Россияең кайбер төбәкләрендә юллардагы тәртипне халык үзе саклый. Мәсәлән, күрше Түбән Новгород өлкәсендә исерек хәлдә машина йөртүчеләр турында хәбәр итүчеләргә 2023 елның 1 маеннан акча түләнә. Ләкин бер шарт белән. Хокук бозу очрагы расланган очракта гына хәбәр итүчегә 2000 сум күләмендә бүләк җибәреләчәк.
Уяу гражданнар 112 телефонына шалтыратып, юлда исерек шофер күрүе турында хәбәр итә ала. Әлеге мәгълүмат шунда ук юлда ЮХИДИгә тапшырыла. Алга таба автомобильне тикшерү өчен юлда патрульлек итүче инспекторлар туктатачак. Әгәр дә автомобиль белән исерек килеш идарә итү факты расланса, аның турында хәбәр иткән һәм юл һәлакәтен булдырмый калган гражданин 2000 сум күләмендә акчалата түләү алуга гариза белән полициягә мөрәҗәгать итә ала.
«Әлеге алым юл хәрәкәтен дә куркынычсызрак итәргә, ЮХИДИ хезмәткәрләренең дә эшен җиңеләйтергә ярдәм итәчәк», - дип саный Түбән Новгород хакимияте. Акча банк картасына 10 эш көне эчендә күчерелә икән.
Шундый ук система Яңа Уренгойда (ЯНАО) да үсеш алган. Әмма биредә спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыручыны тотуда ЮХИДИга ярдәм иткән өчен түләү күләме югарырак. 4000 мең сум түләнә.
Һәр хәбәр өчен түләнсә, ЮХИДИ бөлгенлеккә төшәргә мөмкин, диярсез.
Узган ел Россиядә 103,9 мең юл һәлакәте теркәлгән, һәр тугызынчысы руль артына спиртлы эчемлек кулланып утыручы аркасында килеп чыккан. Һәр дүртенче үлем — исерек машина йөртүчеләр белән бәйле. Шул ук вакытта эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2022 ел ахырында илдә 400 мең кеше руль артына исерек килеш утырган. Өстәвенә, 34 мең хокук бозучыны автоинспекторлар гражданнар мөрәҗәгате буенча тоткарлаган. Әгәр алда телгә алынган түләү практикасы бөтен җирдә дә эшләсә, ЮХИДИ аңлы гражданнарга ярдәм өчен 68 миллион сум акча бирергә тиеш булыр иде. Әлеге система Татарстанда кертелерме? Шундый сорау белән без Татарстан ЮХИДИ идарәсенә мөрәҗәгать иттек.
— Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар турында хәбәр итүчеләрне бүләкләү кертү турындагы карарны бары Татарстан Хөкүмәте кертә ала, , - дип сөйләде безгә Татарстан буенча Эчке Эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәткәре Илнур Абдулганиев. — ЮХИДИ мондый вәкаләтләргә ия түгел. Хәер, уяу татарстанлылар бөтенләй бушка юллардагы төрле аварияле хәлләр турыда хәбәр итә ала. Татарстанда 2014 елның ноябрендә «Халык инспекторы» дип аталучы мәгълүмати система эшли башлады. Ул юл кагыйдәләрен бозу очраклары турында халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне өйрәнү һәм хәл итү белән шөгыльләнә.
Халык юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын үзләренең видеога төшерүче җайланмаларына (видеорегистратор, телефон, камера һ.б.) теркәп алып, турыдан-туры дәүләт хезмәтләре сайтына юллый алачак. Бу юл хәрәкәтен дә куркынычсызрак итәргә, ЮХИДИ хезмәткәрләренең дә эшен җиңеләйтергә ярдәм итәчәк. Шулай ук ЮХИДИның районнардагы бүлекчәләре телеграм каналларын ачты. Әгәр сез юлда исерек машина йөртүчене күргәнсез яки аның белән бәйле кагыйдә бозу очрагының шаһите булгансыз икән, телеграмда ЮХИДИ каналына фото һәм видеоларны җибәрегез. Бирегә килгән мәгълүматлар хезмәткәрләребезгә тапшырылачак һәм тиешле чаралар күреләчәк.
Әледән-әле теге яки бу сәбәп аркасында юлларда кеше гомерләре өзелә. Кемнәрдер юл йөрү кагыйдәләрен бозса яки аларга буйсынмаса, кайберәүләр руль артына "салган килеш" утырырга ярата. Бәлкем, күрше төбәкләрнең тәҗрибәсен без дә куллансак, юл фаҗигаләре бермәбер азаер иде.
Сирин Шәрапов, автоһәвәскәр:
— Биредә әләкләү сүзе белән килешмәс идем. Беренче чиратта, юл кагыйдәләрен бозучылар турында хәбәр итүчеләрне гражданлык бурычын үтәүчеләр дип әйтер идем. Сез бәлкем ул хәбәрегез белән олырак бәлане булдырмый каласыздыр. Ә акчалата бүләкләүгә килгәндә, бөтен нәрсә дә акчага корылган булырга тиеш түгел, минемчә.
Артур Мортазин, 15 ел стажлы автоһәвәскәр:
- Үземнең беркайчан да әләкләгәнем булмады..Әмма хезмәттәшләремнән ишеткәнем бар,бергә кәеф-сафа коралар, аннан соң берәрсе руль артына салмыш хәлдә утыра. Әлеге ниятеннән аны туктатырга җыенмыйлар. Киресенчә, бу хакта ЮХИДИга хәбәр итәләр икән. Менә шундый дуслар да була.
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар