16+

Бәхетсезлегездә үзебез “бинават” ахры...

Бәхетле булу – ул әле крокодил тиресеннән теккән ботинка киеп, парковкада урын табалмаслык галәмәт зур машинада йөрү генә түгел. Кемдер аны коймакка төрә, икенчеләре каймакка мана, өченчеләре шампурга кидерә.

Бәхетсезлегездә үзебез “бинават” ахры...

Бәхетле булу – ул әле крокодил тиресеннән теккән ботинка киеп, парковкада урын табалмаслык галәмәт зур машинада йөрү генә түгел. Кемдер аны коймакка төрә, икенчеләре каймакка мана, өченчеләре шампурга кидерә.

Менә шуларның бөтенесе бергә тупланып өйрәнелә һәм дәүләтләрнең бәхет рейтингы төзелә икән.

Тугызынчы тапкыр төзелгән бәхет рейтингы буенча, иң югары баскычта Финляндия тора, аның үкчәсенә басып Исландия белән Дания килә. Әлеге рейтинг гражданнарның яшәү шартларын яхшырту, тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәргә тиеш дигән максаттан чыгып, БМОның Генераль Ассамблеясы карары буенча беренче тапкыр 2012 елда төзелгән. Биредә җан башына туры килгән эчке вал продукты күләме, гомер озынлыгы, гражданнарның иреге, куркынычсызлык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч, гаиләдәге даимилек, коррупция дәрәҗәсе, шулай ук киң күңеллелек, юмартлык та исәпкә алына. Моңардан тыш әле сораштырулар үткәрелә, һәркем үзенең бәхетле булу-булмавын ун баллы шкалада билгели.

Соңгы елларда дөнья күләмендә бик үк күңелле булмаган хәлләр фонында, халыкның рухи һәм физик сәламәтлеге какшаган чорда да рейтинг узган еллардагыдан бик күп үзгәреш кичермәгән. Финляндия берничә ел рәттән беренчелекне бирми. Бәхет дигәнең Европаның сигез дәүләтенә күп кенә өлеш чыгара да, Яңа Зеландиягә барып кайтып, кабат Европага килеп төпләнә. АКШ бу исемлектә – 14, Бөекбритания – 18, Франция – 20нче урында. Ә иң эре һәм дөньякүләм аренада төп урынга дәгъва белдерүче Кытай белән Россия 52 һәм 60нчы урыннарда. Быел әле без бәхетлерәк, ике баскычка өскәрәк менгәнбез. Таҗикстан бездән әз генә бәхетсезрәк – ул 62 урында. Бәлки алар өчен башка илгә килеп эш таба алу бәхеттер. Ай саен гаиләсен туендыра алгач, аның күңеле тыныч һәм бу бәхет түгелмени? СССРдан чыгучылардан иң бәхетлеләре – Эстония белән Литва һәм бер яктан да әллә нәрсәсе белән мактана алмаган

Кыргызстан. Әйтәм бит, кайберәүләр өчен коймакны каймакка ману да бәхет. Бөтереп учка тотарлык коймагың булсын да, манып ашарлык каймагың булсын – крокодил тирсеннән теккән ботинка ише генәме?!

Күргәнебезчә, рейтингның өске баскычларында – төньякта урнашкан дәүләтләр. Бу дәүләтләрдә Кытайдагы, яки АКШтагы кебек эчке вал продукты күләме артмый, ә бюджетның күп өлеше кешелек капиталына салына. Акча тракторлар, танклар, ракеталар ясауга тотылмый. Байлар белән хәерчеләр арасында упкын киңәя бармый. Әлеге аермалык үзен бик нык сиздереп, дәүләтне тулаем бәхетсез итмәс өчен, байларның күп булуы да комачаулый. Күктән кинәт кенә манный боткасы яуганда түгел, ә шул манныйга өйрәнгәндә генә кеше бәхетле була ала.

Әлеге рейтингны бөтенләй үк дөрес дип тә булмый, чөнки һәркемнең үз менталитеты, һәркем бәхетне үзенчә аңлый. Шагыйрь әйткәнчә, бездә танылган, бәхетле булу матур түгел, безгә бәхетле булу, гомумән, килешми, безгә бары тик газап чигү генә килешә. Әллә ничә гасырлык әдәбиятны, мәдәниятне актарып чыгыгыз – анда бит гел газап чигү чагылдырыла. Матурлык турында язып ат әле син – беркем дә укымаячак, кешенең җаның актарып, аны елатырга кирәк, чөнки ул үзе шуны тели. Бәхетле булу ничектер кабул ителмәгән бездә, бәхет рейтингта бик түбән булуыбызда, кем әйтмешли, без үзебез “бинават”, ахры...

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading