16+

Фатирларын арендага биреп торучыларны яңалык көтә

Төзелеш министрлыгы тәкъдим итә торган яңа канун проекты нигезендә фатир хуҗасы арендага алучы белән килешү төзегән вакыттан алып 30 көн эчендә бу мәгълүматны дәүләт мәгълүмати системага кертергә тиеш.

Фатирларын арендага биреп торучыларны яңалык көтә

Төзелеш министрлыгы тәкъдим итә торган яңа канун проекты нигезендә фатир хуҗасы арендага алучы белән килешү төзегән вакыттан алып 30 көн эчендә бу мәгълүматны дәүләт мәгълүмати системага кертергә тиеш.

Бөтен исәп-хисап шул система аша эшләргә тиеш була. Кагыйдәне читләп үтүчеләргә штраф каралган.

Аренда базарын контрольдә тотмый да булмый икән, чөнки дәүләт казнасына 160 млрд сум чамасы акча керми кала ди. Шулай булмый ни, илдәге аренда базарының 90 процентка якыны “күләгәдә” кала бирә. Әле бу сан тагын да күбрәк булган. Белгечләр әйтүенчә, үзмәшгуль статусын керткәннән соң, арендага бирүдән кергән салымны түли башлаганнар.

Яңа кагыйдәләрнең нәтиҗәсе булырмы? Казан федераль университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кохка без шул сорауны бирдек. Аның әйтүенчә, әлеге яңалыкның төп максаты – ул, әлбәттә, арендага бирүчеләрне казнага керми калган зур күләмдәге салымны түләргә мәҗбүр итү.
– Бу максат чынга ашарлыкмы-юкмы икәнлеген әйтү авыррак, чөнки фатирны арендага рәсми килешүсез генә бирү һәм мәгълүматны системага кертмәү фактларын ни рәвешле ачыклаячаклары бөтенләй аңлашылмый. Хәер, дәүләт органнары ачыклаган очракта, салым түләмәү фактын расларга һәм салымның вакытында түләнми калган өлешенең (недоимка) күләмен билгеләргә кирәкмәячәк – мәгълүматларны системага кертмәгән өчен штраф салырга мөмкин булачак. Бу җәза бирү процедурасын гадиләштерәчәк, әмма керемнәрен яшергән арендага бирүчеләрне “күләгә астыннан” чыгаруы икеле, – ди ул.    

Үзмәшгульләргә килгәндә, аныңча, үзмәшгуль буларак теркәлгән фатир хуҗаларының күбесе элек тә күчемсез милекләрен легаль рәвештә тапшырган.
– Үзмәшгуль статусы аларга салым ставкасын киметергә мөмкинлек бирде. “Соры” схеманы сайлаучылар хәзер дә канун үтәрләрме икән – анысы икеле, – ди Игорь Кох.

Риелтор булып эшләүче Ләйсән Сибгатуллина, үз тәҗрибәмнән чыгып әйткәндә, арендага бирүчеләрнең күбесе салым түләми, ди. Үзмәшгуль буларак салым түләүчеләр очрый икән.
– Төзелеш министрлыгы тәкъдиме эшләп китмәс дип уйлыйм. Халык дәүләткә ышанмый, – ди ул. – Арендага фатир бирүчеләр күп. Торак комплексларында инвестиция буларак балаларына алалар да, арендага биреп торалар. Бәяләренә килгәндә, тулай торактагы бүлмәләр 9-10 мең сумга бирелә. Гостинкалар – 15 мең, Казаннан читтә урнашкан Царево, Көектә 10 мең сум.     

Россиянең эре шәһәрләрендә озак вакытка арендага бирелә торган фатирларның саны кимегән. ЦИАН сервисы аналитиклары белдерүенчә, кайбер шәһәрләрдә 70 процентка кимү күзәтелә. Ә менә Казанда киресе – арендага торак бирелү турындагы игъланнар саны узган елгы күрсәткечтән дә артып киткән.     
Белгечләр арендага бирелә торган фатирларның кимүен ташламалы ипотека белән бәйләп карый. Әлеге программа ярдәмендә күп гаилә үз куышын булдырды.
 

Россия шәһәрләре арасында арендага иң күбе бер бүлмәле фатир бирелә. Петербургта мондый торак – 52, Мәскәүдә – 42, Казанда – 64, Самарада 75 процентны алып тора.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading