16+

Бәяләр нык артырмы?

1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларның күтәреләсен, бәяләр артасын уйлап, бик борчылам. Бик нык артырмы икән, шул турыда бераз аңлатып китсәгез иде. Диләрә Бикмөхәммәтова, Казан

Бәяләр нык артырмы?

1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларның күтәреләсен, бәяләр артасын уйлап, бик борчылам. Бик нык артырмы икән, шул турыда бераз аңлатып китсәгез иде. Диләрә Бикмөхәммәтова, Казан

2014 елда торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар арту бер тапкыр - июльдә генә күзәтеләчәк. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы утырышындагы хөкүмәт сәгате кысаларында Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов белдергән иде. Тарифлар һәр хезмәт күрсәтүчегә карата, коммуналь хезмәтләргә тарифларны дәүләт көйләвенә караган өлкәләр буенча аерым билгеләнә: салкын суга, юынтык суларны җибәрүгә, электр, газ һәм җылылык белән тәэмин ителешкә.
Электр энергиясенә бәя өч нәрсәдән чыгып билгеләнә: сатып алу (күпләп сату базарында), тапшыру һәм сату. Шулардан тарифларны бары тапшыру һәм сатуныкына гына көйләп була. Халык өчен соңгы тариф 1 июльгә кадәр кВТ/сәг өчен 2,88 сум (НДС белән) дәрәҗәсендә торган иде, 1июльдән кВТ/сәг өчен 2,99 сум (НДС белән) була. Бәя арту 3,8 процент. Авыл халкы һәм электр плитәсеннән файдаланучылар өчен тарифлар түбәнәйтелгән коэффициент (0,7) белән билгеләнә.
Халык өчен су белән тәэмин ителешкә тарифлар 2014 елның 1 июленнән куб.м өчен 20,70 сум (2,1 процентка артып), пычрак суларны җибәрү өчен - куб.м га 15,25 сум (3,4 процентка артып) тәшкил итәчәк. Гомумән алганда, халык Татарстан Республикасы буенча 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен 3,9 процентка күбрәк түли башлаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading