16+

Гаиләләрнең хәле яхшырмый, ятимнәр кимеми

Шөкер, илдә 75 ел сугышлар юк, революцияләр, башка тетрәнүләр булып тормый, әмма... Әмма ятимнәр бар. Балалар йортлары буш тормый.

Гаиләләрнең хәле яхшырмый, ятимнәр кимеми

Шөкер, илдә 75 ел сугышлар юк, революцияләр, башка тетрәнүләр булып тормый, әмма... Әмма ятимнәр бар. Балалар йортлары буш тормый.

Кайда аларның әти-әниләре, алар анда ничек эләгә? Ач кадерен тук белми, дөньялары түгәрәк булганнар ил эчендә тагы берсе – ятимнәр иле барлыгын белми. Үзләренең тәртипләре, кануннары, язмыш һәм фаҗигаләре белән. Аны күптән инде үзгәртергә, бетерергә, хәлне яхшы якка борып җибәрергә омтылалар, әмма алар әле һаман бар.

2012 елда “Дима кануны” кабул ителгәч (АКШта тәрбиягә алынган Дима Яковлев үлгәннән соң) ятимлек белән көрәш башланды, тәрбиягә алучы гаиләләргә түләүләр арттырылды. 2014 елда Хөкүмәтнең карары нигезедә балалар йортларының эшләү тәртибе үзгәртелеп, бу үзәкләргә ятимнәрне гаиләләргә урнаштыру төп бурыч итеп куелды. Нәтиҗәсе булмады түгел – Россиядә хәзер елына 30-35 мең бала тәрбиягә алына. Белгечләр фикеренчә, балалар йортлары 5-7 ел эчендә ябылып бетәргә тиеш иде, ләкин бетмәде. Әллә аларны бетерү кайберәүләр өчен бик үк файдалы түгелме икән? Меңләгән эш урыннары югала, әллә ничә нульле бюджет... Нульләр күп булганда читләрнең фаҗигасенә кемнең исе китә?

Балалар йортларының анда тәрбияләнүчеләргә ярдәм итмәвен, ә киресенчә, зыян гына салуын алга киткән дәүләтләр узган гасыр урталарында ук ачыклаган, шунлыктан бүген аларның күбесендә андый йортлар юк. Әлеге ил эчендәге дәүләттә тәрбияләнүчеләр олы тормышка бернинди әзерлексез аяк баса, кайберсенең хәтта помидорны түгәрәк килеш күргәне юк, чөнки ул аларның өстәленә киселгән килеш бирелә. Бу балалар әйбернең кыйммәтен, хезмәтнең бәясен белмичә үсә, тикшеренүләр күрсәткәнчә, күбесе олы тормышка яраклаша алмыйча, фаҗигале язмышка дучар була, кайберсе яшьли генә бакыйлыкка китеп бара. Шушы чылбыр буйлап барып, гаеплене ачыклый башласаң, гаепсезен табуы җиңелрәктер. Бу хәлләр булмасын өчен, әлбәттә, бөтен эшне гаиләдән башлау кирәк, әмма гаиләләр аны үзләре теләми. Балалар йортларын ябып кына бу мәшәкать бетми, моның өчен җәмгыятьнең үзгәрүе кирәк. Балалар йортлары, картлар йортлары белән беррәттән, – җәмгыятьнең хәлен чагылдыручы индикаторларның берсе.

Менә шундый картина. “Гаилә елы” дип игълан итеп кенә гаиләләрнең хәле яхшырмый, ятимнәр кимеми, башка елларда гаиләләрне онытырга дигән сүз түгел әле бу. Балалар өчен якты киләчәк төзергә тырышабыз, булдыра алганча, хәлдән килгәнчә. Читләрнең тәҗрибәсен өйрәнеп кулланганда, нәтиҗәсе тагын да яхшырак булыр иде. АКШта, мәсәлән, балалар йортлары бөтенләй юк, чит илләрдән балаларны тәрбиягә алырга теләүче гаиләләр чират тора. Европа союзы илләрендә дә шул ук система, әүвәл үз гаиләсенә ярдәм күрсәтелә, файдасы булмаса, бала профессиональ вакытлыча гаиләгә бирелә (тәрбиягә алучы гаилә табылганчы). Кытайда ярты миллион чамасы ятим, балалар йортлары бик аз. Израильдә андый йортлар юк, бу илдә баладан ваз кичү – сирәк күренеш. Бездә гаилә-дәүләт сәясәте кысалары эчендә төгәл тәкъдимнәр булмый торып, бу өлкәдә нәрсә дә булса үзгәрер дип көтәсе юк әлегә.
Андый үзгәрешләр турында ышаныч белән сөйләр өчен бер генә буынның алмашуы кирәкмидер, мөгаен. Димәк...

Фото: http://Tatar-inform.ru фотоархивыннан

 

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading