16+

Елена Вайцеховская: «Синхрон сикерү спортның суга сикерү төрен Олимпиада программасында саклап калды»

Суга сикерү спортына Олимпия программасыннан төшеп калу куркынычы янамыймы, спортның әлеге төре ни өчен Кытайда гаять популяр, ә бездә аны ничек танытырга? Суга сикерү буенча 1976 елгы Олимпия чемпионы (СССР һәм Россия спорты тарихында Олимпия уеннарында 10 метрлы вышкадан сикерүдә җиңгән бердәнбер хатын-кыз спортчы), ә бүген танылган спорт журналисты Елена...

- Суга сикерү ни өчен Кытайда төп спорт төре санала?
- Кытайда суга сикерү өстәл теннисы һәм бадминтон белән беренче өчлеккә керә. Анда әлеге спорт төрен дөрес итеп таныта беләләр, ул аларның милли байлыклары дисәң дә була. Чөнки ул кытайларга сигез Олимпия медале китерергә сәләтле. Кытай спортчылары әлеге төр буенча узган елгы Лондон Олимпиадасында алты, 2008 елгы Пекин Олимпиадасында җиде алтын медаль яулады.
- Күптән түгел көрәшне Олимпия программасыннан алып ташлау турында сүзләр чыкты. Суга сикерү дисциплинасына да шундый куркыныч янамыймы?
- 2000 елдан Олимпия программасына суга синхрон сикерү кертелү генә безнең төрне төшеп калудан саклап калды әлегә. Ул булмаса, суга сикерү төрен әллә кайчан Олимпия программасыннан төшереп калдырган булырлар иде. Тамашачыларның аның белән кызыксынуы юк дәрәҗәсендә бит. Ә синхрон сикерүне белгеч булмаган кешеләр дә аңлый. Әгәр спортчылар тигез хәрәкәт ясамый икән, бу гади күзгә дә бик яхшы күренә.
- Суга сикерүне бездә ничек популярлаштырырга?
- Суга сикерү спортын Россиядә популярлаштыру өчен, трансляцияләр вакытында аның кечкенә нюансларына кадәр аңлатып бирергә кирәк. Мин бик аз гына вакыт комментатор булып эшләгән идем. Әтием гел: «Син белгечләр өчен аңлатма, алар болай да бөтен нечкәлекләрен аңлый. Гади тамашачыны ярышлар барганда телевизор экраны яныннан җибәрмәс өчен тырышырга кирәк. Кызык хәлләр, мәзәкләр булса да сөйлә, кешеләр трансляцияне карарлык булсын», - дип кабатларга ярата иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading