16+

Футболда шәхси тормышка урын бармы?

Командасы югары нәтиҗәләр китерсен өчен, тренер ниләр генә эшләми. Спортчыларының шәхси тормышына һәрдаим контроль булдыруны да беренчел бурычы дип саный ул.

Футболда шәхси тормышка урын бармы?

Командасы югары нәтиҗәләр китерсен өчен, тренер ниләр генә эшләми. Спортчыларының шәхси тормышына һәрдаим контроль булдыруны да беренчел бурычы дип саный ул.

Шушы көннәрдә генә Испания ММЧлары «Барселона»ның элекке баш остасы Хосеп Гвардиоланың сакчы Херард Пике белән тагын берничә уенчының шәхси тормышын гел тикшереп торганлыгын хәбәр итте. Дөнья футболы тарихында спортчыга кагылышлы җентекле мәгълүмат туплау өчен детектив агентлыгына мөрәҗәгать иткән тренерлар бер Гвардиола гына түгел. Шоу-бизнес вәкиле белән мавыккан футболчылар детектив күзәтүенә аеруча еш алына. Россия футболына да хас күренеш бу. «Спартак»ның элеккеге һөҗүмчесе Веллитон тусовкалар «йолдызы» Виктория Боня белән очраша башлагач, команда тренеры Валерий Карпинның тынычлыгы югалган иде. Шул сәбәпле, уенчы белән остаз арасында вакыт-вакыт җәнҗаллар чыгып торды. Ул чорда Карпинның клубның иминлек хезмәте аша үзенә ышанычлы кешеләр булдыруы турында сүзләр йөрде. Алар баш тренерга Веллитонның гына түгел, тагын берничә уенчының төнге клубларда һәм рестораннарда булуы хакында мәгълүматлар җиткереп торган. 2004-2006 елларда «Спартак»ның ул чактагы баш тренеры Александр Старковның ярдәмчесе Игорь Клесов футболчыларның баш бәласенә әйләнгән иде. Аны ачулы уенчылар Берия «хөрмәтенә» Лаврентий дип атап йөрткән. Ул футболчыларның кайчан номерга кайтуын, ашханәгә килүен, шулай ук шәхси тормышындагы үзгәрешләрне гел тикшереп, баш тренерга хисап бирә барган.
Италия җыелма командасы һәм «Интер»ның элекке уенчысы Кристиан Вьери чын мәгънәсендә детектив күзәтүенең ни икәнен татый. 1999-2005 елларда «Интер»да аның телефоныннан әңгәмәләре яздырып барылган, һәр адымын күзәтеп бару өчен детектив та ялланган. Бу хакта мәгълүм булуга, Вьери үзенең элекке клубын судка бирә һәм әхлакый зыянны 20 млн евролык дип бәяли. Суд уенчы ягына баса, шулай да компенсация суммасын киметә. Клуб футболчыга 20 млн түгел, ә 1 млн евро түләргә тиеш дигән карар чыгара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading