16+

Булмый инде булмагач!..

20 март көнне Казанның УНИКС баскетбол командасы Испаниядә «Барселона» белән Евролиганың 1/4 финалында беренче уенын үткәрде. Белгечләр тарафыннан төркеменнән дә чыга алмас дип юралган Казан командасына Евролиганың иң яхшы сигез командасы арасына керү дә зур уңыш булды. Тик менә чирекфиналда «Барселона»га очрау өметләрне шактый киметте. Соңгы вакытта көндәшебез бик яхшы...

20 март көнне Казанның УНИКС баскетбол командасы Испаниядә «Барселона» белән Евролиганың 1/4 финалында беренче уенын үткәрде. Белгечләр тарафыннан төркеменнән дә чыга алмас дип юралган Казан командасына Евролиганың иң яхшы сигез командасы арасына керү дә зур уңыш булды. Тик менә чирекфиналда «Барселона»га очрау өметләрне шактый киметте. Соңгы вакытта көндәшебез бик яхшы уен күрсәтә һәм Евролиганың фаворитларыннан санала.
Уен кызу гына башланып китте. Бигрәк тә УНИКС кәрҗине төбендә! Беренче чиректә казанлылар каршылык күрсәтә алмадылар диярлек. Исәп 22:19 белән тәмамланды. Икенче чиректә исәп 4 очкога гына үсте. Өченче чиректә Евгений Пашутин шәкертләре аерманы бераз кыскартты. Казан егетләре барыбер җиңелү белмәс Католония командасын бирелдерә алмады. Ахыргы исәп 78:66. Шулай итеп, безнекеләр өч җиңүгә кадәр уйналачак матчларның беренчесен оттырды. Бүген төнлә Барселонада УНИКС икенче уенын уздырачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading