16+

Эш беткәч ялга да ярый

Кайсы спортчының ничек ял итүен белү өчен хәзер папарацци ялларга да кирәкми, шалтыратып уенчыларның үзләрен бимазалау да артык. Социаль челтәрләр яшәсен! Алар үзләре үк ялларының ничек узуы, ни белән шөгыльләнүләре, ни уйлаулары хакында минуты-секунды хакында хисап бирә тора.

Эш беткәч ялга да ярый

Кайсы спортчының ничек ял итүен белү өчен хәзер папарацци ялларга да кирәкми, шалтыратып уенчыларның үзләрен бимазалау да артык. Социаль челтәрләр яшәсен! Алар үзләре үк ялларының ничек узуы, ни белән шөгыльләнүләре, ни уйлаулары хакында минуты-секунды хакында хисап бирә тора.

Океан артында уйнаучы кайбер НХЛ «йолдызлары»ның «Твиттер»дагы фикерләре шуның ачык мисалы.
Кызу сезоннан соң хәл җыеп ятучы «Вашингтон» капитаны Александр Овечкин «Харт Трофи»га лаек булганын ишеткәннән соң: «Хоккейчы булу шундый рәхәт. Барыгызга да теләктәшлек күрсәтүегез өчен рәхмәт. Карьерамдагы яңа биеклекне яуларга керешүне түземсезлек белән көтәм!» - дип язып куйган. Хоккейчының сезонның иң кыйммәтле уенчысы призын океан арты карьерасында инде өченче тапкыр яулавы.
«Рейнджерс» командасы капкачысы Хенрик Лундквист ялын Италиядә уздырган. Чын мафиози кебек кара күзлек һәм соңгы мода буенча тегелгән костюм киеп, Миланда Витторио-Эммануэле галереясында булган. Үзе әйткәнчә, дөньядагы иң шәп шопинг үзәге булган Миланнан бик канәгать калса да, спортчының ялда да күңелен төшерүче бер борчуы бар, ул быел «Везина Трофи» кубогын алмаган. «Трофейсыз калдым. Минем өчен номинант булу да мәртәбә, хәзер бит лигада көчле капкачылар күп», - дип яза ул. Сүз уңаеннан, әлеге бүләккә узган сезон нәтиҗәләре буенча Россия вәкиле - «Коламбус» капкачысы Сергей Бобровский лаек булды. Шунысы да игътибарга лаек: Сергей «Везина Трофи» тарихында НХЛда иң яхшы капкачы призын алган беренче Россия капкачысы булды.
«Детройт» һөҗүмчесе Павел Дацюк исә ялын Ватанында - Россиядә уздыра. Ул инде боз аренасында булырга да, кызы белән балыкка барырга да өлгергән. «Детройт» белән килешүен дә тагын өч елга озайткан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading