16+

Акча өчен генә түгел, ил өчен дә сугышучылар кирәк

Соңгы елларда зур популярлык яулаучы Казанда TNA кагыйдәләре буенча «TATNEFT» кубогына уздырылучы (катнаш төрдәге) сугышлар буенча дөнья чемпионаты спортның рәсми төрләре үсешенә зур зыян сала башлаган икән. Россиядә Кикбоксинг федерациясенең беренче вице-президенты Вадим Украинцев «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган брифингта шул хакта җиткерде. Аның сүзләренчә, кикбоксерлар...

Соңгы елларда зур популярлык яулаучы Казанда TNA кагыйдәләре буенча «TATNEFT» кубогына уздырылучы (катнаш төрдәге) сугышлар буенча дөнья чемпионаты спортның рәсми төрләре үсешенә зур зыян сала башлаган икән. Россиядә Кикбоксинг федерациясенең беренче вице-президенты Вадим Украинцев «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган брифингта шул хакта җиткерде.
Аның сүзләренчә, кикбоксерлар еллар дәвамында спортның әлеге төрендә уңышка ирешә башлыйлар да, бераз танылуга, TNA кебек бәйгеләргә китеп югалалар. Төрле менеджерлар, промоутерлар спортчыларны акчалы турнирлар белән кызыктырырга керешә. Нәтиҗәдә, җыелма команда җиңү яуларлык спортчыларын югалта.
Шул сәбәпле бер өстәл артына утырып, ике якны үзара килешеп эшләүгә күндерү һәм бу вазгыятькә нокта куелсын өчен арадашчы ролен үтәргә дип, Казанга үзе дә катнаш стильдәге сугышу турнирларында танылу алган, шул ук вакытта самбо буенча дүрт мәртәбә дөнья, җиде мәртәбә Россия чемпионы булган спортчы, РФ спорт министрының киңәшчесе Федор Емельяненко килде. Нәтиҗәдә, TNA кагыйдәләре буенча «TATNEFT» кубогына уздырылучы сугышлар буенча дөнья чемпионаты президенты Андрей Святов алга таба спортчыларны сайлау һәм турнирны уздыру вакытын күчерүдә килешеп эшләүне көйләргә ризалашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading