – дип сорыйлар. “Ашыйсым килми”, – дип җавап бирә идем. Бик ашар идем, акчам булмады. Шуңа күрә кызыма: “Ашыйсы килгән әйбереңне алып аша”, – дип әйттем.

– Гастрольдән кайтып кермәдем, дисез. Бу гаилә тормышын алып барырга комачауламадымы?

– Кешенең үзеннән тора ул. Әнә шул гастрольләрдә йөреп, өйләнергә соңга кала яздым. 29 яшемдә гаилә кордым. Ә бит сәхнә кешеләре арасында гомер буе гаилә кормаучылар да бар.

– Гөлшат апа нинди кеше?

– Гаилә җанлы кеше ул. Гаиләбез учагын саклаучы. Өйдәге диварда зур хәрефләр белән: “Тормышны хатын-кыз боза”, – дигән язу элеп куйдым. Хак сүзләр бит?! Хатын-кыз иренә якты чырай күрсәтмәсә, күңел үсмәячәк.

– Кызыгыз әле дә чит илдә яшиме?

– Әйе. Сәрия ире Атанас белән ике кыз үстерәләр. Болгариядә яшәгәндә туган кызларына София дигән исем куштылар. София – Болгариянең башкаласы. Икенче кызлары Шотландиядә туды. Ул – Диана исемле. 

– Берничә ел элек катлаулы операция кичердегез...

– Пандемия алдыннан 2018 елның ахырында булды бу хәл. Үлем белән көрәштем. Исән-сау калдым, Аллаһка шөкер. Операциягә кергәнче: “Мине Татар Ямалы (Актаныш районы – Ред.) авылына алып кайтып, әнкәй янына җирләрсез”, – дидем. Табиб әйтүенчә, ирләр өчен, йөрәктән кала, иң начар авыру шушы икән. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын.

– Бертуганнарыгыз исән-саумы?

– Бүген без дүртәү генә калдык. Әткәй-әнкәйне дә санаганда, 11 кеше идек. Бу көннәрдә энем Хәсәнне озаттык. Үзе соравы буенча, аны әнкәй янына Татар Ямалы авылы зиратында җирләдек. Кешеләр зиратка ешрак барсыннар һәм гыйбрәт алсыннар иде: барыбыз да шунда барачакбыз. Байлык артыннан куучылар да. Халыкта: “Үлгән артыннан үлеп булмый”, – диләр. Дөрес түгел. Үлгәннең алдыннан үлеп булмый.

– Сез китаплар да язасыз бит әле?

– Биш китап яздым. Дөрес, барысы да минем турыда түгел. Беренчесе татар баянчылары турында. “Ак баян” дип аталган икенче китабым үзем турында. Беренче карашка, язу эше җиңел кебек. Әмма ул бик җаваплы, авыр хезмәт. Арыта, эт булып арыйсың. Җөмлә төзелешен, хәреф хаталарын, фикернең эзлеклелеген игътибарда тоту мөһим. Казан дәүләт консерваториясендә укыганда, параллель рәвештә журналистика факультетына укырга керергә теләдем. Әмма ул вакытта берьюлы ике уку йортында укырга рөхсәт юк иде. Шулай итеп, журналист һөнәренә укымыйча биш китап яздым. “Син – язучы” диючеләргә мин: “Юк, мин язучы түгел, мин яза белүче”, – дим. Мәктәптә укыганда ук татар теле дәресен бик ярата идем.

Реклама

– Кирам абый, сез бик зур һәм җаваплы эш башкарасыз – татар сәхнәсе өчен җырчылар әзерлисез. 

– Башта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләдем. 2006 елдан Казан дәүләт мәдәният институтында укытам. Студентларны нота буенча дөрес итеп җырларга өйрәтәм. Сәхнәдә җырлаучы артистларның барысы да диярлек миндә укыды. Алар арасында Илсөя Бәдретдинова, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Ришат Фазлыйәхмәтов, Марат Фәйрушин, Данир Сабиров, Рифат Зарипов, Рафил Җәләлиев, Әлфис Галиуллин, Резидә Сәлахова, Айсылу Мөсәлләмова, Айнур Гәрәев, Нәфисә Назарова, Алмаз Сафин, Радик Шаяхмәтов һәм башкалар бар.

– Илһам абый Шакиров белән ничә ел эшләдегез?

– 39 ел. Илһам абый, Әлфия апага кадәр 1978 елларда Опера һәм балет театры артистлары белән эшләдем. Аннары армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, 1981 елда филармониягә эшкә кереп, 10 ел Әлфия Авзалова бригадасында эшләдем. Аннан соң Илһам абый үзенә чакырды. Аңа “сез” дип әйткән идем, Илһам абый әле уң, әле сул ягына карап нәрсәдер эзләнә башлады. “Син кемгә сез дип әйтәсең? Бүгеннән миңа “сез” дип әйтмә, “абый” дип әйт”, - диде. Илһам абый белән яшь аермабыз нәкъ 20 ел иде.

– Илһам абыйны юксынасызмы?

– Бик сагынам. Илһам абый, Рөстәм Вәлиев һәм мин – безнең өчпомакны сагынам. Башта Рөстәм китте, аннары Илһам абый вафат булды. Берүзем калдым. Рөстәм белән 28 ел бергә эшләдек. Эх, икәү уйнаган чаклар!.. Безнең бармаган җир калмады: Советлар союзының татарлар яшәгән барлык төбәкләрендә, өч тапкыр Төркиядә, Финляндия, Германия, Чехословакия, Болгария, Кытай, Америка һәм Румыниядә булдык. Бер-беребезне күз карашыннан ук аңлый идек. Өчәү бергә чыгыш ясаган чаклар төшләремә керә. Чакырмыйлар, чакыра гына күрмәсеннәр. Мәрхүмнәрнең төштә чакыруын яхшыга юрамыйлар.

– Сезгә алмашка килерлек яшь баянчылар бармы?

– Бар, әлбәттә. Наил Сәгъдиев, Айнур Моратов, Әлфис Галиуллинның киләчәге бик өметле күренә.

– Бу дөньяда нәрсәдән куркасыз?

– Кешене рәнҗетүдән. Кешегә ялгыш кына бер сүз әйтсәм дә, иртәгә үк янына барып яки телефоннан шалтыратып гафу үтенәм.

– Тормышта үкенгән чакларыгыз булдымы?

– Гомер буе: “Ник шулай эшләмәдем икән?” яки “Эх, нигә шулай эшләдем икән?” – дип үкенергә туры килә. Бу фикерем белән күпләр килешер.

Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 16 июль 2022 - 15:05
    Без имени
    замечательный человек ,авырмагыз ,озак гомерле булыгыз