16+

«Ак Барс»ларга – ихтирам, җанатарларга – шатлык

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Гагарин Кубогының чирекфиналына чыкты. Түбән Камада казанлылар рәттән дүртенче тапкыр «Нефтехимик»ны артта калдырды. Сериядә соңгысы булырга мөмкин булган матчка «Нефтехимик»ның тренерлар штабы Мэтт Далтон урынына капка сакларга Максим Соколовны куйган иде.

Очрашуның беренче периоды, алдагы ике матчтагы кебек үк, бер капкага да алкалар «такмыйча» гына үтте. Икенче 20 минутлыкта, ниһаять, ике команданың да җанатарларына җан керде. Алексей Морозов «Нефтехимик»лар капкасына беренче алканы озаткач исә тынычлык бөтенләй югалды. Түбәнкамалылар да җавапны озак көттермәделәр, 7 минуттан инде исәпләр тигез иде. Виталий Шулаковның казанлылар капкасына керткән алкасы матчны тагын да кыздырып җибәрде. Максим Соколовка уенда авырга туры килде, әлбәттә. Капкасына «Ак Барс»лар юллаган тагын бер алка период тәмамланганчы ук килеп керде шул. Янне Песонен, хуҗаларның ялгышларыннан оста файдаланып, «барс»ларны алга чыгарды. Икенче период ахырында исәп 2:1 иде. Өченче период башында уңыш хуҗаларга елмаеп куйды. Петр Коукал юллаган алка - «5 кә 3» исәбендә минуттан артык уйнауларына да карамастан әллә ни майтара алмаган казанлыларга сабак булды. Авыр хәлдән чыккан хуҗалар уен дилбегәсен үз кулларына алдылар дияргә дә була. Уенның төп периоды тигез исәпле киеренкелектә үтеп тә китте. Бар өмет өстәмә вакыт - овертаймда хәзер. Нико Капаненның 3 метрдан буш капкага ташлаган алкасы тиешле нәтиҗә бирмәгәннән соң өметләр өзелгән кебек булса да, икенче овертаймда бәхет кояшы казанлыларга елмайды. Җиңү китергән алка исә Лаурис Дарзиньшныкы. Матчта - 3:2, сериядә исә 4:0 исәбе белән казанлылар КХЛ Көнчыгыш конференциясендә беренчеләрдән булып чирекфиналга чыктылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading