16+

Яшәргә акчагыз җитәме? Җитмичә инде...

Ишеткәнсездерме, юктырмы, ниһаять, безнең илдәге бәяләр артуга китерүче сәбәпләрнең тагын берсе ачыкланды. Баксаң, илдәге инфляциянең төп сәбәпләренең берсе – бөтен дөньяда куллану күләме арту аркасында туган икътисадый проблемалар булып чыккан.

Яшәргә акчагыз җитәме? Җитмичә инде...

Ишеткәнсездерме, юктырмы, ниһаять, безнең илдәге бәяләр артуга китерүче сәбәпләрнең тагын берсе ачыкланды. Баксаң, илдәге инфляциянең төп сәбәпләренең берсе – бөтен дөньяда куллану күләме арту аркасында туган икътисадый проблемалар булып чыккан.

Ягъни, дөньяда кеше саны күбәйгәннән товар кулланылышы арткан, товарга сорау арту белән товар бәяләре дә өскә үрмәләгән – гап-гади арифметика, – ди Хөкүмәткә якын белгечләр.

Ярар. Шулай булсын.
Татарстанда да, бәяләргә ияреп, агымдагы елның II кварталы нәтиҗәләре буенча, минималь кулланучы бюджеты күләмен 1,7 процентка арттырып куйганнар. Бу турыдагы документка премьерыбыз Алексей Песошин үзе имзасын куйган диделәр.

Хәзер иң арзанлы кулланучы бюджеты (кешегә бер ай дәвамында нужа күрми җан асрау өчен товарлар һәм хезмәтләр җыелмасының уртача бәясе) 17 949 сумны тәшкил итәчәк. Беренче квартал белән чагыштырганда бу сумма 310 сумга арткан.

“Минималь кулланучы бюджеты”н берүк “яшәү минимумы” белән бутамагыз, җәмәгать. Яшәү минимумы – ул кешегә үлмичә яшәр өчен иң арзанлы продуктлар, түләүләр, хезмәтләр бәяләрен кушып исәпләнгән сумма. Сүз уңаеннан, бу сумма Татарстанда хәзер аена 9 955 сумны: эшче халыкныкы –  10 622, пенсионерларныкы – 8 423, балаларныкы – 9 995 сумны тәшкил итә. Гадәттә, яшәү минимумының эче 50 процентка азык-төлек, калган яртысы ашап булмый торган товарлар һәм хезмәтләр белән тулган була. Бу саннарга чәч алдыру да, малайны атнага бер туңдырма белән сыйлау да, хатынны елга бер булса да ресторанга алып кереп чыгу бәясе дә кермәгән.

Кешенең әлеге “нормаль физиологик һәм социаль-мәдәни” дип аталучы бүтән чыгымнарын капларлык суммаларны берләштергән чагыштырмача яшь төшенчә – “минималь кулланучы бюджеты” дип атала һәм ул “җәелеп китеп” исәпләнә.

Ничек “җәелеп”ме? Карагыз:
Дәүләт билгеләгән бу суммага кеше ай буена, әлбәттә артыгын кыланмый гына, яраткан тәмле ризыкларын (икмәген, сөтен, маен, балыгын, күкәен, колбасасын...) ашый ала, даруларын эчә ала, фатир арендалап тора ала, шул фатирын йорт җиһазлары белән җиһазландыра ала, ТКХ өчен түләүгә, балаларын укытуга, юлга һәм ялга киткән чыгымнарын рәхәтләнеп каплый ала санала.
Кыскасы, Татарстаныбызда эшкә яраклы һәр кешегә аена 18 мең сумга нормаль тормыш алып барып була дип уйланыла.

Әйдә саныйбыз.
Теге сумманы стандарт 4 кешелек гаиләгә туры китереп исәпләгәндә, гаилә кереме кимендә 71 796 сум булырга тиеш. Фаразан, гаиләдә 4 кешенең икесе – бала, икесе – ата-ана дип исәпләсәк, ике эшче кешенең һәрберсенең хезмәт хакы иң кимендә 35,9 мең сум тирәсе булып тиеш...
Хезмәт хакы дигәннән, агымдагы елның гыйнвар аена Татарстанда уртача хезмәт хакы 39 571 сумны тәшкил итә дип игълан ителде.

Сыешабыз бит?..
Иң изге теләкләр теләүче һаман шул мин –  Әмир Исламов дип белерсез.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading