16+

Чемпионнар әзерләүче «Динамо»ның спортчылары быел да Олимпия уеннарында катнашырга дәгъва кыла

Фехтовкалаучы Наилә Гыйләҗева 1976 елгы Олимпия уеннарында - алтын, 1980 елда көмеш медальгә ия була, тагын бер фехтовкалау остасы Ольга Князева 1975 елда дөньяның иң яхшы рапирачысы булып табыла. Чаңгычы Максим Вылегжанин 2014 елда Сочидагы Олимпиадада өч көмеш медальгә ия була. Җиңел атлетчы Гөлнара Сәмитова-Галкинаның 2008 елда Пекиндагы Олимпия уеннарында...

Чемпионнар әзерләүче «Динамо»ның спортчылары быел да Олимпия уеннарында катнашырга дәгъва кыла

Фехтовкалаучы Наилә Гыйләҗева 1976 елгы Олимпия уеннарында - алтын, 1980 елда көмеш медальгә ия була, тагын бер фехтовкалау остасы Ольга Князева 1975 елда дөньяның иң яхшы рапирачысы булып табыла. Чаңгычы Максим Вылегжанин 2014 елда Сочидагы Олимпиадада өч көмеш медальгә ия була. Җиңел атлетчы Гөлнара Сәмитова-Галкинаның 2008 елда Пекиндагы Олимпия уеннарында...

Сүз уңаеннан, бу елның августында Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә узачак Олимпия уеннарында катнашырга Татарстан «Динамо»сының байтак спортчылары дәгъва кыла. 29 гыйнварда берләшмәгә рәсми рәвештә 90 ел тулды, ә тантаналы чара бу атнада узачак.

Берләшмә рәисенең урынбасары Салават Гайсин әйтүенчә, хәзер барлык дәүләт структураларында, хокук саклау органнарында кыскартулар бара, бу хәл «Динамо»да да чагылыш таба.
- Берләшмәбез 90 еллык тарихында тагын да кыенрак чорлар кичергәндер. Безнең бер генә көндә җимереп булмаслык көчле нигезебез бар, - диде ул.
«Динамо»лылар регби дип аталган спорт уенына зур игътибар биреп, аны республикада танытуда актив эшчәнлек алып бара.

- Егетләребез пляж регбие буенча беренче тапкыр үткәрелгән Россия чемпионатында җиңү яулады. Кызганыч, җәмәгатьчелек аңа җиңелчә генә карый, чынлыкта, ул - җитди спорт төре. Акча булмаганлыктан гына Суперлигада катнаша алмыйбыз. Команданы яшәтү өчен болай да иганәчеләр эзләргә туры килә, - дип сөйләде «Динамо» физкультура-­спорт берләшмәсенең рәисе урынбасары.

Берләшмәнең ветераннар советы рәисе Александр Плюшкинның 12 яшендә Менжинский исемендәге мәдәният йортында волейбол белән шөгыльләнә башлаганнан бирле «Динамо»дан аерылганы юк.

- Бүген иртән уянып, ярты гасыр буе «Динамо» вәкиле булуым белән горурланып куйдым. Үзгәртеп кору чорында барлык спорт берләшмәләре ябылып, «Динамо» гына калган иде. Бүген ветераннарга күп төрле ярдәм күрсәтелә, әйтик, алар Эчке эшләр министрлыгы хастаханәсендә дәвалана, кайвакыт шифаханәләргә юллама бирелә, - диде Александр Плюшкин.
Берләшмәнең эшчәнлеге спорт белән генә чикләнми, ятим балаларның хокукларын яклау буенча да хезмәт куялар. Дәүләт Советы рәисе, «Динамо» рәисе киңәшчесе Ольга Павлова сүзләренчә, атаклы спортчылар хосписларга, балалар йортларына йөреп, спорт җиһазлары бүләк итә. 2015 ел ахырында 500 баланы чакырып, хәйрия чыршысы оештырганнар.
2000 елда Сиднейда узган Олимпиадада көмеш медаль яулаган Анастасия Колесникова «Динамо» берләшмәсен үз гаиләсе кебек якын күрә икән.
- Россия җыелмасына эләккәннән бирле, «динамо»лылар миңа, әти-әнием ярдәм иткән кебек, һәр нәрсәдә ярдәм күрсәтә, - диде ул.

Республиканың танылган физкультура-спорт берләшмәсе хезмәт күрсәтү өлкәсендә дә үзен күрсәтә. Әйтик, чаңгылар, көймәләр һәм катамараннар прокатка бирелә, тренажер заллары, фитнес-клублар хезмәт күрсәтә, туристик оешма һәм аучылар берләшмәсе уңышлы эшләп килә, яңа тир төзелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading