16+

Яңа татар җыры нинди булыр?

Татар эстрадасында җырчылар санының очы-кырые күренми. Шул йолдызларыбыз өчен берсеннән-берсе «күркәм» бәйгеләр оештырып кына торалар. Соңгы арада бигрәк күбәеп киттеләр. Нинди генә фестивальләр юк хәзер.

Яңа татар җыры нинди булыр?

Татар эстрадасында җырчылар санының очы-кырые күренми. Шул йолдызларыбыз өчен берсеннән-берсе «күркәм» бәйгеләр оештырып кына торалар. Соңгы арада бигрәк күбәеп киттеләр. Нинди генә фестивальләр юк хәзер.

Шушы көннәрдә генә «Яңа татар җыры – 2» бәйгесенең финалы узды.

Башкалардан аермалы буларак, бу бәйгедә җырчылар түгел, ә җырлар катнаша. Дөресрәге, көй авторлары. Р.Ваһапов фонды менә шундый гаҗәеп файдалы эшкә алынды. Быел ул икенче тапкыр узды. Максатлары – татар эстрадасын яңа җырлар, сыйфатлы репертуар белән баету. Алай гына да түгел, балалар өчен язылган җырлар да катнаша биредә.

«Быелгы бәйгенең үзенчәлеге: килгән җырларның саны азрак. Узган ел 340 булса, быел 239 җыр килде. Әмма алар сыйфатлырак булыр, дип уйлыйм», – диде Р.Ваһапов фонды генераль директоры Рифат Фәттахов. Финалга барысы 113 җыр үткән. Быелгы санитар-эпидимиологик вәгыятьне истә тотып, катнашучыларга онлайн форматта катнашу мөмкинлеге дә бирелгән. 

Жюри рәисе – Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев авторларның һәм башкаручыларның күбесе яшьләр булуына басым ясады. Аның сүзләренчә, яшьләр татар җырына тартыла икән, татар мәдәниятенең, татар җырының киләчәге бар, дигән сүз. «Иң борчыган нәрсә: сүзен дә, көен дә үзләре язып, җырын да үзләре башкаручылар күп. Бөтен өлкәдә дә профессионал булып булмый. Хәтта Илһам Шакиров та үзе язган җырларны әйтергә кыенсына иде. Тукайдан башлап, яшь буынга кадәр шундый яхшы шагыйрьләребез бар. Үзләре яза икән, сүзләрен профессионал шагыйрьләргә күрсәтсеннәр, укытсыннар иде. Очы-очка ялганмаган шигырьләр бик күп. Мин, иң беренче чиратта, җырның сүзенә игътибар итәм. Ни генә, әйтсәләр дә, җырның әнисе ул – сүз, әтисе – музыка, калганнары – балалар һәм башкалар. Конкурска килгән 100дән артык җырның бер дистәсе генә тарихка кереп калса да, бу – зур казаныш. Андый җырлар монда бар», – диде ул.

Дөрестән дә, 3 сәгать эчендә яңгыраган җырларның берничәсе күңелгә кереп калды. Ләкин нәтиҗә 2022 елда гына ясалачак, яңа татар җырының нинди булачагын вакыт күрсәтер. «Бөтен җырлар да матур, жюрига бәяләргә авыр, шуңа күрә бер ай пауза алдык. Гадәттә, 11 премия бирә идек. Жюри күбрәк җиңүче билгеләүне сорый. Бу шактый вакытны ала. Акча ягын да хәл итәргә кирәк. Узган елгы бәйгедә дә11 урынына 22 премия бирдек», – дип фикерләрен җиткерде Рифат Фәттахов бу хакта.

Җырчы Нурзадә бәйге үзе җыр язучы җырчылар өчен дә яхшы мөмкинлек, дип саный. Ул икенче тапкыр катнаша. «Монда өметләр баглап киләбез, ләкин нинди генә нәтиҗә булса да, үпкәләп йөрмәячәкмен. Җыр узмаса, мин язмаска тиеш, дигән сүз түгел. Киресенчә, тагын да матуррак җырлар иҗат итәргә этәреп җибәрәчәк кенә», – диде. Автор-башкаручылар арасында Марсель Вәгыйзов, Гүзәлия, Базарбай Бикчәнтәев, Искәндәр Биктаһиров, Мурат Гайсин, Илназ Баһ кебек танылган җырчылар бар иде. Тагын бер кабатлап әйтәсе килә, мәгънәле җырлар бик күп. Шигырь көй авторларының, җырчыларның бергәләп эшләгәне бәйгенең куелган максатын тормышка ашырырга, ягъни татар эстрадасын сыйфатлы репертуар белән баетырга ярдәм итәчәк.

Динара Әхмәт

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading