16+

Тарологны судка бирә аламмы?

Сорауларга адвокат Марат Гайнуллин җавап бирә.

Тарологны судка бирә аламмы?

Сорауларга адвокат Марат Гайнуллин җавап бирә.

Дус кызым киңәше белән тарологка бардым. И-и шундый ошады аның сөйләве. Җитмәсә, гаиләдәге матавыкларның барысы да хәл ителәчәк, диде. Каян белгән диген. Акча ягынннан да проблемалар бар иде. Хәл ителер дип кистереп әйтте. Инде менә ярты ел. Кылның да кыймылдаганы юк. Нишләтим бу тарологны? Ә бит 4 меңгә якын акчамны чыгарып салдым. Файдасы тимәде. Хәзер телефонымны да алмый. 

Ләйсән Шәһхетдинова.
Казан

 Таролог дип аталган һөнәр юк, шуңа күрә аңа Кулланучылар хокукларын яклау турындагы канун таләпләре кагылмый. Чынлыкта, әлеге манипуляцияләр ике кешенең аралашып утыруы гына. Аларның берсе, карталарга карап, «бу хыялың тормышка ашачакмы, юкмы» ди. Шул карталарны укып, янәсе, үз фикерен җиткерә. Әгәр күрәзәчелек даими характерда булса һәм күрәзәчегә зур суммалар түләнсә, монда аны алдауда гаепләргә була. Мондый төр алдарларны җинаять җаваплылыгына тарту тәҗрибәсе бар. Ләкин сезгә бик нык тырышырга кирәк. 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading