- Командабыз белән Мисырда булганда, борынгыларның пирамидаларда чирәмдәге хоккей үзәге хәрәкәтләрен сурәтләп калдырганнарын сөйләделәр. Җирле халык әйтүенчә, хоккейның бу төре дүрт мең ел элек барлыкка килгән.
Мин футболдан чыккан кеше, шуңа да чирәмдәге хоккей баштарак үземә дә бик сәер тоелган иде. Тора-бара гына үз иттем. Боздагы хоккейда кәшәкә белән төрле яклап сугарга була, ә бездә яссы ягы белән генә уйнарга рөхсәт ителә. Тышкы ягы белән суксаң, кагыйдәне бозган булып чыгасың. Җиңү күп нәрсәгә бәйле, шул исәптән уенчыларның гәүдә төзелешенә.
Күптән түгел безнең волейболчы кызларыбыз Германия командасына каршы уйнады. Алман кызларын шулкадәр жәлләдем, буе 190 сантиметрга җиткән бер уенчылары да юк. Дөньякүләм спорт йолдызларын карасак, кыска буйлылар, гадәттә, тизлек белән алдыра. Ә болар юк та юк инде... Һәрхәлдә, кызлар белән эшләү бик авыр.
Л.З:
- Ни өчен, шулай дип уйлыйсыз?
- Совет чорында мин футбол буенча Әрмәнстан җыелма командасының тренеры да, уенчысы да идем. Мәскәүдә узган Халыклар спартакиадасына барып, кызлар безнең өчен, без алар өчен җан атарга килербез, дип килештек. Беренче таймда безнекеләр таҗик кызларына җиңелеп барды. Тәнәфес вакытында, тренер аларга киңәшләрен бирә, ә болар елап утыра... Кызлар белән эшли алмас идем.
«Доживем до понедельника» дигән искиткеч яхшы фильм бар. 10 нчы класс укучысы Дима «Нәрсә ул бәхет?» темасына сочинение язганда: «Сине аңлаулары ул - бәхет», - ди. Тренер эшендә башкаларның сине аңлаулары бик мөһим. Мин - командага, команда миңа ышана.
Казанның Чирәмдәге хоккей үзәге 2007 елда төзелде. Татарстан җитәкчеләре алдында үземне һаман да бурычлы итеп хис итәм. Беркем дә республикада бу спорт төренең чәчәк атуына ышанмады. Универсиадага Россиянең студентлар җыелмасын, баш тренер буларак, мин әзерләдем, командадагы тугыз уенчы да, хезмәт күрсәтүче персонал да безнекеләр иде.
Шушы эштән башка яши алмыйм. Минем өчен шимбә-якшәмбе юк. Хезмәттәшләремә: «Мине ял иттерергә уйласагыз, тагын бер тапкыр туй үткәрегез», - дип шаяртып әйтәм. 1976 елда Әрмәнстанда туй үткәреп, хатыным белән ял итәргә киттем. Шуннан бирле иркенләп ял иткәнем юк.
- Андрей Серебряков исемле запас капкачыбыз бар. Безгә килгәндә, ул 116 килограмм иде, шулай да көчле, чыдам егет. Уенны җиңсәк, ул бии башлый... Корсак биюен. Янына чыгып, мин дә биим. Миңа карап, башка егетләр дә кушыла. Алар мине әйләндереп ала да: «Безнең тренер - иң яхшысы!» - дип кычкыра-кычкыра сикерәләр.
Комментарийлар