16+

Ишетмәүчегә тәрҗемәче җитми, сукырларга интернет кирәк

Киләсе елның 1 гыйнварыннан физик яктан мөмкинлекләре чикле, ташламага ия категориядәгеләрне тернәкләндерү җиһазлары, шифаханәгә юлламалар белән тәэмин итү хокукы Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан бүлегенә күчә.

Ишетмәүчегә тәрҗемәче җитми, сукырларга интернет кирәк

Киләсе елның 1 гыйнварыннан физик яктан мөмкинлекләре чикле, ташламага ия категориядәгеләрне тернәкләндерү җиһазлары, шифаханәгә юлламалар белән тәэмин итү хокукы Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан бүлегенә күчә.

Моңа кадәр әлеге эшләр Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагында иде.
Әлегә кадәр дәүләттән ярдәм алырга торучыларның чираты саклана, шәхси эшләр берсе дә югалмыйча, яңа кулларга күчә. Бу үзгәреш физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләрне борчыган күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итмәсме дигән өмет бар. Ә проблемалар җитәрлек. Аларның кайберләрен Татарстан социаль иминиятләштерү бүлегендә узган түгәрәк өстәл барышында да чишәргә омтылдылар.

Соңгы арада инвалидларны памперслар белән тәэмин итү тиешенчә башкарылмый. Тоткарлыклар кайчанга кадәр барыр?

Наталья Бутаева, Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары:
- Бу, беренче чиратта, федераль бюджеттан бүленгән акчалар белән бәйле иде. Ул акча бары ярты елга гына җитте. Аннары Татарстан җитәкчелеге, зур тырышлык куеп, өстәмә финанс ярдәме ала алды. Хәзер исә памперслар белән тәэмин итү җайга салына башлады. 31 декабрьгә кадәр мохтаҗларга памперслар килеп ирешер дип уйлыйм.

Титаннан эшләнгән инвалид арбалары күпкә ышанычлырак һәм озак хезмәт итәләр. Сигез ел ремонт турында уйламасаң да була. Ә менә тимер арбалар тиз ватыла. Инвалидларга сайлау мөмкинлеге бирергә булмыймы?

Андрей Косов, Россиянең социаль иминиятләштерү фондында эш урынындагы куркынычсызлыкны иминиятләштерү департаменты җитәкчесе урынбасары:
- Билгеләнгән нормативлар буенча, теге яки бу җиһазның куллану вакыты күрсәтелгән. Гариза тапшырганда техниканың төсен, материалын күрсәтү дә катгый тыелган. Бәлки, мөмкинлеге булганнарга сыйфатлы җиһазны өстәмә түләп алу отышлырактыр. Дәүләт чыгымнарның бер өлешен компенсацияли бит.

Сукырлар интернеттан файдалана алсын өчен, андагы язганнарны сөйләп торучы махсус җайланма кирәк. Бу аппарат 7-8 мең тирәсе тора. Дәүләттән «укый торган китаплар» алырга булмыймы?

Светлана Алишева, Татарстанның медицина-социаль экспертиза баш бюросының җитәкчесе урынбасары:
- Кызганыч, әмма кешенең теләге белән мөмкинлекләре туры килми шул. Бары махсус расланган исемлектәге җиһазларны гына сайлый алабыз. Әле күптән түгел генә бер әни кызына Бах колак аппараты бирүен сорап үтенгән иде. Гади аппарат 100 мең тирәсе торса, Бах колак аппараты 600 мең сум. Әни кешенең баласы өчен сыйфатлы товар алырга теләгәне аңлашыла, әмма дәүләт күбрәк кешене тәэмин итәргә тырыша.

Татарстанда барлыгы 6 меңләп ишетмәүче кеше санала. Һәм бары тик 30 гына тәрҗемәче бар. Социаль хезмәт күрсәтү бүлекләрендә берәр генә булса да шундый тәрҗемәче булса, ишетмәүчеләргә уңайлырак булыр иде.

Рамил Гайзатуллин, Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе:
- Бу мәсьәләгә һичшиксез игътибар бирәчәкбез. Үзебезнең бинада ачылган клиентларга консультация бирү үзәгендә дә физик яктан чиклеләргә барлык уңайлыклар тудыруны күздә тоттык. Алга таба бу мәсьәлә хәл ителер дип уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading