16+

Бүләк – бездән, нәтиҗә – сездән

Татарстанда хоккей үсешен бүген «Татнефть»тән башка күзаллау мөмкин дә түгел. Бу балалар хоккеена да, профессионаллар командаларына да бердәй кагыла.

Бүләк – бездән, нәтиҗә – сездән

Татарстанда хоккей үсешен бүген «Татнефть»тән башка күзаллау мөмкин дә түгел. Бу балалар хоккеена да, профессионаллар командаларына да бердәй кагыла.

Республика язмышында мөһим роль уйнаган нефть компаниясенең, 1999 елдан бирле, хоккейны үстерү буенча үз комплекслы программасы эшләп килә. Балалар-үсмерләр спортына ярдәм нәкъ менә шушы программа кысаларында алып барыла. Компания ел саен, хоккей формаларын яңарту һәм балалар тренерларына хезмәт хакы түләү өчен, үсмерләр клубларына зур суммалар бүлеп килә. Соңгы елларда республиканың шәһәр-бистәләрендә, нефтьчеләребезнең финанс ярдәме белән, 16 боз сарае, 90 хоккей тартмасы сафка басты. Бүген аларда 2000 бала шөгыльләнә.
«Татнефть» яшь спортчыларга ярдәм акцияләрен Татарстанда нефть табыла башлауның 70 еллык юбилее кысаларында да дәвам итә. Аның барышында, шәһәр-районнардагы спорт мәктәпләре 100 хоккей комплектына сертификатлар алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading