16+

Канцлагерь тоткыны

Аның күз алдында тәпи дә йөрмәгән энесе белән әнисен яндырып үтергәннәр, аларны югалтудан аңына да килә алмаган көннәрдә җиде яшьлек сабый әтисен соңгы тапкыр дар агачына аскан килеш күреп калган. Үзенә дә фашист мылтык төбәгән, әмма кызның гомере бетмәгән була әле.

Канцлагерь тоткыны

Аның күз алдында тәпи дә йөрмәгән энесе белән әнисен яндырып үтергәннәр, аларны югалтудан аңына да килә алмаган көннәрдә җиде яшьлек сабый әтисен соңгы тапкыр дар агачына аскан килеш күреп калган. Үзенә дә фашист мылтык төбәгән, әмма кызның гомере бетмәгән була әле.

Концлагерь газаплары, ятимлек михнәтләре һәм бер-бер артлы 30 яшькә дә җитмәгән ике улын һәм өч яшьлек баласын калдырып үлеп киткән кызын югалту ачысы күрергә язган аңа. Сүзем Вера Бакаева хакында.

«Әни белән энемне яндырдылар»

Сугыш башланганда, Вера Георгиевнага җиде яшь була. Ул әти-әнисе һәм энесе белән Углич шәһәрендә яши. Әтисе ул вакытта офицерлар мәктәбен тәмамларга тиеш була, әнисе балалар йортында аш-су остасы булып эшли. Беркөнне әтисе кайтып, аларны шәһәрдән алып чыгачагын әйтә, тик әниләре: «Балалар йортындагы сабыйларны калдырмыйм, алар белән генә китәчәкмен», – дип, шәһәрдә кала. Әтиләре фронтка китә, берничә көннән балалар йортындагылар да юлга кузгала. 120 баланы соңгы баржага төйиләр һәм юлда барганда аларны бомбага тоталар.
– Баржага бомба төшеп шартлады, балалар суга чәчелде. Мине кемдер ярга чыгарып куйды. Ә бик күп бала шунда батып үлде. Әниләр дә ярга чыга алган иде. Шуннан безне немецлар алып китте. Берничә көн җәяү барганнан соң, әниләре кочагында булган сабыйларны тартып алып, машина арбасына ыргыта башладылар. Әнием энемне аларга бирмәде, фашистның кулын тешләде, ә мин үземчә аңа аягым белән тибәргә керештем. Сабыйларыннан аерыласы килмәгән хатыннарны бер күчкә җыйдылар да сарайга таба кудылар. Анда ябып куеп, ишегенә аркылыга такта куйдылар. Шунда мизгел эчендә ут дөрләп китеп, сарай яна башлады. Энем белән әнием дә янып үлделәр. Сарайга әниләребез янына йөгерә башлагач, немецлар өстебезгә этләр җибәрде. Икенче көнне стресстан аякларым йөрми башлады. Немец якамнан тотып күтәрә, ә мин авам да төшәм, авам да төшәм. Берничә мизгел уйланып торгач, немец миңа мылтыгын төбәде. Шунда ике хатын килеп чыгып, мине күтәреп алып йөгерделәр. Акрынлап атлап йөри башладым. Иң арттан үзенең ике кечкенә баласы белән Оксана дигән хатын һәм мин атлыйм. Шунда самолеттан бомбага тота башладылар һәм кызларның әниләре безне гәүдәсе белән каплап ятты. Шул рәвешле безне үлемнән алып калды, ә үзе юл чатында үлеп калды. (Аның хөрмәтенә Вера Георгиевна кызына  Оксана исемен куша.)
Шуннан безне терлек вагоннарына төяделәр. Пычрак, сасы, салкын вагоннарда берничә ай бардык. Тукталыш ясаган арада, халык урамга чыга, ә мин вагонда утырып калам, чөнки аякларымның һаман хәле юк, вагон биек, менеп-төшеп йөрүе кыен, йөгереп кача да алмыйм. Андыйлар да булды, әмма күбесен атып үтерделәр.

Концлагерьда

Шулай итеп без Германиянең ниндидер шәһәренә килеп җиттек. Комендатурада безне төрле баракларга билгеләделәр. Юл буенча дарга аскан кешеләр озатып калды. Шунда әтиемне танып алып, аңа таба йөгерә башладым. Берничә метр ара үткәнмендер, немец аягыма атты. Хатын-кызлар килеп күтәреп алдылар да баракка кертеп салдылар. Мин көннәр буе шунда яттым, ярадан хәтта суалчаннар чыга башлаган иде. Беркөнне барак ишегалдына чыгарып тезделәр дә 15 кыз баланы аерып алдылар. Без аерым баракта яши башладык. Көн дә диярлек уколлар кадый башладылар. Укол кадаганнан соң, аңыбызны югалтып идәндә тәгәрәшеп ята идек, кечкенә генә таш кисәге дә зур булып күренә, без аны атлап чыкмакчы булабыз. Авызда бер тешебез дә калмады. Соңыннан гына аңладым: безнең белән төрле тәҗрибәләр үткәргәннәр икән. Тагын да кечкенәрәк балалардан кан алалар иде. Аларның да күбесе үлеп бетте. Өч яшьлек кызның ике кулындагы бармакларын чабып төшергәннәре әле дә күз алдымда. Аның әтиләре разведчик булган. Әнисе һәм биш яшьлек кыз туганы белән ул концлагерьда яши иде. Хатынның ире разведчик булуын белеп алганнар да аңардан сорау алалар. Хатын дәшми, шунда бер немец юнгыч балта белән эскәмия китереп куйды да өч яшьлек баланың кулларын куеп, балта белән бармакларын кыеп төшерде. Җиргә сибелгән бармакларны хатынның аяк астына тибеп җибәрде. Кызны хатыннар алып китте. Ә әнисе белән олы кызын бергә бәйләп яндырдылар. (Вера Георгиевна ул кызны аннары госпитальдә очрата. 30 елдан исә аны газеталарга язып, эзләп тә таба. Галина кияүгә чыгып, ике бала тәрбияли торган була, бармаклары урынына махсус протез киеп йөри.)  

«бала булсам да...»

1943 елда икенче фронт ачыла. Немецлар, Совет армиясе якынлашканын аңлап, тоткындагыларны ата башлый. Вера аягы авыртканлык белән генә исән кала.
– Балалар тавышка йөгереп чыга, ә аларга өстән немецлар атып тора. Мин шуышып чыктым, яраланган балалар исә минем өскә тәгәрәп төшә башлады. Алар мине үз тәннәре белән каплады. Соңыннан гына белдем: концлагерьда 15 мең бала булган, шуннан нибары тугызы исән калган. Мәетләр астында күпме ятканмындыр, белмим, госпитальдә генә аңыма килдем. Исемемне дә, фамилиямне дә оныткан идем. Миңа Валя дип эндәшә башладылар.  Аягымны кисеп алырга дип сөйләштеләр, әмма бер хирург: «Үзем дәвалыйм, ятимә кызны ничек аяксыз калдырыйм», – диде. Госпитальдә миңа хәтта алынмалы тешләр дә куеп бирделәр.
Вера Георгиевна шунда бармак­лары чабып алынган кызны күреп кала. Берничә айдан аны Татарстанның Зәй районындагы балалар йортына җибәрәләр.
– Урманчылыкта урнашкан иде ул. Балалар йорты директоры мине бик якын итте, ашау нормасын ике тапкырга арттырды, кадер-хөрмәттә яшәп, үз исемемне дә, әнием белән энемне, әтиемне дә искә төшердем. Ефим Михайлович миңа: «Верочка, концлагерьда булганыңны беркемгә дә сөйләмә, югыйсә дезертир дип төрмәгә ябып куячаклар», – дип кисәтте. Бала гына булсам да, аңладым, иремә дә 18 ел яшәгәч кенә әйттем мин аны, – дип сөйли ул.

10 яшендә медаль алган

1943 елны Вера, балалар йортындагы кызларга ияреп, Казанга мех комбинатына эшкә китә. Эшкә аласылары килмәгәч, балалар йортыннан барыбер качып китәм, дип елый. Ятим кыз аннары урамда калыр дип, аны алалар. Госпитальдә белешмә кәгазенә, кыз яшен төгәл генә әйтә алмагач, ике елны өстәп язган булалар. Комбинатта эшләр өчен барыбер яше җитми, шуңа тагын ике ел өстиләр. 13 яшьлек, чынлыкта 9 яшьлек кыз бала хәрбиләр өчен ак төстәге туннар тегә башлый, дөресрәге, тун өлгеләрен кисә. Эштә бирелгән таныклыгы әле дә саклана, анда 1932 ел дип язылган да сызып, 1930 дип төзәтелгән. Кыз анда эшкә дә, укырга һәм язарга да өйрәнә. Бер тапкыр, заказны тизрәк тапшыру өчен, өч көн рәттән йокламыйча эшли ул, шунда аңын югалтып егыла һәм хастаханәдә ятып чыга.
Комбинатка бер югары чинлы хәрби килеп, балаларның туннар тегүен күреп шакката һәм ул килеп киткәннән соң, кызларга медаль тапшыралар. 10 яшьлек Вера медальле була. Аны сакларга кирәген дә аңламаганмын инде, югалды ул медаль, ди Вера Георгиевна.
Сугыш бетә, балаларны туганнары эзләп табып алып, үзләре белән алып китә. Аларны озату Верага бик авыр була.
– Үземнең тома ятим калуымны һәм мине беркем дә якламаячагын шунда гына ныклап аңладым һәм сүз бирдем: мин үз көчемә генә ышаначакмын. Тырышып эшләдем, сурәтем гел почет тактасында эленеп торды. Ирем Григорий белән дә комбинатта эшләгәндә таныштым. Беренче тапкыр үбешкәндә, авыздан ясалма тешләрем төште. Ул вакытта оялганнарым! 18 яшьлек кызның авызында бер теш тә юк! Григорий мине эзләп тулай торакка килә һәм мин оялып кача идем. Бер айдан кабат очраша башладык. Өйләнештек, өч балабыз туды. Беренче улым 21 яшендә үк авырып үлеп китте. Икенче улыбызга, үлгәндә, 31 яшь иде. Ул да газапланып үлде. Шуннан мин табибларга концлагерьда булган хәлләрне сөйләп күрсәттем. Алар безне Мәскәүгә тикшеренергә җибәрделәр. Анализлар алганнан соң, миңа Реклингхаузен дигән диагноз куйдылар. Концлагерьда, балаларыбыз гарип булып тусын өчен, шундый уколлар ясаганнар икән. Чынлап та, күп кенә кызларның балалары гарип булып туган, ә минекеләр, сәламәт булып тусалар да, соңыннан авырдылар. Аларны үлемнән коткарып калып булмады. Кызыбыз Оксананың беренче улы җиде айлык вакытында үлеп китте. Икенче улы сәламәт булып туды. Димага өч яшь булганда, кызыбыз да кинәт авырып үлеп китте. Аңа 36 яшь иде. Иремне бер ел алдан гына җирләгән идем. Менә шулай оныгым белән икәү генә калдык. Диманы әтисе тугач ук ташлап китте. Кызым үлгәч, Диманы балалар йортына озатырга теләделәр. Өч хатын килеп, аны минем кочактан тартып алмакчы булалар. Каян көч килгәндер, мин аларны ишектән төртеп чыгарып җибәрдем. Үз оныгымны үзем карыйм, беркемгә бирмим, дидем. Соңыннан алар белән дуслаштык та әле, миңа гел ярдәм итеп тордылар.
Дима Ленинградта Нахимов училищесын тәмамлап, хәзер югары хәрби академиянең III курсында укый. 21 яшендә өйләнеп тә куйган.
– Әнисе һәм абыйлары иртә үлеп киткәч, мин дә авырып үләрменме дип борчыла. Син инде өченче буын, берни дә булмый дип тынычландырам улымны. Исән-сау гына булсын инде, без бер-беребезгә бик кирәк, – дип күз яшьләрен сөртә Вера Георгиевна.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading