16+

... пенсия күпме чыгар?

Бу араларда танышлар белән сөйләшкән сүз булачак пенсияне ничек алдан исәпләп карарга дигәнгә кайтып кала. Шуның тәртибен аңлатсагыз иде. Вәсилә Бариева, Казан «Пенсия калькуляторы» булачак пенсиянең төгәл күләмен күрсәтә алмый. Ул бары тик хезмәт базарында теге яки бу хәл булганда, кешегә үз пенсиясен фаразларга мөмкинлек биреп, шартлы нәтиҗә генә бирә,...

... пенсия күпме чыгар?

Бу араларда танышлар белән сөйләшкән сүз булачак пенсияне ничек алдан исәпләп карарга дигәнгә кайтып кала. Шуның тәртибен аңлатсагыз иде. Вәсилә Бариева, Казан «Пенсия калькуляторы» булачак пенсиянең төгәл күләмен күрсәтә алмый. Ул бары тик хезмәт базарында теге яки бу хәл булганда, кешегә үз пенсиясен фаразларга мөмкинлек биреп, шартлы нәтиҗә генә бирә,...

Бу араларда танышлар белән сөйләшкән сүз булачак пенсияне ничек алдан исәпләп карарга дигәнгә кайтып кала. Шуның тәртибен аңлатсагыз иде.
Вәсилә Бариева, Казан

«Пенсия калькуляторы» булачак пенсиянең төгәл күләмен күрсәтә алмый. Ул бары тик хезмәт базарында теге яки бу хәл булганда, кешегә үз пенсиясен фаразларга мөмкинлек биреп, шартлы нәтиҗә генә бирә, дип кисәтәләр Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегендә.
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2013 елның 25 июнендә яңа хезмәт пенсиясен исәпләү формуласын тәкъдим итте. Ул 2015 елда үз көченә керә. Нәтиҗәдә, Россия һәм Татарстан, РПФ сайтларында «Пенсия калькуляторы» сервисы урнаштырылды. Ул берничә сорауга җавап табып, киләчәк пенсиянең якынча күләмен белергә мөмкинлек бирә. Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге җитәкчесе Марсель Имамов ачыклык керткәнчә, яңа формула нигезендә пенсия күләменә гражданинның хезмәт хакы, хезмәт стажы һәм пенсиягә чыккан вакыттагы яше тәэсир итәчәк. Яңа система еллык пенсия коэффициентын (ПК) исәпләүне күз алдында тота, ул турыдан-туры хезмәт хакы күләменә бәйле. Шул ук вакытта керемгә карап салынган салым (13 процент) алынганчы булган рәсми хезмәт хакы гына исәпкә алына. Еллык ПКның максималь күләме - 10. Ел саен ПК бәясен РФ Хөкүмәте билгели.
Әгәр дә гражданинның хезмәт пенсиясен билгеләгән көнгә гомуми иминиятләштерелгән стажы (пенсия системасына иминият салымнары түләнгән чорлар) 35 елдан артып китсә, яңа кагыйдәләр буенча, хезмәт пенсиясе арттырылган күләмдә булачак. Хатын-кызларга 30 елдан алып 40 елга кадәрге һәм ир-атларга 35 елдан алып 45 елга кадәрге хезмәт стажының һәрбер елы өчен 1 пенсия коэффициенты исәпләнеләчәк. Хатын-кызларга 35 ел һәм ир-атларга 40 ел стаж өчен өстәмә 5 пенсия коэффициенты исәпләнелә.
Яңа кагыйдәләр пенсия юллап соңрак мөрәҗәгать итүне стимуллаштыруны күз алдында тота. Мәсәлән, кеше пенсия яшенә җитеп, билгеләнгән хезмәт пенсиясе артыннан мөрәҗәгать итмичә, тагын 3 ел эшләсә, билгеләнгән түләү 19 процентка, ә пенсиянең иминият өлеше 24 процентка артачак. Әгәр дә 8 ел ләсә, билгеләнгән түләү 73 процентка, ә пенсиянең иминият өлеше - 90 процентка артачак.
Пенсиянең тупланма өлешенә килгәндә, ул да югарырак була. Пенсиянең тупланма өлешен исәпләү өчен, тупланган пенсия суммасы көтелгән пенсия түләү чорына - 228 айга бүленә. Мәсәлән, әгәр пенсия билгеләүләрен сорап 3 елга соңрак мөрәҗәгать итсәң, тупланган пенсия акчалары 192 айга бүленә. Шулай итеп, хезмәт хакы югарырак һәм хезмәт стажы күбрәк булган саен хезмәт пенсиясе күләме дә зуррак була.
«Пенсия калькуляторы» сервисына килгәндә, Марсель Имамов белдергәнчә, ул 2013 ел бәяләре белән гамәлдәге һәм яңа пенсия формуласы буенча булачак пенсия күләмен якынча исәпләү өчен булдырылган. Шулай итеп, «пенсия калькуляторы» конкрет кешенең төгәл пенсиясен исәпләми, чөнки пенсияне исәпләгәндә, законнар җыелмасында каралган күп кенә нечкәлекләр исәпкә алына. Булачак пенсиягезнең якынча күләмен исәпләп карыйсыгыз килсә, http://calculator.rosmintrud.ru/ сайтына керә аласыз.

... түләргә туры килер
Ирем зур суммада кредит алган иде. Бәхетсезлек очрагы аркасында үлеп китте. Ул исән чакта мин беркайда да эшләмичә өйдә генә утырдым. Хәзер кредитны тулысынча үземә түләргә туры киләме инде? Иремнән мирас булып та миңа фатирның яртысы гына калачак бит.
Рәхилә Саттарова, Казан

Закон буенча, кеше милекне генә түгел, бурычларны да мирас итеп ала шул. Фатирның бер өлешен мирас итеп алып, бурычтан баш тарта алмаячаксыз. Кредитны түләргә туры килер. Өстәвенә ул сез бер гаилә булып яшәгән чакта рәсмиләштерелгән булган. Димәк, кредитның яртысы болай да сезнеке дип санала.

... планшетник бүләк итмәгез
Балалар планшетниклар һәм айпадларын кулларыннан төшермиләр. Балалар бакчасына гына йөриләр бит әле алар, мәктәпкә кергәнче үк күзләрен бозып бетермәсләрме икән?
Ләйсән Рәшитова, Казан

Профессор Владислав Кучма сүзләренә караганда, күзләр өчен иң зыянлысы кечкенә экранлы кәрәзле телефоннан уку яки төрле уеннар уйнау. Ә планшетник яки ридердан (электрон китап) файдалану мөмкин. Теләсә кайсы җайланманың экраны белән күзләр арасындагы ераклык 50-60 см дан ким булырга гына тиеш түгел. Күзләр өчен иң зыянсызы, билгеле, кәгазь битле китап инде. Компьютерга килгәндә, аннан файдалану таблицасы төзелгән. Компьютерда берникадәр вакыт эшләп алганнан соң, күзләргә ял биреп, башка эшләр белән шөгыльләнергә кирәк. Йоклар алдыннан компьютер алдында утыру исә катгый тыела.
3 яшькә кадәрге балаларга - компьютер алдында утырырга да, планшетниклардан файдаланырга да ярамый, нәниләрнең күзләренә һәм психикаларына бу бик зур зыян.
3-7 яшьлекләргә - көненә компьютер каршында өзлексез 15 минуттан да артык утырырга ярамый.
1-5 сыйныф укучыларына - компьютер каршында өзлексез 15 минуттан да артык утырырга ярамый.
5-7 сыйныф укучыларына - компьютер каршында өзлексез 20 минуттан да артык утырырга ярамый.
8-9 сыйныф укучыларына - компьютер каршында өзлексез 25 минуттан да артык утырырга ярамый.
10-11 сыйныф укучыларына - компьютер каршында дәресләрнең беренче сәгатендә өзлексез - 30, икенче сәгатьләрендә 20 минуттан да артык утырырга ярамый.

... тәмәке кыйммәтләнә
Тиздән бензинга, аракыга, тәмәкегә бәяләр бик нык артачак икән дигән сүзләр йөри. Болай да кыйммәт бит инде алар, тагын күпмегә кадәр арттырмакчылар икән?

Шамил Нәгыймов, Казан
Дәүләт Думасына 2014-2016 еллар барышында әлеге төр товарларга акцизларны арттырырга тәкъдим иткән закон проекты кертелгән. Әгәр дә закон кабул ителә калса, Евро-4 бензинына акциз 2014 елда 10 процентка, Евро-5кә 12 процентка үсәчәк. 2015 елда да акцизлар артуы көтелә. «Моның машиналарны ягулык белән тәэмин итү станцияләрендәге бензин бәяләре артуга китерәчәге бәхәссез», - ди Россия ягулык союзының башкаручы директоры Григорий Сергиенко. Сигаретка акцизлар тагын да тизрәк үсәчәк. 2014 елда - 42, 2015 елда - тагын 20, 2016 елда - 28 процентка югары үрләячәк икән анысы. 2017 елда бер кап тәмәкенең бәясе 145 сум торачак. Алкогольгә бәяләр 2016 елда гына артачак әле.

... лимит бетсә, әбисе карар
Күптән түгел икенче оешмага эшкә урнаштым. Улыма әле 7 яшь тулмаган. Ул авырып киткәч, элекке эш урынымда вакытта 25 көн больничныйда утырырга туры килгән иде. Улым тагын авырып киткән очракта, яңа эш урынында мин ничә көн больничный ала алам?
Эльза Мустафина, Арча

Кеше икенче эш урынына күчә икән, ул яңа эш урынына авыру баланы карау өчен бирелгән больничный кәгазе белән бергә календарь елда бу бала белән ничә көн больничныйда утырганлыгы турында белешмә дә алып килергә тиеш. Белешмәне балалар дәваханәсендә бирергә тиешләр. Әгәр больничный кәгазе китергән вакытка ана баласын авырганда карау өчен закон тарафыннан каралган лимитны (7 яшькә кадәрге балага елына 60 көн тиеш) алып бетергән икән, аңа больничный кәгазенә пособие түләнми. Ул кәгазь бары тик игътибарга алырлык сәбәпләр буенча эшкә чыга алмаганны күрсәтүче документ кына булып торачак. Баланы авырганда карар өчен гаиләнең башка әгъзалары да (эшли торган әтисе, әбисе, бабасы) больничный кәгазе рәсмиләштерә алуын белеп торыгыз, дип белдерә РФ Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан бүлеге идарәчесе урынбасары Фердинат Закиров.

... транспорт бар, документы юк
Кулдан бик аз гына тотылган «Муравей» мотороллеры сатып алган идем. Бер документы да юк. Бу техниканы үз исемемә терки аламмы?
Нәкыйп Госманов, Буа

Транспорт чараларын теркәү милек хокукын раслаучы документлар нигезендә башкарыла. Андый документлар булмаган очракта, теркәү суд карары нигезендә генә башкарыла. Суд әлеге транспорт чарасын сезнең милек дип расларга тиеш.

... әби бирсә, салым салынмый
Миңа әби фатирын бүләк итеп бирде. Хәзер миңа «дарственный» буенча салым түләргә кушалар. Хәзерге вакытта икенче бала белән декрет ялында утырам, өстәвенә ипотека түлибез. Шуңа да әлеге салымны түли алмыйм. Аны түләүне берәр ничек кичектереп торырга булмыймы икән?
Халидә Галимова, Казан

Әгәр дә фатирны сезгә үз әбиегез бүләк иткән икән, «дарственный»га сездән салым түләтергә тиеш түгелләр. Күчемсез милекне бүләккә алучы якын туганнар салымнан азат, ә әби-бабайлар якын туганнар булып торалар. Гомумән алганда, Салым кодексы кайбер очракларда, шул исәптән матди яктан авыр хәлдә калганда салым түләүне кичектереп яки өлешләп түләүне күз алдында тота. Сезгә Салым инспекциясенә барып, гариза язарга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading