16+

Абау: Ренас Кәлимуллин - өченче, Булат Мусин - икенче

Теләчедә билбаулы көрәш буенча көрәш дөньясының атаклы вәкилләре, атказанган тренерлар Мәгаз Сәхабетдинов һәм Әсхәт Шәйхетдинов истәлегенә XVII нче турнир тәмамланды. Беренче көнне ирекле стильдә көрәшсәләр, икенче көнне келәмгә "классик"лар чыкты.

Абау: Ренас Кәлимуллин - өченче, Булат Мусин - икенче

Теләчедә билбаулы көрәш буенча көрәш дөньясының атаклы вәкилләре, атказанган тренерлар Мәгаз Сәхабетдинов һәм Әсхәт Шәйхетдинов истәлегенә XVII нче турнир тәмамланды. Беренче көнне ирекле стильдә көрәшсәләр, икенче көнне келәмгә "классик"лар чыкты.

Хәбәр иткәнебезчә, әлеге ярышларның дәрәҗәсе зур, чөнки анда җиңүчеләр билбаулы көрәш буена илнең мактаулы исемнәренә лаек булырга мөмкин. Теләчедә узган бәйге барышында шушы төбәк көрәшчеләренә һәрдаим ярдәм кулы сузып торган Сәгыйть Гыйниятуллинга "Татарстан Республикасында физик тәрбия һәм спорт өлкәсендәге казанышлары" өчен дигән мактаулы исем тапшырылды. Әлеге күкрәк билгесен аңа ТР спорт министрының беренче урынбасары, Атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов тапшырды.

"Классик стиль"дә узган ярышларның җиңүчеләре белән танышыйк.

62 кг:

1. Алексей Абрамов. 2. Рәмзил Абдуллин. 3. Илназ Хәмидуллин (барысы да Татарстан) һәм Ибраһим Мусаев (Санкт-Петербург)

68 кг.:

1. Илнар Закиров. 2. Андрон Абдуллин. 3. Александр Кузнецов (барысы да Татарстан) һәм Георгий Береговой (Владимир өлкәсе)

75 кг.:

1. Радик Гафуров. 3. Мөхәммәд Хәбибуллин. 3. Эмиль Мавлин һәм Рәмис Миндубаев (барысы да Татарстан)

82 кг.:

1. Наил Низамов. 2. Ранис Галимуллин. 3. Илһам Вәлиуллин һәм Ренас Кәлимуллин (барысы да Татарстан)

90кг.:

1. Нәфис Галиев (Татарстан). 2. Иван Жигунов (Мәскәү). 3. Максим Киселев (Рязань) һәм Ришат Сабитов (Түбән Новгород)

100 кг.:

1. Рөстәм Сибагатуллин, 2. Булат Мусин. 3. Сама Гимадиев һәм Рамазан Мөхәммәтҗанов (Татарстан)

100 кг.нан югары:

1. Ришат Дәүләтшин. 2. Раил Мараков. 3. Николай Захаров һәм Рамил Айзатуллов (барысы да Татарстан).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading