Татар эстрадасы җырчысы Лилия Гиматдинова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Унбиш ел яшәү дәверендә андый хәлләр берничә тапкыр кабатланды. Төрле чаклар булды, ләкин гаиләне саклап кала алдык", - ди Лилия.
– Лилия, син татар эстрадасы сәхнәсенә кинәт килеп кердең...
– Бу 2013 ел иде. Һәм моның билгеле сәбәпләре бар. Кызганыч, көмәнемдәге баламны югалттым. Ул улымнан соң, икенче балам – кыз балам булып туарга тиеш иде. Әмма насыйп булмады. Шушы хәлләрдән соң, үземә юаныч табып җырлый башладым. Дөрес, мин балачакта да төрле чараларда җырлап йөрдем, музыка мәктәбендә белем алдым. Гитарада уйный беләм. Каникулда авылга кайткач, учак янында гитарада уйнап җырлашып утырган чаклар бар иде. Әмма тормышымны җыр белән бәйләмәдем. Һөнәрем буенча мин – архитектор. Тик язмыш барыбер үзенекен итә, архитектор һөнәрен ташлап, яраткан эшем – җыр сәнгате белән шөгыльләнә башладым. Параллель рәвештә күчемсез милек оешмасында сату-алу бүлеге җитәкчесе булып эшлим.
– Әтиең – Мөнир Ситдиков җырлар яза дип беләм. Ул иҗат иткән җырларны башкарасыңмы?
– Әти язган җырлар – халыкчан, аның җырларын күбрәк үзешчәннәр башкара. “Төшләрем” җырын җырларга тәкъдим иткәч яздырдым. Һәм шул җыр белән “Болгар радиосы”ның Милли музыкаль премиясенә лаек булдык. Ул җырга Мәскәүдә клип та төшердек.
– Ни өчен эстрадада бер күренәсең, бер югаласың?
– Яшерен-батырын түгел, эстрада – бик күп акча таләп итә торган урын. Бүгенге татар эстрадасында бары берничә артист кына тулы заллар җыя ала. Бу исемлеккә кермим, моны бик яхшы аңлыйм. Җыр сатып алу, аранжировка ясату, ротациягә бирү, клип төшерү бик кыйммәткә төшә. Сәхнәгә чыккан мәлдә җырлар яздыру, аларны халыкка чыгару өчен миллионлаган акча китте. Аллаһка шөкер, Татарстанның Мәдәният министрлыгы мине чит илләргә Сабан туйларына җибәрә. Ике тапкыр Америкада, Беларусиядә, Швейцариядә, Казахстанда, Төркиядә булдым.
– Ирең белән институтта укыганда танышкансыз икән. Артыңнан озак йөрдеме?
– Марат – Балтач егете. Әйе, без укырга кергәндә таныштык. Ул вакытта минем арттан берьюлы ике егет йөрде, шуларның берсе Марат иде. Шундый матур чәчәкләр бүләк итә иде ул. Без бишенче курста гына очрашып йөри башладык. Марат шушы һөнәренә тугры калып, бүген дә проектларның баш инженеры булып эшли. Эшен бик ярата. Марат белән 2007 елда өйләнештек. Олы улыбыз Ренатка – 13, кечкенәсе Рамилгә 8 яшь тула, Аллаһы боерса.
– Гаиләгездә кризис чорлары булдымы?
– Әлбәттә. Унбиш ел яшәү дәверендә андый хәлләр берничә тапкыр кабатланды. Төрле чаклар булды, ләкин гаиләне саклап кала алдык. Күперләрне яндыру җиңел ул, ләкин киләчәк тормышыңны уйларга, акыл белән эш итәргә кирәк. Аннан соң без әти-әниләр алдында да җаваплы бит. Маратның әтисе инде мәрхүм, кызганыч. Әнисе дә бик яхшы кеше, без үзара яхшы мөнәсәбәттә. Мине үз кызы кебек ярата. Беркайчан да безнең тормышка кысылмады. Минем аны борчырга хакым юк.
– Унбиш елдан соң да мәхәббәт бармы?
– Бер мәлне “мәхәббәт бетте” дип уйлаган чаклар булды. Әнә шул кризис чорында. Ләкин мәхәббәт бар ул. Һәм еллар узган саен ул үзгәрә, олыгая. Син үз парыңны инде башка кыйммәтләр өчен ярата башлыйсың. Ул яратуга хөрмәт тә өстәлә.
– Лилия, син нинди әни?
– Улларымны иркәләргә яратам. Әмма артык та иркәләмим, чама белән генә. Мин – гадел әни. Әгәр дә мәктәптә бер-бер хәл булса, баланы орышырга ашыкмыйм. Башта ул хәлнең сәбәпләрен ачыклыйм.
– Иҗат кешесенә һәрвакыт игътибар кирәк. Күңелеңә аралашу кирәк булганда нишлисең?
–Социаль челтәрдә күп аралашам. Төрле-төрле хатлар язалар. Адекват кешеләргә җавап бирәм. Хәзерге эшемдә дә кешеләр белән күп аралашырга туры килә. Анысы да күңелемә ошый.
– Сиңа еш кына кочакка сыймаслык чәчәк бәйләме бүләк итәләр. Кемнең бүләге ул?
– Әлбәттә, ирем бүләк итә. Марат – романтик, сюрпризлар ясарга ярата. Күптән түгел мине Сочига алып барды. Диңгездә икәү генә яхтада йөздек. Минем күңелне күрә белгәне өчен мең рәхмәт аңа.
Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.
Комментарийлар