16+

Ана капиталы акчасын кире алалармы?

Ятимнәр йортыннан тәрбиягә алган балага өч яшь тулгач, үзебезнең балабыз итеп рәсмиләштердек.

Ана капиталы акчасын кире алалармы?

Ятимнәр йортыннан тәрбиягә алган балага өч яшь тулгач, үзебезнең балабыз итеп рәсмиләштердек.

Ана капиталы алу хокукыбыз барлыкка килгәч, 2011 елда аны да алдык. 12 ел үстергән балабыз, 15 яше тулгач бозылды, эчә башлады. Тыңламады. Без аннан баш тарттык. Ул хәзер икенче гаиләдә тәрбияләнә. Бер генә сорау борчый, ана капиталы акчасын безгә кире кайтарырга туры киләчәкме? Ул балага без үз йортыбызда өлеш бүлеп бирә алмадык. Минем болай да банклардан алып та, түләнмәгән кредит бурычларым күп, йортым да арестта, тагын 25 мең сум акча түлисем калды. Аннары хәлебез дә җиңеләя төшә...
Сабира Гатина.
Кукмара.

Ана капиталы акчасы гаиләнең тормыш шартларын яхшырту өчен гаиләгә дип бирелә. Һәм ул һәрвакыт гаиләнең һәр әгъзасына тигез итеп бүленә. Әгәр дә гаиләдә 4 кеше: әти-әни, ике бала икән – өлешләре бертигез. Сезнең очракта ни көтә? Әгәр дә баш тартып, ятимнәр йортына кире кайтарылган балагыз прокуратурага гариза язса, прокуратура тикшерү билгеләячәк. Факт ачыкланса, пенсия фондына бер генә чара кала – сезне судка бирәчәкләр. Сез, әлбәттә, ул акчаны түләргә тиеш буласыз. Тик тулысынча түгел. Бу балага тиеш күләмне генә. Әгәр дә үзегезне суд юлларында йөрүдән коткарасыгыз килә икән, ул баланың исәп-хисап счетына тиешле өлешен күчереп куя аласыз. Тагын бер аңлатам: әгәр дә гаиләдә 5 кеше икәнсез, димәк, ана капиталының биштән бер өлеше тәрбиягә алган баланыкы булып чыга һәм сез аны кире кайтарырга бурычлы. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading