Әле хоккей мәйданында, әле футбол кырында, әле теннис кортында, әле бокс рингында дисеңме, кая гына карама, спортчыларның үзара тукмашулары, йомры сүзләр атышулары, спортчылар яки җанатарларның хөкемдарларны мыскыл итүләре белән бәйле җәнҗаллар чыгып кына тора. Ә бит югыйсә һәр спорт төренең үз этика кагыйдәләре, язылган һәм язылмаган кануннары, гасырлар буена ныгыган...
Футболда, мәсәлән, уеннан соң, көндәш команда уенчылары еш кына футболкалары белән алмаша. Бу кагыйдә рәсми рәвештә беркая да язылмаган, әмма ихтирам күрсәтү билгесе буларак, инде озак еллардан бирле яшәп килә. Әгәр футболчы уен барышында көндәшен ега икән, гаепле уенчының егылган футболчыга кул биреп, торырга ярдәм итүе гадәткә кергән.
Җиңел атлетикада марафончыларны хөрмәтләү традициясе яшәп килә. Ярышлар тәмамлангач, спортчылар, кулга-кул тотынып, тамашачыларга хөрмәт йөзеннән, стадионны бер әйләнеп чыга. Алкышлар һәм котлаулар марафон җиңүчесенә генә түгел, иң соңгы булып килгән йөгерешчегә дә эләгә. Ул да бит җиңүчедән азрак көч куймаган.
Тенниска килгәндә, аның үз әхлак кагыйдәләре. Уен башланыр алдыннан теннисчылар кул кысышып бер-берсен һәм хөкемдарны сәламли. Матч тәмамланганнан соң да, уен кагыйдәләре нигезендә, спортчылар тагын бер кат кул кысышырга тиеш.
Авто-мотоузышлар җиңүчесе узыш тәмамланганнан соң көндәшләрен, тренерларны һәм механикларны шампан шәрабы белән коендыра. Шул рәвешле, ул башкалар белән шатлыгын бүлешә.
Профессиональ спортта гына түгел, үзлегеннән спорт белән шөгыльләнүчеләрдән дә көндәлек этикетны саклау таләп ителә. Мәсәлән, спортзалга шөгыльләнергә хатын-кызлар каты итеп буянып яки борынны ярып керерлек ислемай сибенеп килергә тиеш түгел. Артык ачык, фигурасы идеаль булмаганнарга артык сыланып торган спорт формасы кияргә дә киңәш ителми. Башкаларның зарыгып чират көтүен күрә торып, тренажерда да чамасыз озак шөгыльләнергә ярамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар