16+

Бака кебек быкырдадык авыл буаларында

Татарстанда ел башыннан сулыкларда 59 кеше батып үлгән, шуның бишесе – балалар.

Бака кебек быкырдадык авыл буаларында

Татарстанда ел башыннан сулыкларда 59 кеше батып үлгән, шуның бишесе – балалар.

– Коену чорында 12 кеше суга батудан коткарылды, ни кызганыч 43 кешенең гомере өзелде. Коену чорында Түбән Кама районындагы рәсми комлыкта су коенганда 1 кеше батып үлде, калганнары рөхсәт ителмәгән урыннарда коенучылар иде. “Коену тыела!” (“Купаться запрещено!”) билгесе куелган урыннарда җавапсызлык күрсәтергә ярамый. Әлеге территорияләрдә елга яки күл төбе тикшерелмәгән, чистартылмаган. Таныш булмаган урыннарда суга баштүбән сикерү аеруча хәвефле, чөнки елга төбендә казыклар, тимерләр һәм ташлар булырга мөмкин. Рөхсәтсез урыннарда су коенган 61 кешегә штраф салынды, – диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Регина Гаязова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Татарстанда 1 сентябрьдән җәйге коену сезоны ябылды, комлыкларда коткару хезмәте эшчәнлеге тәмамланды. Регина Гаязова әйткәнчә, хәзер суның җылылыгы 17-18 градусны гына тәшкил итә. Хроник авырулы һәм организмы чыныктырылмаган кешеләр өчен бу инде “елгалардагы суда коену катгый тыела” дигән сүз.

– Казанда 11 сентябрьдә Гаврилов урамы янындагы Казансу елгасында 15 яшьлек үсмер егет батып үлде. Быел суда батып үлгән 5 баланың 4се авыллардан. Авылларда буалар һәм күлләр күп. Зуррак яшьтәгеләр җәй башында буаларның имин өлешләрен су коену өчен билгеләсеннәр, елга төпләрен алдан ук чистартсыннар иде. Кечкенә балаларның сулыкларга ялгызлары гына баруларына рөхсәт бирмәскә кирәк. Күбрәк үсмерләр суга батып үлә. Алар шаярышалар, “елганы йөзеп чыгам”, дип, үзара бәхәскә керәләр. Мондый мәгънәсез бәхәсләр булырга тиеш түгел, чөнки гомер куркыныч астына куела, – дип искәртте Регина Гаязова. 

Балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларында йөзәргә өйрәнү дәресләре алып барылган. Кечкенә чакларда буада әле су тулганчы ук бака кебек быкырдый башлый идек. Су инде берничә метр күтәрелгәч, өлкәнрәк малайлар булышлыгында йөзәргә өйрәндек. “Колхоз кайчан буа буа икән инде?” – дип, яр карлыгачлары кебек инеш буенда тезелешеп утыра идек. Регина Гаязова:”Һәр кешенең йөзә белүе зарур, бу тормыш өчен кирәкле бер һөнәр”, – дип киңәш бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading