16+

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова: «Дүрт сәгать очтык»

Җырлы гаилә ял итәргә киткән.

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова: «Дүрт сәгать очтык»

Җырлы гаилә ял итәргә киткән.

Татарстанда кисәк кенә суытып җибәрде. Ә Гөлназ белән Илсур Шәрипҗановлар җылы көзге көннәрне озынайтырга булганнар. Җырлы гаилә ял итәргә киткән.

—  Җәй айларында бик нык эшләдек. Яңа елга таба да, буш көннәребез юк диярлек, Аллаһка Шөкер. Илсур белән бергәләшеп уйлаштык та, лаеклы ялга барырга булдык. Тиз генә әйберләребезне җыйдык. Биш көнгә генә Дубайга сәяхәткә киттек. Дүрт сәгать очтык. Хәтта йокларга да җитешмәдек. Бик яхшы урынга урнаштык, русча әйтмешли “все включено”. Ике кешегә 200 мең булды. Бүген көне буе диңгез ярында кызындык. Шундый сагындырган икән. Беренче тапкыр монда 1996 елда әти-әниләрем белән килгәнмен. Әлбәттә, бу вакыт эчендә Дубай бик нык үзгәргән, үскән. Балаларны әнигә ышанып тапшырдык, - диде Гөлназ Шәрипҗанова.
Шәрипҗановларга күңелле яллар телибез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз.

Фото: https://vk.com/sharipzhanovy

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading