16+

Казанда 17 мең эш урыны көтә

Башкалада быелның тугыз аенда мәшгъүллек үзәкләре аша 11 мең 135 кеше даими эшкә урнаштырылган.

Казанда 17 мең эш урыны көтә

Башкалада быелның тугыз аенда мәшгъүллек үзәкләре аша 11 мең 135 кеше даими эшкә урнаштырылган.

- Кыскарту яки башка сәбәпләр аркасында эштән китәргә туры килсә, һич тә өйдә моңаеп утырырга кирәкми. Икенче көнне үк мәшгъүллек бүлекчәләренә мөрәҗәгать итү мәслихәт, - ди Казан шәһәренең мәшгъүллек үзәге директоры Марат Хәйруллин.

Мәшгъүллек үзәкләре бушлай курслар да оештыра. Быел 1372 кеше трамвай һәм троллейбус йөртүче, йөк төяүче техниканы идарә итүче, котельный оператоы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, каравылчы, бухгалтер һөнәрләренә өйрәтелгән. Җәйге каникул чорында балигъ булмаган 5107 бала вакытлыча эшләргә урнаштырылган. Физик мөмкинлекләре чикле 101 кеше дә мәшгъүллек үзәге ярдәмендә үзенә кулай эш урыны тапкан.

- Ел башыннан шәһәрдә 2221 кеше эш урыныннан җибәрелде. Ел ахырына кадәр тагын 800 кешенең эш урынсыз калуы ихтимал, аларның күпчелеген банк тармагы хезмәткәрләре тәшкил итәчәк. Чөнки кайбер банклар республикадагы филиалларын яба. Эре предприятиеләрдә хәл тотрыклы. Республика предприятиеләре 2008-2009 еллардагы кризис хәленнән чыкты, -ди Марат Хәйруллин.

Хәзер башкаланың мәшгъүллек үзәгендә 7795 кеше эш урынсыз сыйфатында исәптә тора. Шул ук вакытта Казанда 17 меңнән артык эш урынына ваканция бар. Төзелеш тармагына ташчылар, бетончылар, арматурчылар, монтажчылар, балта осталары, штукатурчылар һәм малярлар кирәк. Заводлар токарьларны, фрезерчыларны, электрикларны көтә. Эшкәртү сәнәгатендә, медицина, транспорт һәм элемтә тармакларында, балалар бакчаларында кадрлар кытлыгы хөкем сөрә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading