16+

Фатир документларын югалтсаң нишләргә?

Фатирыма кагылышлы документларны таба алмыйм. Ялгышлык белән ыргыттыммы икән, дип тә борчылам. Бу очракта миңа кемгә, кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин икән? Гөлсинә Абдуллина, Казан.

Фатирыма кагылышлы документларны таба алмыйм. Ялгышлык белән ыргыттыммы икән, дип тә борчылам. Бу очракта миңа кемгә, кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин икән? Гөлсинә Абдуллина, Казан.

Росреестрның Татарстандагы идарәсе белгечләре җавап биргәнчә, югалган, зыян күргән, яраксызга әверелгән документларны, озакка сузмыйча, яңадан эшләтергә кирәк. Фатирга дәүләт теркәве турындагы яңа таныклыкны алу өчен яңадан гариза тапшырырга кирәк булачак. Моның өчен шәхесеңне таныклаучы документ һәм дәүләт пошлинасы түләргә туры киләчәк. Язмача төзелгән документларның расланган күчермәләре фатир хуҗасына, аның мөрәҗәгате нигезендә, биш көн эчендә бирелә. Әгәр документ нотариус аша раслатылган булса, турыдан-туры нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә инде документ дәүләт хакимияте яки җирле үзидарә органнары аша бирелгән булса, шул органнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading