16+

Евгений Богачев: «Перспективалы уенчыларыбызны югалтмагаек»

Быелгы баскетбол сезоны Казан УНИКСы өчен медальләрсез тәмамланды. Инде хәзер яңа сезонга әзерлек башлана. Ә бу юлы сезон аралыгы бик кызу булырга охшаган: состав яңарачак, баш остазны да яңаны эзлиләр. Хәзерге тренер Станислав Ереминның Казан клубында башка вазифада эшен дәвам итү ихтималы бар. Клуб Президенты Евгений Богачев моны кире какмый....

Евгений Богачев: «Перспективалы уенчыларыбызны югалтмагаек»

Быелгы баскетбол сезоны Казан УНИКСы өчен медальләрсез тәмамланды. Инде хәзер яңа сезонга әзерлек башлана. Ә бу юлы сезон аралыгы бик кызу булырга охшаган: состав яңарачак, баш остазны да яңаны эзлиләр. Хәзерге тренер Станислав Ереминның Казан клубында башка вазифада эшен дәвам итү ихтималы бар. Клуб Президенты Евгений Богачев моны кире какмый....

- Команда составы үзгәрәчәк, яңа составка бер-берсен аңлап эшләргә өйрәнү өчен вакыт кирәк булачак. Селекция эшләрен тренердан башка гына уздыру дөрес түгел. Шуңа күрә хәзерге вакытта яңа тренер эзләү белән мәшгульбез.
- Яңа тренер турында сүз кузгаткансыз икән инде, моны Станислав Еремин постыннан китә дип аңларга кирәктер?
- Ул бу постта калмаячак. Бәлки ул клубта эшен башка вазифада дәвам итәр, бу хакта уйлап бетермәдек әлегә. Аның белән килешү 1 июньдә тәмамлана. Станислав Георгиевичка зур рәхмәт, ул команда белән җитәкчелекне авыр вакытта - сезон уртасында Петрович остазлыктан киткәч үз кулына алырга ризалык бирде. Аның җитәкчелегендә УНИКС билгеле бер уңышларга ирешә алды. Кызганыч, сезон ахырында әйдәп баручы уенчыларыбызның травмалар алуы тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирмәде. Уеннар календаренда тәнәфеснең озынрак булуы аркасында уен тонусын да югалттык.
- Команда составын туплауны кайчан тәмамларга уйлыйсыз?
- Бу баш тренер белән килешүнең кайчан төзелүенә бәйле булачак. Вакытның аз калуын аңлыйбыз, яңа состав беренче җыенга 1 августта керешергә тиеш. Бурычларга килгәндә, ул яңа сезонда да шул ук кала - максималь күрсәткечкә ирешү.
- Алга таба да УНИКСның ВТБ бердәм лигасында чыгыш ясавын дәвам итәчәген беләбез. Ә менә еврокубокларның кайсында чыгыш ясаячагы әлегә ачыкланып бетмәгән. Кайбер матбугат чараларында команданың Евролиганың квалификация турнирына эләгергә мөмкин булуы турында хәбәрләр булды...
- Әлегә анык кына җавап бирә алмыйм, еврокубок ярышларында катнашачагыбызны гына әйтергә була. Ә инде Евролига турында сүз чыкканда, УНИКСның ВТБ Бердәм лигасының регуляр чемпионатында үз төркемендә икенче урын алуы исәпкә алынгандыр. Шулай ук Казанда 7500 тамашачы урынына исәпләнгән зур баскетбол сарае булу, клуб бюджеты күләме, мөмкинлекләре дә күз уңында тотыладыр.
- Әгәр УНИКСка Евролига квалификациясендә катнашу хокукы бирелә икән, клуб моңа әзерме, әллә инде Европа Кубогында уйнау отышлырак булырмы?
- Кем Евролигада уйнаудан баш тарта ди инде. Дөрес, квалификация турниры бик иртә башланганга, анда уйнау кыен булачак. Команданы шул арада гына әзерләп бетереп булмый, бүгенге проблемаларны да, составның үзгәрәчәген дә истән чыгарырга ярамый.
- Казан Универсиадасы алдыннан АКШ җыелма командасы УНИКС-2 белән матч уздыра дигән сүзләр йөри, бу дөресме?
- Әйе, без моңа ризалык бирдек. Матч 4 июльдә Америка Кушма Штатларының Бәйсезлек көнендә узачак. Лаеклы чыгыш ясау өчен әзерләнәбез. Егетләр бик сәләтле. Әгәр бюджет мөмкинлекләре булса, алардан Татарстанның икенче командасын төзи алыр идек, безнең хоккейдагы кебек. Ә болай перспективалы уенчыларыбызны югалтабыз, аларга шунда ук мастерлар командасында ныгып калу бик кыен. Бу Россия баскетболындагы гомуми проблема.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading