16+

Чиратта – тротуарлар һәм коелар

Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасына әзерлек кысаларында, башкалада 50дән артык урам юлы төзекләндерелә. Эшләр күпчелек урамнарда инде башкарылды. Татарстан Президенты быел янә 26 урам юлын төзекләндерү өчен республика бюджетыннан акча бирде.

«Казанда 1 миллион квадрат метр асфальт җәелде, бу быелгы планнардагы күләмнәрнең яртысыннан артыгы. Тәүлек саен 11-12 мең квадрат метр асфальт түшәлә», - диде мэр Илсур Метшин шәһәр хакимиятендә булган киңәшмәдә.
Башкалада беррәттән юл чокыр-чакырларын төзәтү эшләре дә бара. Чокырлар 52667,7 квадрат метр мәйданда ямалган, моның өчен 7067,6 тонна асфальт-бетон тотылган. Соңгы көннәрдә Чуйков, Күзәмәт, Академик Завойский, Интернациональная урамнарында юл төзелешләре үткәрелде. Кремль янәшәсендәге 1 Май мәйданына тоташучы авыш юлның чуер ташлары алмаштырыла.
Мэр Илсур Метшин: «Юлларга асфальт түшәүдә график саклана. Ләкин тротуарларны, коеларны, светофор тирәләрен һәм икенчел урамнар юлларына ялганышларны эшләп бетерү калыша. Кайбер участокларда 2-3 кеше кыймылдый. Эш тәүлек дәвамында 3 сменада да җитештерүчән рәвештә барырга тиеш, чөнки һәр көн кадерле», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading