16+

... бүләк өчен акча сора

Сөйгәнемә туган көненә сәгать бүләк итмәкче идем. Дусларым бу ниятемнән кире кайтарырга маташалар. Имеш, сәгать бүләк итү хәерлегә түгел. Ырым-шырымнарга ышанмыйм үзе, тик шулай да бу хорафат каян килде икән? Мансур Сафин, Казан Сәгать бүләк итәргә ярамый дип ышану безгә Кытайдан килгән. Кытайда бүләккә сәгать алу җеназага чакыру дип кабул...

... бүләк өчен акча сора

Сөйгәнемә туган көненә сәгать бүләк итмәкче идем. Дусларым бу ниятемнән кире кайтарырга маташалар. Имеш, сәгать бүләк итү хәерлегә түгел. Ырым-шырымнарга ышанмыйм үзе, тик шулай да бу хорафат каян килде икән? Мансур Сафин, Казан Сәгать бүләк итәргә ярамый дип ышану безгә Кытайдан килгән. Кытайда бүләккә сәгать алу җеназага чакыру дип кабул...

Сөйгәнемә туган көненә сәгать бүләк итмәкче идем. Дусларым бу ниятемнән кире кайтарырга маташалар. Имеш, сәгать бүләк итү хәерлегә түгел. Ырым-шырымнарга ышанмыйм үзе, тик шулай да бу хорафат каян килде икән?
Мансур Сафин, Казан

Сәгать бүләк итәргә ярамый дип ышану безгә Кытайдан килгән. Кытайда бүләккә сәгать алу җеназага чакыру дип кабул ителә. Бездә исә бу ышану берникадәр үзгәреш кичергән - сәгать бирүне аерылышуга юрыйлар. Көнбатыштан килгән икенче бер ышану буенча кешегә очлы предметлар бүләк итәргә ярамый. Ә сәгатьнең уклары очлы бит. Моңа ышану-ышанмау һәр кешенең үз эше, билгеле. Инде барыбер дә күңелегез шикләнә икән, сәгать өчен сөйгәнегездән берничә тимер акча сорый аласыз. Болай иткәндә ул аны бүләккә түгел, ә арзан бәягә сатып алган кебек килеп чыга. Сүз уңаеннан, сөйгәнегезгә кояштан саклагыч күзлек тә бүләк итә аласыз. Ышанулар буенча, аннан соң ул дөньяга сезнең күзлектән карый башлап, сезгә аралашу бермә-бер җиңеләячәк. Ә кыз өендә көтелгән кунак булырга теләсәгез, аның әнисенә бик матур эскәтер бүләк итәргә кирәк.

... телефоны башка хәзер
Россия Пенсия фондының «кайнар элемтә» телефоны үзгәргән дип ишеттем. Хәзергесе ничек икән?
Гөлфинә Минһаҗева, Казан

Пенсия фондында федераль call-үзәкнең телефоны үзгәрде. Хәзер «кайнар элемтә»гә чыгып, РПФ белгечләренә сорауларын җиткерергә теләүчеләр 8-800-510-55-55 номеры белән шалтыратырга тиешләр. РФ буенча шалтырату бушлай. Гражданин шулай ук дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларының законсыз гамәлләренә карата рәсми шикаятен дә җиткерә ала. Консультацияләр физик затларга да, юридик затларга да бирелә дип белдерә РПФның Татарстан буенча бүлекчәсе матбугат хезмәте.

…кәрләләр тизрәк чыга
Минем буем 142 сантиметр гына. Кечкенә буйлы кешеләр пенсиягә иртәрәк чыга икән дип ишеттем, шул дөресме?
Гөлсем Сәфәргалиева, Яшел Үзән

«РФдә хезмәт пенсияләре турында»гы 173 нче Федераль законның (2001 елның 17 декабрендә кабул ителгән) 28 нче маддәсенең 5 нче пунктында әйтелгәнчә, гипофизар нанизм белән авыручы гражданнар (лилипутлар) һәм диспропорциональ кәрләләр пенсиягә алданрак - 20 ел хезмәт стажы булган ирләр - 45, 15 ел хезмәт стажы булган хатын-кызлар 40 яшьтән чыга ала.

... искәрмә бары фатирга
Ана капиталын аерым очракларда бала туганнан соң ук файдаланып булмыймы икән? Ул акчалар безгә өч елдан түгел, нәкъ менә хәзер бик кирәк иде.
Алсу Тимерҗанова, Буа

Россия Пенсия фондының Казан шәһәре Идел буе районы идарәсенең клиентлар белән эшләү бүлеге белгечләре аңлатканча, ана капиталы акчаларыннан бала туганнан соң (яки уллыкка алынганнан соң) өч ел үтмичә файдалану мөмкин түгел. Искәрмә булып бу акчаларны торак төзелешенә кертү генә тора ала. Монысына инде гаризаны бала туганнан соң ук та язарга була. Искәртеп узыйк, ана капиталы өчен каралган акчалар ел саен артып бара. Икенче бала өчен 250 мең сумнан башланган ана капиталы бу елда 408 мең 960 сум да 50 тиен тәшкил итә. Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга, балага белем бирүгә һәм әни кешенең хезмәт пенсиясенә өстәмә рәвешендә генә файдаланырга була.

... тикшерүең мәслихәт
Фатирыбызны зурракка алыштырырга телибез. Күңелгә ошаганын таптык та кебек, әмма нәрсәдер шикләндерә. Зур акчалар кертеп сатып алганнан соң төп башына утырып каласы килми бит. Сатып алырга теләгән фатирны берәр ничек тикшереп буламы икән?
Идрис Сафин, Казан

ТР Росреестры матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, сату-алу эшләрен куркынычсызландыру максатыннан, күчемсез милек сатып алучы гражданнарга Хокукларның бердәй дәүләт реестрыннан (ЕГРП) алдан ук аның турында мәгълүматлар сорау яхшы, дип белдерә «АиФ» газетасы. Аннан бирелгән күчермә сатып алына торган фатир (дача, гараж һ.б) залогта яки арестта түгелме, аңа дәгъва белдерүче башка затлар юкмы икәнлеген ачыкларга ярдәм итә. Бу сатып алучыны алдакчылар ятьмәсенә эләгүдән саклый. Күчермәне паспорт, язма нигездәге гариза һәм дәүләт пошлинасын түләү турындагы квитанция нигезендә (физик затларга - 200, юридик затларга - 600 сум) алырга була. Шулай ук аны www.rosreestr.ru сайты аша электрон рәвештә дә соратырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефон - (843) 533-25-25.

... барыбер карарга тиешләр
Медицина полисының яраклылык вакыты чыкты. Алыштырырга кирәкме дигәч, әлегә шуның белән йөреп торыгыз, барыбер тиздән яңа үрнәктәге документ аласыгыз була, диделәр. Хастаханәгә шул полис белән барыйммы?
Марат Борһанов, Казан

ТР медицина иминиятләштерүе компанияләренең берсендә аңлатуларынча, полисны алыштыру өчен теләсә кайсы иминиятләштерү оешмасына мөрәҗәгать итеп була. Ә полисның яраклылык вакыты автомат рәвештә озайтылганмы-юкмы икәнен белер өчен ул рәсмиләштерелгән компаниягә шалтыратырга кирәк. Нигездә, 2011 елның маена кадәр бирелгән полисларның барысының да яраклылык вакыты аны универсаль картага алыштырганга кадәр озайтылды, әмма һәр документ буенча аерым шалтыратып белешү мәслихәт. Полисларга бу турыда бернинди дә билге куелмый, билгеле. Шунлыктан, полисыгыз гамәлдә булса да, хастаханәдә сезне кабул итүдән баш тартсалар, иминиятләштерүчегезгә шалтыратырга кирәк булачак.

... артыгын түләмәгез
Безнең йортка тиешле хисаплагыч җиһазлар куелган. Гомумйорт өчен дә, һәр фатирда да бар алар. Безнең торак милекчелеге иптәшлегендә кайнар су өчен түләү - кайнар су исәпләгечләре буенча, ә салкын су өчен кайнар су исәпләгечләре буенча җыелган суммага салкын су исәпләгеченекен дә кушкан бәядә килә. Бу дөресме?
Алия Галиәкбәрова, Казан

Бу сорауга Казан шәһәренең йорт комитетлары берлеге рәисе Геннадий Сомов җавап бирә:
- Юк, бу дөрес түгел. Кайнар су өчен - кайнар су исәпләгече күрсәткән бәя, салкын су өчен салкын су исәпләгече күрсәткән бәя түләнергә тиеш. Сездән артыгын түләттереп яталар. Район прокуратурасына барыгыз яки Казан шәһәре мэрының интернет-кабул итү бүлмәсенә (www.kzn.ru) языгыз.

... шалтыратып белергә була
Мин кулланучыларның хокукларын яклау буенча судка мөрәҗәгать итәргә телим. Роспотребсоюз белгечләре миңа бу эштә берәр төрле ярдәм күрсәтә аламы?
Лилия Сафина, Казан

Түләүсез нигездәге консультацияне яки кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә юридик хезмәтләрне ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә (843) 221-90-16 телефоны буенча алырга мөмкин. Шулай ук үз сорауларыгызны kc@gcsen.ru электрон адресына яки Казан шәһәре, Сеченов урамы, 13а йорт, 211, 212 нче бүлмәләр адресына юллый аласыз.

... язлар җиткәч, күрерсез
Казанда «Кабан күле хәзинәләре» фильмын төшергәннәр иде. Без аны кайчанрак күрә алырбыз икән?
Рания Шакирова, Казан

Премьера бу язда күрсәтеләчәк. Казанлылар әлеге маҗаралы фильмны мәскәүлеләргә караганда да иртәрәк караячаклар, дип хәбәр итә «Комсомольская правда» газетасы. Сюжет нигезендә ике замана баласының романтик тарихы яткан фильм инде әзер. Картинаның продюсеры Андрей Николаев сүзләренә караганда, вак-төяк эшләрен генә тәмамлыйсы калган. Мисалга, компьютер графикасы җиренә җиткерелә, тавышлар көйләнә... Казан кешеләренә фильмны карау бигрәк тә кызык булыр кебек, чөнки күпләр анда үзләрен таныячак. Массакүләм сценаларда җирле театрлар артистлары гына түгел, гади халык та катнашты. Экранда күзгә чалынып киткән кешеләр арасында үзеңне танып алсаң, кызык бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading