16+

Билалетдинов кадрларда ялгышкан

Хоккей буенча Россия җыелма командасы Дөнья чемпионатындагы чыгышы өчен «ике»ле алды. Зиннәтулла Билалетдинов командасына һәм штабына мондый билге Мәскәүдә узган Россия Хоккей Федерациясе башкарма комитеты утырышында рәсми төстә куелган. Россия хоккейчылары турнирдан, АКШ Җыелма командасына 3:8 исәбе белән җиңелгәннән соң, чирекфинал стадиясендә очып чыктылар.

«Башкарма комитет Россия җыелма командасы чыгышын һәм тренерлар штабы эшен канәгатьләнмәслек дип тапты. Без медальләргә өметләнсәк тә, 6 нчы урынны гына ала алдык, - дип белдергән Россия Хоккей Федерациясе президенты Владислав Третьяк. - Хәзер без хаталарыбызны танып, НХЛда да, КХЛда да иң яхшы көчләребезне җыярга, ә тренерлар составы җыелма команданы Сочида узачак Олимпиадада чыгыш ясарлык итеп әзерләргә тиешләр».
Зиннәтулла Билалетдинов исә кадрларда ялгышканлыгын әйткән. Хәзер ул, 2014 елда Сочидагы олимпия уеннары алдыннан дөрес нәтиҗәләр ясар өчен, уңышсызлыкның тамырларын эзләячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading