Хәзер бөтен нәрсәне коронавируска бәйләү гадәткә кереп китте. Җәмгатьчелек белән элемтәләрне өйрәнү компаниясе россиялеләр пандемиядән соң кабат 90нчы еллар кайтуыннан курка дип белдерә.
Бу куркулар – эш югалту, бурычлар, криминал белән бәйле.
Курыкканга куш күренә ди, адәм баласы фантазиягә бай инде ул, әлеге фобияләрнең күбесе карантин чаралары тәмамланып, тормыш элеккеге агымында ага башлагач бетәр инде бетүен, әмма кайберсе турында уйланырга нигез юк түгел.
Бүген 90нчы еллар – 30дан өлкәнрәкләр өчен настольгия, тагын да яшьрәк буын ул чордагы җырларны, кием-салымны булса да хәтерли. Ул чорда бөтенләй яшәмәгәннәр аны романтика дип күзаллый: киң балаклы чалбарлар, күн курткалар, берән-сәрән генә күренгәли башлаган текә чит ил машиналары. Массакүләм мәгълүмат чаралары да ул чорны онытырга ирек куймый, әледән әле фестивальләр, кичәләр булып тора, ретроҗырлар яңгырый, киноларда чагылыш таба. Гадәти криминалны романтикага әверелдереп, аның геройларын кумирга әверелдерәләр. Күңел борчылган һәм ышаныч булмаган чакта кеше яшьлеген искә төшерә, хатирәләргә бирелә, фотолар актара – шулай үзенә юаныч эзли, ә социаль челтәрләрдә иске фотолар, истәлек-хатирәләр белән тулы төркемнәр шактый. Нигә әлеге хатирәләрне эксплуатацияләп, адәм баласын үткәнгә сөйрәп, аның психикасын көчләргә дә, аннан соң килеп туган авырлыкларны коронавируска гына бәйләп калдырырга? Безнең яшьлек шул чорга туры килгәч, настольгия юк түгел инде, анысы, әмма сагынып кире кайтырлыгы да юк. Дефицит, даимилек булмау, профессионал һәм шәхси үсеш тукталу, яраткан эшеңне югалту – монда романтиканың әсәре дә юк. Тарих спираль рәвештә кабатлана ди, туксанынчы елларга әле чирек гасырдан аз гына күбрәк, спираль шулай кыскара барамы икән?
Халыкның 62 проценты ул елларны начар яктан искә төшерә, ә ул чорда яшәмәгәннәр аны яхшы дип саный икән – болары, әйтеп үткәнемчә, шул чор киноларын карап дәртләнгән буын. Тикшеренүчеләр ул елларда җинаятьчелекнең чәчәк атуына кинематографның да роле аз түгел дигән нәтиҗәгә килгән. Үзебезнекеләрдән тыш, читтән дә күпләп кереп тулган иде шул.
Ә белгечләр туксанынчы елларга кайту булмаячак дип ышандыра. Өч дистә ел элек халык иртәгесен нәрсә буласын белмәсә, бүгел хәл башкачарак. Бер җан башына туры килгән эчке вал продукты (ВВП) ул еллардагы дәрәҗәдә булса да, социаль-икътисади хәл бөтенләй башка диләр алар. Кремль үткәннәргә кайту турындагы белдерүләрне истерика дип кенә атый, халыкны кертемнәр “туңдырылыр” дип борчылмаска чакыра. Туксанынчы елларда инфляция күләме 500 процент булса, хәзер ул 5-7не гына тәшкил итә. Икенчеләре хәзерге хәлне сиксәненче еллар ахыры белән чагыштыру дөресрәк дип саный. Кытай икътисады пандемиядән соң ВВПсын 8-9 процентка югалткан. Әмма бездә ул хәл 2009 елда ук булган инде, ә кризистан чыгылды бит әле. Ярый әле монысы күңелне тынычландыра: кризиска иммунитет бар. Бу коронавирус дигәннәреннән котылып, туксанынчы елларның җырларын гына тыңлаштыргалап тынычлап яшисе иде дә бит...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар