16+

Футбол гимнсыз кала?

Моннан соң футбол буенча Россия чемпионатында уеннар алдыннан ил гимны яңгырамаячак. Күптән түгел Россия футбол союзы утырышында әнә шундый карар кабул ителгән. Ләкин бу футбол матчларында гимнны башка беркайчан да ишетмибез дигән сүз түгел әле. Сезон ачылышы уеннарында, Россия җыелма командасы катнашындагы матчлар алдыннан гимнны ишетеп булачак.

Футбол гимнсыз кала?

Моннан соң футбол буенча Россия чемпионатында уеннар алдыннан ил гимны яңгырамаячак. Күптән түгел Россия футбол союзы утырышында әнә шундый карар кабул ителгән. Ләкин бу футбол матчларында гимнны башка беркайчан да ишетмибез дигән сүз түгел әле. Сезон ачылышы уеннарында, Россия җыелма командасы катнашындагы матчлар алдыннан гимнны ишетеп булачак.

Ил чемпионаты матчлары алдыннан гимн яңгырату таләбе Россия футбол союзы регламентына аның элеккеге җитәкчесе Сергей Фурсенконың җиңел кулыннан моннан 3 ел элек кертелгән иде.
Эчке чемпионатта гимн яңгыраганда җанатарлар катнашында күңелсез хәлләр дә чыккалады. Кавказда барган уеннар вакытында җанатарларның гимн башлануга протест йөзеннән сызгыруы мәгълүм. Гимнга шул рәвешле хөрмәт күрсәтмәүләр дә аны яңгыратмау карарына йогынты ясарга мөмкин.
Билгеле, кайбер күңелсез очраклар гына гимннан баш тартуга сәбәп була алмый. Футболда аннан хәтәррәк очракларда да килеп туган хәлдән шома гына чыгу юлларын таба торалар.
Бу хәбәр Интернет челтәрендә футбол сөючеләр арасында көчле бәхәсләр уятты. Бер як бу гимнны агрессив җанатарлардан саклау өчен кирәк, бик дөрес гамәл дип расларга тырышса, икенчеләре моның белән бөтенләй килешергә теләми. Кайбер әһәмиятле фикерләрне «ШК» укучылары игътибарына тәкъдим итәргә булдык:
- Әйдәгез, алайса, футбол матчлары вакытында Россия әләмен куллануны да тыярга кирәк. Үз гимныннан оялган ил өчен оят.
- Бу карарны капитуляция дип танырга гына кала.
- Хоккей матчлары алдыннан Россия гимнын да, Татарстан, Башкортстан, Латвия, Беларусь, Казахстан, Чехия, Словакия гимннарын да уйнаталар. Җанатарларның барысы да тыныч кына тыңлап утыралар бит. Ә футболда кавказлыларның сызгыруыннан курыкканнар, имеш. Җанатарлары гимнны мәсхәрәләргә тырышкан командаларга үз трибуналары алдында берничә уен уздыруны тыеп, уеннарны башка урынга күчергәндә, җанатарлар гимнны хөрмәт итә башларлар иде.
- Матч алдыннан ил гимнын уйнату Америка традициясен өлге итеп алудан килә. Һәр гадәти матч алдыннан гимн уйнатуны, чыннан да, артык һәм урынлы түгел дип исәплим. Ә менә стадионда гимн уйнаганда сызгыручыларга катгый җәза күрелергә тиеш.
- Торып басып стадионда барлык җанатарлар белән гимнга кушылып җырлау, биш яшьлек кызым белән икебез өчен матчларның күңелгә уелып калган иң истәлекле өлеше иде. Хәзер миңа гимнны ни өчен уйнатмауларын кызыма ничек гади генә аңлатырга соң?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading